Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Язмыш сынаса да сынмаган

16 Январь 2018 3784
“Хатын-кыз – дөнья тоткасы”, дигән гыйбарә яши халыкта. Әлмәт районы Бишмунча авылы мәдәният йорты директоры Рәсүлә Закирова турында да икеләнмичә шулай дип әйтергә мөмкин. Аның хакында булган хатын дию дә аз. Мине аның сабырлыгы һәм язмышы таң калдырды.
...Моннан биш ел элек Рәсүлә апалар ишеген хәсрәт шакый: дусларын армиягә озатырга дип юлга чыккан мәлдә яңгырлы караңгы төндә уллары Рөстәм утырган машина яр буена тәгәри. Салондагы дүрт иптәшенә берни дә булмый, ә Рөстәмнең өстенә машина килеп каплана. Авыр автомобиль тәгәрмәче астыннан аның гәүдәсен дуслары тартып чыгара – умыртка баганасы өч җирдән сынган була, өстәвенә, үзәк нервка да зыян килә. Табиблар аның исән калуына шик белдерә, операция артыннан операция китә. Утыз процентка гына исән дигән егетнең ризыгы өзелмәгән була күрәсең, аның гомерен саклап калалар. Дүрт ай реабилитация узарга туры килә. Әле дә кендектән аскы өлеше бөтенләй берни сизми аның. Урынга береккән булса да, коляскада йөреп, өй эчендәге бөтен эшне башкара. Менә шулай Закировларның уллары 18 яшендә гомерлеккә инвалид кала. Бик сирәкләр генә мондый олы батырлыкны горур кичерә аладыр. Бу гаилә уллары белән бергәләп янә яшәргә өйрәнгән, әле дә аңа төп терәк булып торалар.

– Инде аякка бастырыр өчен Мәскәүләргә дә барып карадык. Кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Авыр булды димәсәм дә аңлашылыр – бала ничә яшьтә дә сабый бит. Инде аның бу халәтенә күндек. Дуслары гел ярдәмгә килә, онытмыйлар. Баштагы мәлдә гел өйдә бикләнеп ятса, хәзер бераз кеше арасына чыга башлады. Техника белән кызыксына, иптәшләре белән Сабантуйларга да бара, клубка да чыгып утыра. Ишегалдына аның өчен пандуслар ясадык, баштагы елларда аны күтәреп йөреп хәлдән тая идек, – дип искә ала моннан 5 ел элек булган хәлләрне әнисе.
Балтач районындагы бу авариянең очраклы гына булмавын да белгертте Рәсүлә апа. Ышанмаслык хәл, әмма бер Рөстәм белән генә мондый бәхетсезлек килеп чыкмаган, сыйныфташ дүрт егет ел саен берәр бәла-казага очрап торган. 2011 елда авыл клубы каршында берсен машина бәрдереп үтерә. Аннан тагын бер егет авыл борылышында юл һәлакәтенә эләгеп бакыйлыкка күчә. Бер елдан Рөстәм чак кына үлемнән кала. Бер ел узгач, янә бер сыйныфташының канында начар авыру табалар... Хәзер боларны язып утыруы гына җайлы. Бер авылда шуның кадәр яшь гомер харап булуын тирәннән уйласаң, акылдан язарлык. Шунда ата-аналар моның гади генә язмыш сынавы булмавын абайлап, корбан чалдырырга уйлый. Коръән укыткач, хәсрәтләр аларны урап уза башлый.

– Бала кайгысын дошманыма да теләмәс идем. Сабырлыгым боларның һәммәсен җиңеп чыгарга ярдәм иткәндер. Миңа көн дә улым: “Син мине ташламадың, нинди хәлдә дә яратасың”, – дип рәхмәт әйтә. Мин исә аңа рәхмәтле – балалар янәшәмдә булу иң зур бәхет.
Рәсүлә апа үзе тумышы белән Балтачтан. 1999 елда икенче ирен очратып бирегә кайтып төпләнә. Бик матур гына яшәп китәләр, ике бала алып кайталар, Зирәк абый ияртеп килгән кызы белән улына да үз нарасыйлары кебек карый.

– Менә шундый кайгылар кичергәч, тормышка башкачарак карарга өйрәнәсең. Гомернең бик кыска булуын аңлап, һәр мизгелнең кадерен белә башлыйсың. Ә инде иремне кинәт югалткач, гомер төшенчәсенең асылын аңлый башладым, – дип сөйләвен дәвам итә ул.

Әйе, әле кичә генә сау-сәламәт йөргән балаңның өйдә яшелчә кебек ятачагын аңлап, яңача тормыш алып бара башлау бер батырлык булса, бергә канат каккан ярыңны югалту ачысын татып та тормыш ямен югалтмау – икенче зур батырлык. 50 яшендә Рәсүлә апаның ире Зирәк кинәт кенә инсульттан үлеп китә. Казанда юристлыкка укып йөргән җиреннән дисәң дә була, икенче дәүләт имтиханын биреп кайткач хәле бетә. Кулына дипломын да алырга өлгерми... Ул көннәрне Рәсүлә апа исенә төшерергә дә теләми хәтта. Кулында, бер үзенең җилкәсендә дүрт бала кала...

Педучилище бетергән хатынга бу барлык сынауларны узарга хезмәт ярдәм итә. Һәр тотынган эшен җиренә җиткереп башкара ул. Күп еллар тәрбияче булып эшли. Соңрак инде балаларны аякка бастырыр өчен берничә җирдә хезмәт куя. Хәзер Бишмунча мәдәният йорты директоры – авылның рухи тоткасы, яшәешен бизәүче, мәдәниятен баетырга җан атып йөрүче. Моннан тыш, авыл совхозында ашарга пешерә, 25 яшеннән рульгә утырган хатын әле авыр йөк машинасы да йөртә. Үзләренең “КамАЗ”, “УАЗ”лары бар. Бәйләм-чигүне инде әйткән дә юк. Берничә мөгезле эре терлек тота, кош-кортны да йөзләп ала. Быел әнә кырык биш каз-үрдәк үстергән, җитмешләп тавыгы бар.

Балалары да зур ярдәмчеләре, кечкенә кызы Айгөл биюче, укуга да өй эшләренә дә җитешә. Айнур 18 яшен тутырып, кулына машина йөртү турында таныклык алырга хыялланып йөри. Олы кызы Лилия тормышлы булып, инде әнисенә беренче онык бүләк итәргә өлгергән.

Героемны күрше-тирә районнар уңган пешекче итеп тә белә әле. Инде ун елга якын ул бавырсак пешереп күпләрнең мәҗлесен бизәп килә.

– Ирем авырып инвалидлыкка чыккач, ничек тә үзебезгә берәр эш башларга кирәк дип уйладык. Каенанам бик тәмле итеп бавырсак пешерә иде. Безнең Балтач якларында андый сый-нигъмәт гомумән юк. Гел шуңа кызыгып йөри идем. Хәзер менә остарып, үзем дә әллә никадәр кешегә бавырсак пешердем. Хәтта чит илләргә дә пешереп озаттым, – дип көлә Рәсүлә апа. – Себердән кайтучылар күп заказ бирә. Никахларга да еш пешерәм. Үзенә күрә бер шөгыль ул хәзер. 

Авызда эрерлек тәмле бавырсак серен дә чишәргә булды тәҗрибәле пешекче. Бөтен хикмәт күңел биреп эшкә керешүдә икән. 

Кыскасы, менә шундый булган һәм алтын холыклы хатын-кыз тарихы сезгә. Килгән авырлыкларны тыныч кына кабул итеп, язмышның бормалы юлларын горур уза белүче герой ана.

– Мин бу авыл килене генә булсам да, авылдашлар хур-ят итмәде. Авыр вакытта ярдәм кулы суздылар. Каенанам күршедә генә тора, аның яхшылыкларын да санап бетергесез. Балалары урын өстендә яткан ата-аналарга исә бары сабырлык телим. Этләр-песиләр дә үз нарасыйларын ташлап китми. Нинди булсалар да балаларны безгә карыйсы. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән генә аермасын!

"Ашыгыч ярдәм".

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
25 Январь 2018 16:19 4758
ӨСКӘ