Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Йомырка тәбәсеннән кала берни пешерә белмәгән кыз сатуга куярлык тортлар ясый

30 Август 2017 834
Олысы да, кечесе дә интернетта кайный хәзер. “Социаль челтәрләр вакытны суыра”, – дисәләр дә, плюслары да күп аның. Мисал өчен, кызыклы кешеләр белән танышасың, аларның эшләренә карап илһам аласың. Үзеңнең дә нәрсәдер эшлисең килә башлый. Гөлүсә Рәхмәтуллинаның “Вконтакте” битенә кергәч тә, күңел рәхәт бер хис кичерде. Ризыклары гына түгел, теле дә тәмле аның. Үзе пешергән ризыкларны матур текст белән социаль челтәргә куя яңа танышым.
“Нәкъ ике ел элек ашым да көя иде, йомырка тәбәсеннән ары берни пешерә белми идем дисәм, ышанмассыз да бәлки... Әгәр балачактан ук аш-су серләренә төшенеп үскән булсам, валлаһи, кулинария буенча укып, бүген шул өлкәдә эшләр идем. Юк шул, аш-суга мәхәббәт соңрак килде миңа. Килде дә китте... Ә артыннан матур эзләр калды, үҗәтлек калды...” – дигән ул.

Түзмәдем, шул ук көнне Гөлүсә белән танышырга ашыктым. Кукмара районы Зур Сәрдек авылы кызы икән ул. Бүген Казанда яши, КНИТУ-КХТИда уку белән беррәттән, синтетик каучук заводында бүлек мөдире вазыйфасын башкара.

– Бүген пешергән ризыкларыңа карыйм да, “йомырка тәбәсе генә пешерә белә идем” дигән сүзләреңә ышанасы килми, – дим аңа.

– Чыннан да шулай, – дип елмая ул, – Мин гаиләдә уртанчы бала, өйдә күбрәк әни белән апам пешерә иде. Мин исә пешерергә яратмадым. Өченче курсны тәмамлап (миңа ул вакытта 21 яшь иде), авылга каникулга кайткач, пироглар пешерә башлавым истә. Кырыйлары бик калын килеп чыга иде. Шулай әкренләп өйрәндем. Аллага шөкер, ризыкларым уңа, өйдәгеләр, туганнар мактап ашый.


                                             торты.jpg


– Аш бүлмәсе синең өчен нәрсә ул?

– Мөгаен, мәшәкатьле, тыгыз дөньядан аерылып, барысын да онытып, җанга рәхәтлек табудыр. Ашарга пешерү – үзе бер иҗат. Тынычлыкны яратам. Өйдәгеләр ишек алдында пыр тузып эшләп йөргәндә син бер үзең өйдә, салмак җырларга кушылып, күңел җылыңны биреп, биссмилаңны әйтеп, пешерә башлыйсың... Менә аның рәхәтлеге! Ә инде ниндидер яңа ризыкларны пешереп карау өчен күтәренке кәеф, яңа бер талпыныш, омтылыш кирәк.

– Ашарга пешерә белмәгән, ләкин теләге булган кызларга нәрсә киңәш итәрсең?

– Үзем дә өйрәнеп кенә киләм бит әле. Иң зур киңәшем: әниләребез исән чакта алардан өйрәнеп калсак иде. Нинди генә интернет чыганагы булмасын, төп нигезне әниләр сала. Буынан-буынга сакланып калган халкыбызның милли ризыклары бар. Һәрбер пешергән ризыгымда әниемнең өлеше зур. Аңа бик рәхмәтлемен.

– Заказлар алмыйсыңмы?

– Юк шул, әлегә мөмкинлекләр чикле.

– Яулык ябасың, дингә килүең ничек булды?

– Яулыкны быел гына ябам. Дини гаиләдә үстем дип әйтә алмыйм. Шуңа да бөтенләй үк күчеп бетү авыр әлегә. Яшермим, чалбар белән йөргән чаклар да була. Үз өстемдә эшләргә тырышам. Алла боерса, нәтиҗәсе озак көттермәс дип уйлыйм. Дин юлына килүемнең җитди сәбәпләре булмады кебек. Аллаһы Тәгаләнең бер рәхмәтедер инде.


Гөлүсә Рәхмәтуллина тәкъдим иткән рецептлар:

Эремчек тәкәсе

Камыр өчен кирәк: 3 стакан он, 1 стакан су, 1 аш кашыгы көнбагыш мае, ½ чәй кашыгы тоз.
Эчлек өчен: 300-500 гр эремчек (никадәр майлы – шуның кадәр әйбәт), 2-3 йомырка, тәменчә тоз.
Эш барышы: башта камыр ясыйсың, аннан кечкенә генә түгәрәкләр ясап җәясең. Эченә эремчектән ясалган эчлек салып, кырыйларын матур итеп бөгәсең. Тозлы суда пешереп алабыз. Ябышмас өчен сыер мае белән майлыйм. Бик тәмле була. Икенче көнгә калса, табада кыздырып аласың. Иң яраткан ризыкларымның берсе ул.
Кекс

Камыр өчен кирәк: 150 мл кефир, 125 г атланмай, 2 йомырка, 200 гр шикәр комы, ½ кашык сода, 2 стакан он. Барысын бергә кушып, сыек камыр ясыйбыз. Кекс табасын майлап, сыек камырны шунда агызып, ярты сәгать чамасы духовкада пешереп алабыз.
Май кабартмасы

Ярты литр җылымса сулы сөткә (1:1 исәбенә су белән сөт кушыла) 2 чәй кашыгы тоз, 6 аш кашыгы шикәр комы,11 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 йомырка, 2 чәй кашыгы күпертелгән чүпрәгә он салып, камыр басабыз. Җылымса урынга куеп кабартабыз. Кабарганда бер-ике тапкыр чәнечке белән камырны төрткәләп төшерәбез. Яңадан кабара. Камырдан кабартмалар ясап, майда пешерәбез.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ