Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Җырчы Алсу Фазлыевадан "Бишбармак" рецепты

5 Сентябрь 2017 1843
Алсу Фазлыева үзенең "Инстаграм" битенә "Бишбармак" пешерү видеосын урнаштырган. "Савытын махсус сатып алдым. Болай тәмлерәк кебек", - дигән җырчы. Сезгә дә тәкъдим итәбез әле, пешереп карагыз.



"Башта бер кәстрүлдә ат ите (башка ит тә ярый), икенче кәстрүлдә тутырма (кемдер шызык, сызвеку дип әйтә) пешердем. Иттән генә пешерсәгез дә ярый. Пешкәч, зур кисәкләргә турап, савытка салдым. Ит өстенә зуррак кисәкле итеп пешкән бәрәңге, аның өстенә токмач камыры кебек басып, ромбиклап киселгән һәм ит шулпасында тиз генә пешереп алынган камырлы өлешен салам. 4 катка 4 кат итеп түгәрәкләп туралган суган салына. Суганны салганчы болай төнәтәм: түгәрәкләп турап, тәлинкәгә салам. Өстенә борыч, кайнап торган су, яисә шулпа салам да, тәлинкә белән каплап, 10-15 минут тотам. Суган кетердәп торырга тиеш. Бишмармакның өстенә шулпа салып өстен бизәгәч, табынга бирәбез. Тәмле булсын!"

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ