Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ызгышларны булдырмыйк

27 Ноябрь 2018 271
"Авырмас өчен 101 киңәш" газетасыннан
Мәхәббәт көнчел дә, рә­химсез дә булырга мөмкин. Соңгысы яраткан кешеңнең фи­керләре һәм хисләре белән тулысынча идарә итәр­гә теләгән чакта була. Мон­дый хәл иртәме-соңмы ызгыш-талашларга китерә. Хәтта иң бәхетле гаиләләрдә дә ир белән хатынның мөнәсәбәтләре төрле якка үзгәреп тора.

*Бәхәсләшүне туктатуга караганда, аны булдырмый калу җиңелрәк. Беренче чиратта, иптәшеңнең фикерен тыңла. Аннары бәхәскә керешмичә генә аның игътибарын башка нәрсәгә юнәлдер һәм аның күз алдыннан югалып тор. Мәсәлән, башка бүлмәгә яки күршеләргә кер.

*Әгәр иптәшең үзе ярсып киткән булса, аның үзен дөрес тотмавына күңелсезләнүеңне (нәфрәтләнүеңне түгел!) күрсәтеп, аның яныннан кит.

*Иң яхшысы – каршылыклы мәсьәләне бергәләшеп тикшерү, соңыннан ике як та кабул итәрлек карарга килү.

*Аның хаталарын санап киткәнче, үзеңнекеләрен сөйләргә тырыш. Кулын йөрәгенә куеп, һәр кеше бәхәснең төп сәбәбе үзе (төгәлрәге, холкы) икәнен әйтә ала.

*Әйе, тормыш иптәшең сиңа тормыш авырлыклары белән көрәшергә ярдәм итәргә тиеш. Әмма бөтен үчеңне аннан алу – әдәпсезлек инде ул. Үзегез белән идарә итәргә өйрәнегез.

*Киеренкелекне бетерергә тырышыгыз, игътибарны башка әйбергә юнәлдерегез.

*Тынычлангач, проблемага карата фикерегезне туплап, аны чишү юлларын эзләгез.

*Күңелсезлекне алдан күрә һәм әзерләнә белегез. Моның өчен берничә сорауга җавап бирергә кирәк: “Мине нәрсә борчый?” “Мин нәрсәне дөрес эшләмим?” “Минем өчен иң зур проблема нинди?” “Минем хәзерге иң зур максатым нинди?” “Ул максатка ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәк?”

*Икенче кешегә файдалы булырга тырышыгыз. Аеруча бу кеше сезнең иң якын иптәшегез булса.


Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1679
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ