Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Җыерчык һәм бетчәләрне кына бетерә

1 Сентябрь 2017 483
Битне тарттыру, җыерчык һәм сыткылардан котылу, битнең төсен матурайту, ялкынсыну процессларын кисәтү өчен әлеге битлекне кулланырга була.

25 гр төссез кынага (хна буявы) 2 аш кашыгы зәйтүе мае салып, бертөрле масса хасил булганчы болгатыгыз. Биткә түгәрәк хәрәкәтләр белән сөртегез дә 10 минут көтегез. Аннары су белән юып төшерегез. Әлеге битлек 1-2 атнага җитә.

Банан да булыша

Өч кенә ингредиенттан торган әлеге битлек тә биткә икенче сулыш бирә. Бик тиз эшләнә дә. Бер бананны изеп, 1 аш кашыгы каймак һәм йомырка сарысы кушып, әлеге катнашманы биткә сөртегез. Битлекне биттә 10-15 минут тотып, җылы су белән юыгыз.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ