Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зөфәр Хәйретдиновның туган авылында кунакта

23 Декабрь 2014 1123
Питрәч районы Татар Казысы авылында Зөфәр Хәй­ретдиновның энесе Фәх­ретдин яши диләр, эземне шул якларга таба салыйм әле.

160 хуҗалыклы авылга өйләдән соң килеп кердек. Колхоз таралган. Авылда эш булмагач, күп ирләр Казанга, Чаллыга ук барып бил бөгә икән. Байтак хуҗалыклар күп итеп мал-туар асрап та көн күрә. Фәхретдин белән хатыны Флюра да заманында өч сыер асраганнар. Ял көннәре Казанның Җиңү Проспектындагы базарда үткән аларның. Иренмәсәң әйбәт кенә акча эшләп була икән: кабак, чөгендер, суган, каз, казның йонын да сатканнар. Тырыша торгач, Казанда олы кызларына бүлмә дә алып биргәннәр. Әле дә кимен куймый бу гаилә – тавык, каз, сыер, үгез, бозаулар асрап гөр килеп яшәп ята.

2003 елда кыйблага карап торган агач өйне сүтеп, ике ай эчендә төп нигездә яңа йорт салып чыгалар. Йортны апрельдә үк сүтеп ыргыталар, торырга урыннары да калмый, әмма түзәләр. Бу вакытта ир кладовойда печәнлектә йокласа, хатын исә әниләренә төшеп куна.

Авылга килеп кергәч тә Фәхретдиннең йортын кибеткә кереп белештек. Миңа мәктәпкә барырга куштылар. Чөнки ир дә, хатын да – укытучылар. Мәктәптә хатынына гына тап булдым, аннары бергәләп өйләренә юл алдык. Табын корып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.

– Фәхретдин әфәнде, сезне яшь чакта бик чибәр булган диләр?

– Алай чибәрмен дип борынны чөйгәнем булмады үзе. Менә, бер чибәре эләктереп алды да, бетте, – диде ул хатынына күрсәтеп.

– Гадәттә ирләрне хатыннар сайлый, алар эләктереп ала диләр.

Фәхретдин: – Дөрес, хатын-кыздан тора.

Флюра: – Мин эләктердеммени сине?

Фәхретдин: – Эләктердең, конечно!

Флюра: – Кайчан?

Фәхретдин: – Әле Флюра белән очрашып кына йөрибез, ә ул безгә бәрәңге утыртырга килде. Мин аны бәрәңге утыртырга чакырмадым да.

Флюра: – Әй, чакырмагандыр инде...

Фәхретдин: – Әти: “Кем йөри анда бакчада, берәү адашкан ахры”, – ди.

Флюра: – Син мине өегезгә алып кереп, картларыңа кыш көне үк күрсәттең. Әй, йөгереп йөри, чәйләр куя бу миңа. Әй, сыйлый мине.

Фәхретдин: – Әти-әни хуплады кызны, “начар гаиләдән түгел. Өйләнсәң бик яхшы булыр”, диделәр.

– Уза гомер, хәзер үзегез­нең кызларыгызны кияүгә бир­гән­сез. Кияүләр белән мөнә­сәбәтләр ничек?

– Улларыбыз шикелле, кулдан килгәнчә булышабыз.

– Фәхретдин әфәнде, күп хатынлылыкка ничек карыйсыз? Элек татарлар ике хатын белән яшәгән бит.

– Аларны карап торырга кирәк: ашатырга-эчертергә, киендерергә, сөяргә... Җиңел генә түгел. Мин бу әйбергә тискәре карыйм. Аның берсенә дә чыдап булмый әле.

Әйе, 11 бала (6 кыз, 5 малай) туып-үскән төп нигездә сөйләшеп утырабыз. Фәхретдин – төпчек бала. Былтыр декабрьдә 76 яшендә апалары вафат булган. Ул гомере буе Казанда, “Теплоконтроль”дә бригадир булып эшләгән.

– Мине тапканда әнигә 43 яшь булган, – дип сүзебезне дәвам итте Фәхретдин. – Мин сәкедә утырып торганда абый армиядән кайтып кереп: “Кем баласы бу?” – дип сораган. Минем тууым хакында армиядәге абыйга хәбәр итмәгәннәр, оялганнар булса кирәк.

Әти-әни гади колхозчылар иде. Әти төзелештә дә эшләп йөрде, бригадир да булып алды. Әни балалар белән утырды, герой-ана.

Бу нигездә әтинең әтисе яшәгән. Әти гаиләдә бердәнбер малай була, калган туганнары – кызлар. Әти төп йортта кала. Әни Теләче районы Шәдке авылыннан. Кунакка килгәч, танышканнар да бер-берсен ошаткач өйләнешкәннәр. Алтын туйларын уздырганнарын хәтерлим әле. 1993 елда әти вафат булды, биш елдан соң – әни. Әни 80не тутырды, әти 83 яшендә иде. Әти бик кырыс кеше иде, усал. Күз карашыннан да куркып тора идек. Сорамыйча беркая чыгу, клубларга йөрү юк иде. Тәмәке тарту, хәмер капкалау безгә – биш малайга да хас әйбер булмады. Әти безне гел кысада, күз уңында тотты. Төпчек бала булгач, мине үз яннарына алып калдылар.

– Иркәләделәрме?

– Эләкмәде андый нәрсә. Карап торып, өйрәтеп эшләтә иде. Назлап, иркәләп тә ала. Мәктәпне бетергәч, армиягә киткәнче колхозда эшләп йөрдем. Байконурда хезмәт иттем. Кайткач комбайнда эшләдем. Бригадир да, склад мөдире дә, механик та булырга туры килде. Колхоз таркалгач, мәктәпкә киттем, башта завхоз, аннары мәктәптә география, ОБЖ укыта башладым.

– Мәктәп сезнең дөньямы ул?

– Элек җиңел иде, җитәкче дә бик акыллы иде. Аның белән эшләве рәхәт иде. Хәзер мәктәптә кәгазь боткасы. Без укыганда мәктәптә журнал, көндәлек һәм дәфтәр генә бар иде. Хәзер отчетын да, тегесен дә, монысын да сорыйлар. Газетага язылган квитанцияне дә алып барып бирергә кирәк. Салым түләгәнне сорыйлар, “судимость” юкмы, шуңа хәтле сорыйлар. Укытырга вакыт та калмый. Җыен юк-бар нәрсә, бюрократия җанга тия. Тагын биш елдан “выслуга” белән пенсиягә китәм. Эт типкесенә калып йөргәнче... Нормаль кеше мәктәпкә эшкә керми хәзер. Балалар укымый. Бер балаң “икеле”гә бирә икән, дөнья бетә, тотыналар, укытучының җанын алалар.

Сөйләшүебез дәвам итә. Төп нигездә бөтен туганнар елга бер тапкыр – 9 май көнендә җыелыша икән. Хуҗабикә аларны өчпочмак пешереп каршы ала. Зиратка барып, догалар укып, мәрхүмнәрне искә алып үткәрәләр ул көнне.

– Фәхретдин әфәнде, хатыны­гыз белән дус-тату яшисезме?

– Мәктәптәге эшләр буенча гына чәкәләшеп алабыз, момент бетә ул безнең. Бер-береңә юл да куя белмәгәч нинди тормыш ди ул? Юл куя белергә кирәк.
Фәхретдин әфәнде агач эшләрен дә белә, кирпеч салырга да ярата. Язга пластик тәрәзә куярга уйлыйлар, җилле көннәрдә өйләре суына икән. Күптән түгел “Опель” машинасы алганнар. Мунчалары ишек төбендә, гаражлары бар. Өч кыз үстергәннәр.

– Зөфәрнең концертларында җырлап йөргәнегез булмадымы? Сез дә матур җырлыйсыз икән бит?

– Әйткәне булды үзе, әмма мин ризалашмадым. Минем стихия түгел ул. Үзебезнең клубтагы халык театрына йөр­дем. Күрше-тирәләргә спектакльләр, концертлар белән йөрдек, кыланмаган калмады. “Гөргөри кияүләре”н куйгач “Халык театры” исемен бирделәр. Театрны ташлаганга өч ел гына әле. Хәтер юк, анда ятларга кирәк бит.

– Хәтер ник юк?

– 2010 елда бер ай эчендә өч операция кичердем.

– Абыегыз ярдәм иттеме?

– Һәрвакыт. Мораль һәм финанс яктан. Аңа рәхмәттән кала башка сүзем юк. Җәмә­гате Зөһрә апа да бик әйбәт кеше. Гел безгә кайталар. Зөфәр абый белән бергә уйнап үстек, бик якын ул миңа. 1935 елгы апайлар турында әнидән сорый идем: “Неужели безнең апай бу?” – дип. Без бит өч буын: олы, урта, кечкенә.

Фәхретдиннәрнең 10 гек­тар пай җирләре бар: печән җире. Үзләренең тракторлары бар.

– Хайван асрап, җир сөреп череп баеп беткәнсездер инде?

– Алай гына баеп булмый. Хайван өчен печән, икмәк, фураж кирәк, каралтысын ел саен ремонтлап торырга кирәк. Үгезне 40-45 меңгә суеп сата алса шатлана инде авыл агае. Печәнен, икмәген сатып ала бит ул. Яхшы үгезне ел ярым үстерәсең әле. Аннары килосын 180, 190, 200 сумнан сатасың. Бер үгезгә 3-4 тонна икмәк кенә кирәк. Тоннасы 8 мең сум. Бер үгезгә 40 меңне тотасың, саткач 5 мең керем керә. Яхшы итеп сөт бирә торган өч сыер тотсаң була анысы. Бер сыер үзен сөт белән генә дә бер елда аклый.

Кайтыр юлга чыкканда безне озатырга соңга кал­мыйм дип күк йөзенә тәгәрәп ай чыккан иде инде. Фәхретдиннең 10 класста укучы кызы Таңсылу белән дә сөйләшеп алыйм әле.

– Мәдәният институтына керергә хыялланам. Җыр­ларга-биергә яратам. Рус теле җиңел бирелә. Өйдәге казларны үстерү минем өстә. Соңыннан бер казның акчасы миңа була, – диде ул.
                                                                       
ГАБДЕРӘХИМ
Казан – Татар Казысы – Казан.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2754
30 Август 2018 09:19 1543
25 Август 2018 21:59 1447
ӨСКӘ