Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Юлсыз авылларга да ипи таратам"

20 Октябрь 2017 838
Без Ныртыга җиткәндә, сәгать иртәнге 6 иде. Тирә-якка тәмле икмәк исе таралган, ир-атлар машинага ипи төйи. Кая барганымны аңлагансыздыр инде. Әйе, икмәк пешерү цехына. Кукмара районында җитәрлек алар.
Килеп җитүгә, биредәге хуҗа кеше – Юлдаш абый Гатауллин каршы алды. Эчкә үттек. Өч хатын-кыз йөгерә-йөгерә пәрәмәчләр пешерә. Алар күрше Төркәш авылыннан булып чыкты. Иртәнге өчтә киләләр дә, заказ үтәлеп беткәнче эшлиләр икән. Күпме заказ бирелүе кичтән билгеле була. Төнгә – икенче смена – Кенәбаш авылыннан да өч хатын-кыз килә. Аларның эше төштән соң, сәгать өчтә башлана. Беренче смена пироглар, пәрәмәчләр пешерсә, төнге смена ипи сала, печеньелар пешерә.

– Үзем 1967 елгы, тумышым белән Кукмара районы Төркәш авылыннан, – дип башлады сүзен Юлдаш абый. – Мәктәпне тәмамлагач, Чаллы педагогика институтына укырга кердем һәм диплом алгач, Кукмараның 4нче урта мәктәбенә рәсем һәм сызым укытучысы булып эшкә урнаштым. Ләкин бер ел эшләдем дә, аннан киттем.

– Нигә?

– Мәктәп системасында эшләве бик авыр булып чыкты. Тикшерү өстенә тикшерү. Эшли башлаган чорда хезмәт хакы да азрак иде. Аннан соң өйләр салып йөрдек...

1994 елда гаиләсе белән Кукмарага кайтып төпләнә Юлдаш абый һәм хәзерге көндә дә шунда гомер итә. Хатыны Миләүшә – хастаханәдә шәфкать туташы. Бер ул, бер кыз үстергәннәр.

– Ни өчен икмәк пешерү цехын Нырты авылында ачарга булдыгыз? Югыйсә, Кукмара зуррак бит? – дим.

– Үзебезнең туган як булганга инде. Төркәш, Нырты, Дусай, Шепшеңәр, Арбаш авылларында кибетләр тота идем. Шуларга якын булсын дип, цехны да Ныртыда ачарга булдык. Бу бина совхозныкы иде. Мин, яңа таләпләргә туры китереп, бүлмәләр бүлдереп, ремонт ясаттым. 2006да икмәк пешерә башладык. Төрле әйбер пешереп карадык.

Ни кызганыч, ипинең саны елдан-ел кими бара икән. Баштагы елларда 4әр меңне пешергән булсалар, бүген ул – 1200 тирәсе генә. Көнгә уртача – 100, бәйрәм вакытларында 200 пирог пешерәләр. Якын-тирә авыллар никахларга, туйларга заказ биреп пешертә икән.

– Сабантуй вакытларында җитешеп булмый. Ипи пешерү – авыр хезмәт. Бөтен кешегә иртүк кирәк, җылы кирәк. Иң соңгы машина иртәнге 6:30да чыгып китә. Күп сату нокталарына йөрү өчен дә әз-әзләп, җиңел машина белән ташырга кирәктер дип уйлыйм. Машинасын алмаштырырга мөмкинлек юк. Чыгымнар күп. Әле беркөнне исәпләп утырдым: бер ел эчендә машина запчастьләренә генә 200 мең сумнан артык акча киткән.
– Алайса, эшегезне киңәйтергә уйламыйсыз инде?

– Юк. Кредит алырга куркабыз. Бүгенге көндә ардырды да инде. Пешерү генә түгел бит, сатуы авыр. Ерак як булды бу безгә, эшчеләр дә юк. “Кеше тик ята, фермалар да юк”, дип уйлаган идек башта...

– Нишләп Ныртыдан килмиләр? “Хезмәт хакы аз”, диләрме әллә?

– Белмим, авылда хәзер кешесе дә аз калып бара инде, күбесе шәһәргә китә бит. Бәлки, хезмәт хакы да азрактыр.

– Күпме соң ул?

– Уртача алганда, 8 мең тирәсе. Кыш көннәрендә тагын кими инде.

– Ничә хезмәткәрегез бар?

– Барысы 17 кеше.

– Ипи, пирогларны кайларга таратасыз?

– Якын-тирә авылларга 3 машина тарата. Җитешмәгәндә, үзем дә булышам. Мамадыш районына да чыгабыз. Кукмарада бер “нокта”быз бар. Кибетсез Күкчә, Беренче май авылларына керәбез. Юлсыз, кибетсез авыллар безнеке инде.

– Сезнең өчен әлеге бизнесның авыр ягы?

– Ипинең сыйфатын тоту һәм сату ягы авыррак. Ара ерак булгач, ташырга авыр. Кукмарада ипи көнгә 3 тапкыр таратыла, аны мактыйлар. Ә авыллар күрә алмый аны. Бигрәк тә, юлсыз, кибетсезләре. Кукмарадан беркем дә авылларга 20 ипи ташып йөрми.

– Сез кибетләр дә тотасыз бит әле. Аның эше ничек бара?

– Бер эш тә җиңел түгел инде. Касса аппаратлары чыгардылар бит әле. Безнең якта интернет булмагач, сатып алып куйдык та, анысы эшләмичә утырды. Сервислар юк, ватылган саен Казанга йөгерәсе. Һәрбер кибеткә антенна алып, вай-фай ясаттым. Ләкин шулай да кибет тоту җиңелрәктер, товарыңны бер алып кайтып куйгач. Ә ипи пешерү авыррак. Көненә карап бит. Әле уңамы ул? Әз генә карап бетермәсәң – бетте. Хәзерге вакытта акчаның бәрәкәте бетте. Элегрәк “кризис”, диделәр. Әле ул кризис булмаган икән, мин аны сизмәгәнмен дә. Ә бу елларда авыррак. Әйбер кыйбат. Кешеләргә дә артык хезмәт хакы түләп булмый.
Хезмәт хакы дигәннән, мич каршында мәш килгән хатын-кызлар янына да бармыйча булдыра алмадым.

– Эшегез ошыймы? Хезмәт хакы белән канәгатьме сез? Җитәкчегез нинди кеше? – дип сорыйм үзләреннән.

Илсөяр Гыйниятуллина:

– Эшебез әйбәт, Аллага шөкер. Ярый, әлеге цех ачылды, эшләсен генә инде. Хезмәт хакы да бик әйбәт. Өйдә тик яту түгел инде.

Рәйсә Шириева:

– Машина белән йөртәләр. Килеп алалар, кайтарып куялар. Хезмәт хакын вакытында бирәләр. Җитәкчебезгә зур рәхмәт, кирәк чакта машинасын да бирә, акчалата да булыша.

Эшегез гөрләп барсын, ипи пешерүчеләр. Икмәк бит ул – табын күрке!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ