Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә...(ЙОЛДЫЗЛЫ ПРОЕКТ)

31 Август 2017 2298
1 сентябрь – Белем бәйрәме. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керү, беренче укытучы, беренче “5”ле... Беренче тапкыр мәктәпкә барган көнегез исегездәме? Бу көн күңелегездә ничек уелып калган? Бүгенге “Йолдызлы проект” кысаларында без хатирәләрне яңартырбыз, мәктәп елларын искә төшерербез.
Әнвәр Нургалиев (җырчы):

– 1 сыйныфка Рәйсә апам җитәкләп алып барды. Бик дулкынландым. Мәктәпкә шундый барасым килә иде. 5-6 яшемдә абыйларның “полевой” дип аталган иске сумкаларына китаплар тутыра идем дә, авыл очына кадәр аларга ияреп бара идем. Мин күрше авылга йөреп укыдым. Физәлия исемле күрше кызы белән икәү генә рус мәктәбенә укырга кердек. Иң истә калганы – беренче класс. Русча бик белмим. Ручкам сынган җитмәсә. Укытучы аптырап утырганны күрде: “Нургалиев, что случилось?” – ди. Мин: “Калям сломался”, – дим. Классташларым көлде инде миннән. Менә шул гомергә истә калды.

          xnWz-s08_LU.jpg


Рузилә Сафина (“Акчарлак” нәшрият йорты директоры):

– Мине Люба исемле кыз белән бер парта артына утырттылар. Любаның әти-әнисе дә, абыйлары, киленнәре дә укытучылар иде. Бөтен укучылар кара мәктәп формасыннан, ә Люба матур сары күлмәк киеп килгән. Бәлки ул аны форма юклыктан түгел, ә матур булып күренәсе килгәнгә кигән булгандыр. Үзе дә бик матур кыз иде ул, күлмәге дә. Ул вакытта хәзерге кебек ручкалар юк, карага манып яза торганнары гына. Шул ручканы алганда Любаның күлмәгенә ялгыш кара тамыздым. Бик борчылдым инде. Тәнәфестә минем яныма Рашат исемле малай килде. Рашат белән Люба икесе бергә урамда уйнап үскән күршеләр. Рашат килде дә: “Менә хәзер сине мәктәптән куалар. Аның әтисе дә, әнисе дә, абыйсы да укытучылар”, – дип куркытты. Ничек инде минәйтәм куалар? Әнигә барып әйтер идем, борчыйсым килми. Әтигә әйтер идем, ул юк. Әтием миңа 5 яшь вакытта үлде. Шул вакытта кичергәннәрем күңелдә уелып калган. Любаның әти-әнисенең килүен көттем. Чыннан да, Александра Матвеевна яныма килде: “Хуҗина! (кыз вакыттагы фамилиям) Нишләп син Любаның күлмәгенә кара тамыздың?” – ди. Ничек җавап биргәнемне хәтерләмим. Ләкин ул мине ачуланмады, тыныч кына сорады. Менә шул хәтеремә уелып калган. 1 сентябрь дисәләр, Любаның күлмәге күз алдыма килә. Ә мине куркыткан малай, Рашат Фәизханович, бүгенге көндә Чаллы театры директоры. Әле дә очрашабыз һәм шушы мизгелне искә төшереп көлешәбез.


Ильмира Нәгыймова (җырчы):

– 1 сыйныфка Ижевка урта мәктәбенә 13 бала укырга кердек. Мине әтием дә, әнием дә озата бардылар. 1-2 тапкыр 1 сентябрьгә бармый калганым да булды. Елап. Чөнки туфли алмаганнар иде. Мәктәптә укыганда каратэ белән шөгыльләндем. Безне гел бер егет кыерсыта иде. Бервакыт “отпор” бирдем бит мин моңа яхшы гына! Шул хәлдән соң, әнисе минем әни янына килеп: “Ник кызыгыз минем улымны кыерсыта?”– дип тә әйткән әле. Бер яктан, бу шулкадәр көлкеле күренеш иде.

          ih7qc6euwls.jpg


Айгөл Нәбиуллина (“Мәйдан” телеканалы баш мөхәррире):

– Үземне белгәннән бирле укый белә идем. Авыл китапханәсендә укымаган китап калмады. Дус кызым Рәйхана белән китапханәгә яңа китап кайтканны көтеп кенә тора идек. 6 яшьтә үк бик тә мәктәптә укыйсы килүне хәтерлим. Мәктәп формасы алгач, ак алъяпкыч белән, көненә әллә ничә тапкыр киеп карый идем. Без беренче сыйныфта Теләче районының Олы Мәтәскә авылы мәктәбендә 10 бала укый башладык. Миңа 5 яшь чакта мәктәп янды. Яңа мәктәп төзелгәнче, колхозның иске конторасында укыдык. 4 сыйныфта яңа ике катлы бинага күчтек. 9 май бәйрәмен бик ярата идем мин. Җирләр кипкән була, ак алъяпкычлар, туфлилар киеп, һәйкәл янында концерт куя идек. Бик күңелле итеп узган Көзге бал бәйрәмнәре дә исемдә.



Равил Галиев (җырчы):

– 1976 елда кулыма чәчәкләр тотып, әни белән 1 класска күрше Туйкә авыл мәктәбенә төштем. Камышлыкүл авылыннан ике бала идек без. Зилә исемле авылдаш кыз һәм мин. Безнең класска 8 бала килде: 2 малай, 6 кыз. Ике малайның берсе – Таҗикстаннан кайткан Радик, берсе – мин. Радик озак укымады, 1 елдан кире үз туган ягына китеп барды. Шулай итеп мин 6 кыз арасында берүзем калдым. Элек авылларда радиоузел бар иде. 2 класста укыган чагымда радиоузелдан кечкенә генә концерт биргәнем истә. Шул бер җыр җырлаганмындыр инде. Икенче көнне урамда бер апа туктатып, миңа конфет биреп китте. “Ал әле, улым, молодец! Матур җырладың”, – дип.

                                              VrAFjszN1a8.jpg


Гөлназ Сәфәрова (“Татар радиосы” алып баручысы):

– 1 сентябрьгә мине бик күп кеше озата барды: әни, әти, сеңлем, әби килде авылдан, апалар. Шулай итеп мин Казанның 29нчы мәктәбенә укырга кердем. 1-3 сыйныфларда укыганда, класс бүлмәбездә уң якта зур шкаф, аның эчендә көзге тора иде. Гел шул көзгегә баш борыла иде. Хәтерлим, класс җитәкчесе кисәтү дә ясады: “Сәфәрова, җитте көзгегә карап утырырга!” – дип. Шунысы кызык: һәр 1 сентябрь минем өчен истәлекле көн, чөнки бу – туган көнем. Икеләтә бәйрәм. Мәктәптән кайткач мине гел бүләкләр һәм котлаулар көтә иде. Ләкин шунысы кызганыч: һәр туган көнем диярлек әнисез узды. Әни гомере буе мәктәптә завуч булып эшләде. Иртән 7дә мәктәпкә китә, кичен арып-талып кайтып егыла.

                                               UqOWZR2cCGM.jpg

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ