Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Җырлап тегермән тарта

9 Апрель 2020 820
Аксубай районы Иске Ибрай авылында туып үскән Җәлил Насыйбуллинның төп профессиясе – тегермәнче. Буш вакытларында музыка белән шөгыльләнә ул, җырларының көйләрен дә, сүзләрен дә үзе яза.
– Җәлил, кайчан, ничек җырлый башладың син?

– Балачактан бирле җырлыйм бугай инде. Хәзер дә туктаганым юк. Терлек караганда да, тегермән тарттырганда да җырлыйм. Салават җырлары күңелгә керә, Габделфәт Сафинныкын да күп җырладым. Аның “Хыянәт”ен, “Чияләр”ен бик яратам...

– Ә үзеңнең җырлар яза башлавың ничегрәк булды?

– Моңа Айназ исемле өченче улымның дөньяга килүе сәбәп булды дип исәплим. Төпчек бала булгангадыр, ятса да кулымда, торса да кулымда булды. “Үч итәм дә ачы язмышка” дигән беренче җырым шул чакта туды. Сүзе дә, көе дә үземнеке. Мин аны җырчы Эльмира Сөләймановага бирдем...

– Җәлил, синең төп шөгылең тегермәнче булып эшләү бит әле...

– Әйе, Аксубайда тегермәндә эшлим, фураж тарттырам...

***

Әңгәмәне тулысынча газетабызның яңа, 14 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1935
11 Май 2020 10:05 1734
ӨСКӘ