Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Язмыш иләге

27 Август 2018 3046
ХИКӘЯ
   Туй машиналары, кычкырта-кычкырта килделәр дә, иске генә өйнең каршысында туктап калдылар. Капкасыз йортның биксез ишеген күреп аптыраган Җәүһәрия, як-ягына каранып, янәшәдәге биек йортка төртеп күрсәтте: “Без монда яшәячәкбезме?”
  
   – Кайда яшәсәк тә барыбер түгел­мени? – дип, ак күлмәкле кәләшен куенына алды бәхетле кияү.

    Биек йортның күршеләренеке икәнен әйтеп тормады.
   
   Аларны каршы алучы күренмәде, җитәкләшеп өйгә керделәр.
Өстәлләр ризыктан сыгылып тора, өй эче тулган кунак, зәһәрлеге йөзенә чыккан булачак каенана пыр тузып кемнедер сүгә:

    – Җебегән! Чүпрәк! Өйгә кемне керткәнен беләме? Атасының кем икәнен дә белмәгән хәерче баласы!

    Кемдер нәрсәдер әйтте ахры, каенана тагын да кызыбрак дәвам итте:

    – Ишетмәгәе... Ишетсен! Әлегә монда актык сүзне мин әйтәм! Туй гына узсын, татар тамашасы ясыйм әле мин аңа!
   
   Түземлеге беткән бер кунак, көчәнеп булса да елмаеп, килен каршына чыкты:

   – Төкле аягың белән... Әйдә, кер...

   Туй булмады бу, уй булды. Һәрхәлдә, Җәүһәрия өчен. Бүген түрдә утырса да, иртәгә урынының ишек төбендә булачагын аңларга өлгергән иде инде кәләш. Әйе, кәләш әтисен белми, әмма ул исән, кызы белән хатынын күрергә генә теләми. Моңа Җәүһәрия гаепле түгел бит! Нишләргә соң? Әйттеләр бит аңа: “Булачак каенанаң – бик зәһәр, теләсә нинди астыртынлык эшли ала торган, ачы телле гайбәтче. Син анда тора алмыйсың”, – диделәр. Кеше сүзе колакка керәмени...

   Әле эш узмаган, әллә... качаргамы? Качарга... Әйе шул, качарга кирәк!.. Кеше ни дияр? Качып киткән димәсләр, куып җибәргәннәр диярләр. Үскәндә яшьтәшләре Җәүһәрияне “уйнаштан туган” дип үрти иде, моннан соң ни диярләр? Күзләрен ачырмаслар, “кыз булмаган, эшен дөресләр өчен генә чыккан” диярләр... Әллә бүгенгә калып торыргамы? Иртәгә дә көн бар бит. Бәлки Дәниф тә әнисе белән яхшылап сөйләшер, тынычландырыр...

   Туй ахырына якынлашты. Чәй өләштеләр, ул бик тәмсез иде, шулай да кәләш чыраен да сытмыйча алдына куйган чокырны бушатып куйды. Биш минут та узмагандыр, ашказанының авыртуына чыдый алмыйча, бөгелеп төште. Әле ярый кунаклар таралган вакыт иде, беркем берни сизмәде. Ничек кирәк алай киленне рәткә китерделәр. Күз кырые белән генә каенанасының балкыган йөзен күргәч, килен барын да аңлады. Чәйгә нидер салган... Каенана шулай итеп беренче булып килененә каршы көрәш игълан итте. Бу – аның йортта баш икәнен, бөтенесе дә аныңча булачагын искәртеп кую да булды. Җәүһәрия моны бик яхшы аңлады, үзенә: “Бу миңа көн күрсәтмәячәк икән, иртәгә кайтып китәм”, – дип беркетеп куйды.

   Кайтып китә алмады Җәүһәрия: иртәгә дә, берсекөнгә дә, бер елдан соң да. Дәнифен бик ярата иде шул. Барына да түзәргә булды. Түзәрмен дип уйлады. Күрәселәре алда булган икән...
Дәниф белән Җәүһәрия иске йортта яңа тормыш башладылар. Көне буе эштә булганга, бер-берсен сагынып кайткан яшьләргә ашарга әзерләп торырга өлгермәгән каенана кич җитүгә карчыга кебек араларына кереп басты. Улы каршында күгәрчен кебек гөрләде, мунча ягып кертте, “сүзем бар” дип, төне буе сөйләштереп, улын үз яныннан җибәрмәде. Һәр көнне киленен “эшкәртергә” дә вакыт тапты. Боларына гына түзәр дә иде, яшәгән саен каенананың яңа гадәтләре барлыкка килде. Улына теше үтми башлагач, әйберләр ыргытырга гадәтләнде. Шикәр савытыннан башлап урындыкларга кадәр очырды. Берсендә катырак ыргытты ахры, почмакта торган пыяла шкафка артлы урындык очып кереп китте. Туйга салынган бүләк савыт-сабаның берсе дә калмады. Бу гадәтенә дә күнектеләр. Моны сизгән каенана тагын да үтемлерәген уйлап тапты. Улы белән сүзгә килгәч, кырга чыгып йөгерә торган булды. “Адашып үләм, ояты сезгә булсын!” – диде. Беркөнне килен аның артыннан чыкмады, аны эзләп кырга чапмады, каенанасының күршеләре сараена кереп киткәнен күреп калган иде ул. Качып ятарга урын тапкан! Артыннан эзләп чыгучы күренмәгәч, каенана тавыш-тынсыз кына кайтып керде, бүтән алай кыланмады.

   Ләкин тыныч кына яши алмый иде инде ул. Көннәрдән бер көнне Җәүһәриянең эштән кайтуына, бусагага аркылы ятып, “чыгыш ясады”. Кыяфәте авыруга охшамаган каенанага “кул чабучы” булмады. Килене йомшак тавыш белән: “И-и, әни! Караватка ятсаң ни була инде, бусагада йоклап буламыни? Әйдә, урыныңны җәеп бирәм, күчеп ят”, – дигәч, берни булмагандай торып китте.

   Тыштан сиздермәскә тырышса да, бик кыен иде мондый чакларда Җәүһәриягә. Нинди матур хыяллар белән чыккан иде бит ул Дәнифкә! Бөтенесе челпәрәмә килде... Ә каенана яңадан-яңа һөнәрләрен күрсәтеп җанын ашады. “Асылынам!” – дип кулына бау алып куркытты. Беркөнне түзмәде Җәүһәрия, инде ничәнче тапкыр кулына бау тотып кычкырып торган каенанасы янына килде дә тыныч кына: “Әни, бик нечкә бау тоткансың, муеныңны авырттырыр, менә монысы калын, бусына асылын”, – дип, кулына шактый калын аркан китереп тоттырды. Каенананың күзе шар булды! Ни әйтергә белми бераз басып торганнан соң, бауны утын әрдәнәсе өстенә ташлап, өйгә кереп китте. Юри сынап йөрде Җәүһәрия, бау бер атна утын өстендә ятканнан соң юкка чыкты. Шушы хәлдән соң каенана бераз тынычланган кебек булды. Башкача алай куркытып йөрмәде. Җәүһәрия дә “кешечә яши башлыйбыз ахры” дип сөенде. Әмма юкка сөенгән икән.

   Беркөнне кич тавыш чыкты. Бусында да килен гаепле иде. Каенанасыннан рөхсәт сорамыйча балага узган! “Килен булып төшкәненә бер ел гына бит әле, нәрсәгә узган ул?! Төшерсен! Нәрсәгә кирәк ул бала?” Ире белән каенанасының кычкырышкан тавышы ишегалдында нидер эшләп йөргән Җәүһәриянең тынычлыгын алды. Тиз генә йөгереп өйгә керде. Тегеләр аның кергәнен әллә сизмәделәр, талашудан туктамадылар.
  
   – Йокламыйсыз дигәч, йокламыйсыз! – дип үкерде каенана.
Кинәт ир хатынын күреп алды. Әллә чынлап, әллә оятыннан, әллә әнисен куркытырга теләп, Дәниф аңын җуйды. “Баламны бетердең! Югал күз алдымнан!” – дип кычкырды каенана килененә. Кая барып, кемгә ни дияргә белмәгән килен капка төбенә чыгып утырды. Нәрсә бүлешә болар? Матур гына яшәп булмый микәнни? Җәүһәрия үрелеп тәрәзәдән өй эченә күз салды, ир белән каенана тынычланганнар, чөкердәшеп чәй эчеп утыралар. Әйтерсең лә бөтен дөньясына икесе генә, башка беркем юк. Нәрсә кирәк икән соң бу каенанага? Аңламассың аны...

   Беркөнне ул Җәүһәриягә: “Мин котырган саен елама син, бигрәк елак икәнсең, мин бит Дәниф азып китмәсен дип кенә котырам. Әзрәк безгә кушылып кычкырыш. Нишләп кычкырышырга өйрәнмәдең? Дөнья булгач, кирәге чыгар, өйрән”, – дип киңәш бирде.

   Килененең ашаганын бер дә яратмый инде. Җәүһәрия авырга узганда, тозлы кәбестә ашыйсы килеп интекте. Бик тәмле итеп үзе тозлады, ике көнне ничек кирәк алай түзеп йөреп, өченче көнне сабырлыгын җуйды. Авызыннан сулар китереп, ымсындырып торган чиләктән бер кашык кәбестә алып кабуы булды, каенанасының зәһәр тавышы ишетелде: “Ах, бирән, кәбестә урлап ашый!” Чормада булган икән каенанасы, очып та төште, киленнең кулындагы кашыгын тартып та алды. “Бездә урык-сурык ашап йөрмиләр! Кеше килгәндә өстәлгә куярга кирәк бит ул кәбестә!” Оят иде “караклыкта” тотылу, кызарып чыкты Җәүһәрия. Авызындагы кәбестә утлы күмер кебек авыз эчен пешерде, казналыкларын өтәләде.
  
   Авырга узган хатынның көйсезләнүе бу йортта беркемне дә кызыксындырмый иде. Эшкә хәлең юкмы? Төшер авырыңны! “Ашыйсым килә”, – дип юкны таптырма, төшер! Киемеңә сыймый башладыңмы? Төшер ул беркемгә кирәкмәгән балаңны!

   Дәнифкә дә бала кирәкми иде. “Әни дөрес әйтә, бала алып кайтырга ашыкмыйк, бусын төшереп тор, өлгерербез әле”, – дип хатынының җанын ашады. Менә шушы сүз Җәүһәриянең иренә булган мәхәббәтен сүндерде.

   Җәүһәриянең дус кызы кулындагы баласы белән үзеннән күпкә яшь егеткә кияүгә чыкты, инде уртак бала алып кайттылар, менә дигән итеп яшәп яталар. Ә Дәнифкә үз баласы да кирәкми. Кайбер ирләр чит баланы да үзләренекеннән артык яратып үстерә... Күпме хыялланган иде Җәүһәрия: имеш, хатынының авырга узганын белгәч, Дәниф аны күтәреп алыр да, шатлыгыннан зыр-зыр әйләндерер, “Ур-ра-а-а, минем балам була!” – дип өй эчендә чабып йөрер... Иренә каршы бер сүз әйтмәсә дә, эченнән генә: “Төшермим, уйлама да, үлсәм үләм, төшермим!” – дип “телләште” булачак ана. Шушы көннән башлап Җәүһәрия өчен ире дә, каенанасы да чит кешегә әйләнделәр. Ул инде автомат рәвештә ниләрдер эшли, автомат рәвештә иренә яхшы хатын, каенанасына күндәм килен булырга тырыша, аңа кояш кайсы яктан чыкса да, җәй көне кар яуса да барыбер, яшисе килеп түгел, көн үтсенгә генә яши иде.

   Көннәр кызыксыз, сугыш кырындагы кебек тынгысыз үттеләр дә үттеләр. Каенанасының кайчан “шартлаячагын”, кайсы яктан һөҗүм итәчәген белмәгәч, тыныч кына торып булмый иде бу йортта.
  
   Гомер уза бит, тик кенә тормый. Килен бала табарга киткәч, каенана да тик тормаган, улын бик яхшылап эшкәрткән. Бала табу йортыннан кайткан Җәүһәрияне кочак җәеп каршы алучы булмады. Аны биредә көтмиләр иде шикелле. Гореф-гадәт буенча “бәби ашы” китерергә теләүчеләрне дә кунак итү булмады. Бу йортта бер көн тору да газапка әйләнде. Кеше ни сөйләсә дә, нинди генә гайбәт уйлап чыгарса да барыбер иде инде Җәүһәриягә, ул бу йорттан качарга әзерләнде. Дәнифенә карата булган хисләре дә сүнгән, араларында бернинди җылылык калмаган... Иреннән аерылу алай ук кыен хәл булып та тоелмый иде хатынга. Баласын йомшак чүпрәккә төрде, теләсә нинди авырлыкларга да түзәргә ниятләп, чыгып китәм дигәндә генә аның күңеленә: “Улымны ятим итәм!” – дигән уй керде. Китмәскә, тагын бераз сабыр итәргә булды Җәүһәрия, гәрчә акылы белән берни үзгәрмәячәген аңласа да. Бу йорттагы кешеләрне кабер генә үзгәртә алачак...

   Әй бичара хатын! Чәчәк кебек матур чагыңда кемнедер яратып, аны бәхетле итәргә теләдең, үзеңне мәңгелек хәсрәткә салдың. Синең тормышка, гаиләгә булган мәхәббәтең бу йортта яшәүчеләргә кирәкмәгәнен аңлагач та, балаң хакына дип кимсетелеп яшәүгә дә риза булдың. Тормышның сиңа аңлашылмаган чит законнары буенча яшәүче, күңелләре әшәкелектән башканы белмәгән явызларга үзеңнән көләргә рөхсәт иттең. Китәргә кирәк иде сиңа бу йорттан, балаң өчен, аның киләчәге өчен китәргә кирәк иде! Син һаман да хәлләрнең яхшыга үзгәрүен өмет иттең, үзеңнән түбәннәргә баш идең. Әйе, иелгән башны кылыч кисми. Әмма иелгән баш белән югарыда ниләр булганын күреп булмый бит! Нигә син яхшыга өметләнәсең? Нигә син горур чагыңны оныттың? Сине беркем дә, суд та, закон да якламаячак. Син үзеңә таян. Таян Аллага! Бүген кыйнаган ирең сине иртәгә яклар дип беләсеңме? Бүген сине хурлаган каенана киләчәктә яхшы ягыңны күрер дип өметләнәсеңме? Горурлыгы кимсетелгән кеше башка бервакытта да үз-үзен яклый алмаячак. Аңла шуны, Җәүһәрия!..

   Бу хакыйкатьне аңламады хатын, һәр көн үз кояшы чыкканын көтте, могҗизага, гел яхшыга өметләнде. Әмма...

   Киленне көннән-көн ныграк кыерсыттылар, исеме белән эндәшүче, хәлен сорашучы булмады, аңа урынны мич арасына җәйделәр. “Бала исен яратмаган” каенана оныгын да яратмады. Көн саен булган тавыш яшь ананың сәламәтлеген какшатты, Җәүһәрияне ашыгыч рәвештә башкала хастаханәсенә алып киттеләр. “Минем улымны тартып алдың, кайта алмасаң ярар иде”, – диде каенанасы, машинага сузылып яткан килене ишетерлек итеп. Әнисеннән аерылып нәүмиз калган баланы кешедән оялып кына карадылар. “Кайтуга аер, аер!” – дип тукыды каенана. Килененең юк гаебен табып, күпертеп сөйләде, аңа үлем теләде.

   Җәүһәриянең хәле чыннан да авыр иде. Ул үзе өчен түгел, баласы өчен өзгәләнде. “Баламны чит кулларга калдырма, җыясы ризыгымны кисмә, шул баламны үстереп аякка бастырырга гомер бир!” – дип ялварды ул Аллаһка. Яшәү белән үлем арасында яткан килен янына килүче дә, хәл белүче дә булмады. Каенана көн саен аңа үлем теләде.

   Килен савыгып кайтты. Операциядән соң сакланырга тиешле киленне ат урынына “җиктеләр”, сыер урынына “саудылар”. Каенана: “Син операция ясатмагансың, курортта яткансың!” – дип талады. Әллә Ходай саклады, килен өзлегеп ятмады, эшен дә эшләде, баласын да бакты. Әмма ул монда яшәргә җыенмый иде инде. Күңелендә бер генә теләк иде аның: качарга, качарга, качарга! Бүген үк!

   Ул кичне гомерендә дә онытмас Җәүһәрия. Каенанасының кыланмышларына ияләнгән иде инде, әмма ире кулына зур кайчы тотып, авызыннан ак күбекләр чыгарып котыра, башын стенага бәрә башлагач, хатынның коты алынды. Оекчан килеш, баласын күтәреп, юка халат белән урамга чыгып йөгерде. Исәбе: төнлә берәр җирдә качып тору һәм таң белән авылдан чыгып китү иде. Өлгермәде, Дәниф артыннан йөгереп чыгып, хатыны белән баласын елгага таба өстери башлады. Хатын, үзеннән бигрәк, кулындагы баласы өчен курыкты. Йокысыннан вакытсыз уянган, ни булганын аңламаган бала елый башлады. Әнисенең башын төйгән әтисенә: “Әнигә тимә! Тимә әнигә!” – дип ялынды. Елгага җитәргә биш-алты адым гына калганын күреп, Җәүһәрия бар көченә: “Коткарыгыз! Үтерәләр!” – дип кычкырды. Артларыннан каенанасы да килә икән, килене кычкыргач: “Акырма, кешене куркытырсың!” – дип, этеп-төртеп улыннан аралап җибәрде. Кыйнаса кыйнар, үтерә күрмәсен, аның газиз улкае өтермәнгә эләгә күрмәсен!

   Төнге урамда бер кеше дә юк, өстәвенә, үтерү түгел, тереләй күмсәләр дә беркем берни күрмәслек караңгы. Җәүһәрия иренең кулына тимер таяк тотып каршына килеп басканын күрми дә калды. Коты очкан хатын, улының кулына чытырдап ябышкан каенанасы: “Бар инде, нәрсә карап каттың?!” – дип ысылдагач кына, бар көченә яр буйлап йөгерде.

   Күпме йөгергәндер, хәле бетеп абынып егылгач кына туктады ул. Бераз сулыш алгач, инде бер адым атларлык та хәле булмаса да, елый-елый йокыга киткән баласын күтәреп юлга кузгалды. Ике кулы белән әнисенең муеныннан кочаклап алган баласы аңа көч бирә иде. Йөрәк җылысын бирергә теләгән кебек, ана баласын тагын да ныграк кысты.

   Караңгы төннең кара пәрдәсен ертып, бала күтәргән ана бара. Башында мең төрле уй... Кая барыр ул? Ничек яшәр? Әнисе белән сөйләшеп утырганын искә төшерде Җәүһәрия. Ул вакытта әнисе авырый башлаган булгандыр, кызына тормыш юлларының сикәлтәле генә түгел, чокыр-чакырлы да булуын аңлатып калдырырга теләгәндер. “Кызым, язмыш кайчакта аяусыз да була. Аның иләге бөтен кешене дә или. Менә шул вакытта бөтен кеше белән бергә аска төшмәскә, иләктән үтмәскә, өстә калырга тырыш син. Он иләгәндә иләк аша эре бөртек үтми, өстә кала. Ваклары, онга әйләнгәннәре аска төшә. Онытма, яме, мин әйткәннәрне!” – дигән иде. Бу вакытта кызга унбиш яшь иде, әнисенең сүзләрен аңлап та бетермәде, “ярар” дип башын гына селкеп куйды да онытты. Менә хәзер, Җәүһәрия үзе язмыш иләгенә эләккәч кенә, исенә төште әнисенең киңәше. Сынауны үтә алдымы? Иренә хатын, каенанасына килен була белмәде түгелме? Әллә китеп ялгыштымы? Аның баласына да “уйнаштан туган” мөһерен сукмаслармы? Үсеп җиткәч, ни дияр улы? Кире борылыргамы? Шул вакытта әнисенең тавышын ишеткәндәй булып, Җәүһәрия сискәнеп китте: “Алга, кызым, алга!”

   Ялгыз юлчы юлын дәвам итте. Бүгенге көннән алып ике кеше язмышы өчен җаваплы бит ул! Атла, Җәүһәрия, күтәр башыңны!

   Биш ел вакыт узып та китте. Бу шәһәргә зур өметләр белән килеп урнашкан иде Җәүһәрия. Бер бәхетең булмаса, булмый икән! Пропискам, торырга урыным булыр дип, күңеленә ошаган, карап торышка яхшы кеше кебек тоелган татар егетенә кияүгә дә чыккан иде. Булмады... Бер яшь кызны көчләүдә гаепләп, “яхшы кеше”не ун елга утыртып куйдылар. Аңарчы да матур яшәмәделәр инде...

 Урамнан килеп кергән “бирнәле” киленнең һәр адымы гаепләнә, һәр эше юкка чыгарыла иде. Прописка хакында авыз да ачтырмадылар. Бик зур кыенлык белән заводка урнаша алды Җәүһәрия. “Бераз эшләсәм, бүлмә дә алырмын” дигән хыялларны челпәрәмә китерде иренең төрмәгә эләгүе. Сменалы эштә калу хакында хәзер уйлый да алмый иде әни кеше. Каенаналар каты күңелле була икән, аз гына булса да ярдәм итәсе урында, улы белән язылышмый гына яшәгән киленен куып чыгарды, ”Юлыңа ак җәймә!” – дияргә дә онытмады каенана.

   Сигез яшьлек улын җитәкләп, Җәүһәрия урамда калды. Беркем дә ана белән балага ярдәм кулы сузарга ашыкмады. Бала кайда, ничек укыр? Алар кайда яшәр? Болары беркемне дә кызыксындырмый иде. Нигә ире белән каенанасының тәмле теленә алданып, әнисенең фатирын сатты да акчасын аларга биреп куйды? Бөтен үкенгәне шул булды Җәүһәриянең. Менә хәзер кайтыр иде дә баласы белән бергә рәхәтләнеп шунда яшәр иде. Хәзер кая барырга?..

   Баштарак таныш-белешләрдә кунып йөрделәр. Аларның чырайлары көннән-көн караңгыланганны күргәч, автовокзал, хәтта аэропортның көтү залына да барып төн уздырдылар. Анда эшләүчеләр, кабат килгәч, танып куып чыгардылар, Җәүһәрия чарасызлыктан хәер сорашырга булды. Шәһәр янындагы коттедж бистәсенә барып, хәлле генә бер йортның ишеген какты. Аннан соң икенчесенең, өченчесенең...

   Кичкә кадәр йөрсәләр дә, капка ачып аларның гозерен тыңлаучы да, үтәүче дә булмады. Нишләргә? Ничек яшәргә? Нигә яшәргә? Нинди мәгънәсе бар мондый яшәүнең? Ник яши ул, нигә баласын азаплый? Җәүһәрия, күзеннән аккан яшьләрен сөртеп тә тормыйча, баласын кочагына алды. Баланың йөрәге курыккан кош йөрәге кебек дерелди иде. Ана баласын кысып-кысып кочты, үзе үксеп елады: “Гафу ит, балам, сине яхшы тормышта яшәтә алмавым өчен гафу ит! Хәзер... хәзер... икәү бергә... икебез бергә... Курыкма, яме... Бер җирең дә авыртмас... Сизми дә калырсың”, – дип, поезд каршына йөгерде.

   – Тукта хәзер үк, тукта! – дип кычкырды кемдер һәм Җәүһәрияне бер читкә этеп җибәрде.

   Шул минутта яннарыннан ыжгырып поезд үтеп китте...

   – Ах сине! Анаңнан ялангач туган нәрсә! Яшәүдән туйгансың икән... Баланың ни гаебе бар? Уңлы-суллы яңакларга кирәк сине! Хатын-кызның балага гомер бирергә хакы бар, алырга юк!!! Дөньядан туярлык нәрсә булды шулхәтле? Яп-яланбаш, идрит-мидрит, минем участокка килеп, поезд астына кермәкче, ә?! Бирермен мин сиңа!

   Җәүһәрия караңгы будкада, яңагыннан аккан канны җиңенә сөртә-сөртә, әле генә үзләрен үлемнән коткарып калган кешенең сүзләренә каршы җавап кайтармыйча, тын гына утырды. Ни дип җавап кайтарсын? Дөрес әйтә абзый, акларлык гамәл кылмады Җәүһәрия. Соңгы чиккә җиткән, үзенең ни эшләгәнен дә аңламаслык хәлдә иде. Ярый, менә бу абзый аны коткарды, шуннан соң нәрсә? Яшәргә фатир, тормышны алып барырга эш табып бирәме ул аларга? Авызларына тәгам ризык кермәгәнен белсә, бер-ике сынык ипи кисәге биреп чыгарырга мөмкин. Ә ничек яшәргә?.. Менә шул үзәкне югалтты бит Җәүһәрия, югалды ул, җаны вакланды аның. Акыл сатып утырасың, абзый, әйт син, моннан соң ничек яшәргә?

   Әллә бу уйларын кычкырып ук әйтте, абзый шундук “акыл сатуыннан” туктады. Бераз колак артын кашып утырганнан соң:

   – Бүгенгә мин сезне үзебезгә алып кайтып торам, аннан соң күз күрер. Сәмига апаңның танышлары җитәрлек, берәр җиргә башыгызны тыгарбыз әле, – дип, Җәүһәриянең күңеленә җылылык салды.

   Бала инде йоклап киткән, будка җылы, хатын беркая барып йөрмәскә булды. “Иртәгә дә көн бар, хәзер генә кая ашыгам соң?” – дип уйлады.

   Хатынның күзен йокы алмады. Күзен йомуга, ажгырып килгән поезд өсләренә менә дә бөтен дөнья караңгылыкка чума... Баласын капшап, янында йоклап ятканын белгәннән соң гына иркен сулап ала Җәүһәрия. “Гафу ит, гафу ит әниеңне, улым! Башкача булдыра алмаганым өчен гафу ит! Әле ярый нәрсә булганын аңлый алмый калдың”, – дип, улының бөтен җирен капшап чыга, аяк-кулларының исән-имин икәнлегенә ышангач кына, өстен яхшылап ябып куя, кысып-кысып кочаклый, үбә. Ничек шушы гөнаһсыз сабыйны бәхетле итәргә, ничек итеп кенә көйләргә соң бу тормышны?

    Уйларының очына чыга алмады Җәүһәрия. Әйтерсең лә ул галәмәт зур иләккә эләккән дә кемдер аның бихисап күп тишекләренең берсеннән этеп-төртеп яклаучысыз хатынны төшереп җибәрмәкче була. Әле бер якка, әле икенче якка ыргыта: кайда, ничек, кемнән сакланырга да белмәссең. Нигә ул үзе дә, әле яши генә башлаган улы да беркемгә кирәкмәс кешеләр булып тудылар икән соң? Беркемгә начарлыклары тими, югыйсә. Әйләнде-тулганды бичара җан, бер генә соравына да җавап таба алмады. Шулай итеп тимер юл каравылчысының будкасында төн уздырдылар.

   Икенче көнне, сменасын тапшырып эшен бетергәч, Хәсәнша абзый аларны өенә алып кайтты. Ерак тормыйлар икән, кеше-кара очраганчы кайтып та җиттеләр. Абзый хатынына хәбәр итеп куйганга, Сәмига апа берни сораштырмыйча, кунакларны якты йөз белән каршы алды. Мунча да өлгерткән икән, Җәүһәриянең пычрак өс-башларын, бит-йөзләрен күреп, тиз генә аны мунчага озатты: “Улың өчен борчылма, Хәсәнша абыең белән юыныр, егет булган инде, әнисе белән мунча керү килешмәс”, – диде.

   Мунча ишеген ачып керү белән, каен себеркесе, мәтрүшкә исенә Җәүһәриянең башы әйләнеп китте. Күптән, бик күптән мунча кергәне, мунча рәхәте күргәне юк иде аның. Балачак хатирәсе: ягымлы йөзле әбисе, әбисенең хуш исләр килеп торган мунчасы, мунчадан соң кара-каршы утырып чәй эчүләре исенә төшеп, бәгыре актарылды. Тын гына, күз яшьләре беткәнче елады Җәүһәрия.
Ялгызлыгына, баласын газап чиктерүенә әрни-әрни елады. Күңеле тәмам бушанганчы елагач, яхшылап юынды, себеркенең яфраклары коелганчы чабынды. Мунчадан тәмам икенче кеше булып, яңадан тугандай, тормышны дәвам итәрлек көч туплап чыкты. Башка беркайчан да, беркайчан да Җәүһәрия яшәүдән ваз кичмәячәк!
Сәмига апа тормышта күпне күргән, тәҗрибәле хатын иде, кунакта булган үзгәрешне шундук абайлап алды. Чәй өстәле артында ике хатын бик озак серләшеп утырдылар. Җәүһәрия бөтен гомер юлын сөйләп бирде, киңәш сорады. Сәмига апа кунакны бик ошаткан иде, әмма уңайсызланган кыяфәт белән: “Үзебезнең янда гына калдырыр идек тә... Мөмкин булмас шул”, – дип, өстәлнең эскәтер чугын бөтерде.

   Нәкъ шул вакытта ишекнең теге ягында нидер дөбердәгән, сүгенгән тавышлар ишетелде. Ачык ишектән исерек хатын кергәнен күреп, Җәүһәрия аптырап хуҗабикәгә күз салды. Сәмига апа агарып каткан, дер-дер калтырап утыра, чөнки керүченең кулында зур гына кухня пычагы иде. Көч-хәл белән телен әйләндереп, керүче Җәүһәриягә төбәлде:

   – Здрасте! Картина называется “Не ждали”... Ха-ха! Совсем не смешно... Мине бу йортта күптән көтмиләр инде. Ә мин киләм! Киләм дә керәм! Ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән керәм!

    Ут-су кичкән Җәүһәрия хуҗабикә кебек калтырап төшмәде, хатынның кулыннан пычагын тартып алды да мәҗбүриләп креслога утыртты.

   Үзе сораулы караш белән Сәмига апасына борылды:

     – Кем бу? Нишләтим моны?

   – Килен бу... Улыбызны пычак белән кадап үтерде дә хәзер бездән котылырга йөри... Бу йортны сатам ди, алучы да тапкан инде.

   Җәүһәрия креслода җәелеп утырган хатынны изүеннән тотып алды да усал тавыш белән:

   – Хәзер үк ычкын моннан! Юкса, сөякләреңне җыярга капчык эзлисең булыр, – дип куркытмакчы булды.

   Исерек булса да, хатын көчле иде, бер кулы белән Җәүһәрияне читкә этәреп куйды да Сәмига каршына барып басты:

   – Нәрсә, яклаучы таптыгызмыни? Менә сезгә! Күрдегезме биштән төргәнне? Или яхшылык белән бу йортны миңа бирәсез, или мин сезне теге дөньяга озатам!

   Җәүһәрия бүтәнчә түзә алмады, ишекне ачып, хатынны этеп-төртеп чыгарып җибәрде. Теләсә нинди кабахәт сүзләрне тезгәннән соң, янап-куркытып, тагын очрашуны вәгъдә итеп, хатын чайкала-чайкала китеп барды.

   – И балам, катышасың калмаган. Исерек белән тапма да, бүлешмә дә, диләр. Зыяны тияр, әле болай котыра-куркыта да, без акча биргәч, китеп бара иде ул, – дип сөйләнде хуҗабикә хәвефле тавыш белән.

   Ул арада мунча керүчеләр дә кайтып җитте. Кызарган йөзле, шатлыктан балкыган улын күреп, Җәүһәрия әле генә булган күңелсез хәлдән аралангандай булды, баласын кочагына алып, хуҗаларга рәхмәт укыды. Дүртәүләшеп өстәл артына утырдылар, беркемнән курыкмыйча, ашыкмыйча озаклап, иркенләп утырдылар. Барысының да күңелләре күтәренке, кәефләре яхшы иде. Уен-көлке сөйләшеп, иртәгесе көнгә план корып, төн уртасын җиткерделәр. Улы Илһамны йоклатып, өстәл җыештырырга залга чыккан Җәүһәрияне хуҗаларның борчулы йөзе сагайтты.

   – Нәрсә булды? – диде ул.

   – Кызым, безнең килен маҗара ясап киткән икән. Сезнең монда яшәгәнне белсә, көн күрсәтмәс барыбер. Иртәгә иртүк мин сине үзебезнең начальник янына алып керәм, ул сиңа эш тә, торырга урын да табып бирер, яхшы кеше ул. Ә хәзер бар, улың янына кереп ят, өстәлне Сәмига апаң үзе җыештырыр, – дип, Хәсәнша абзый Җәүһәрияне йокы бүлмәсенә кертеп җибәрде.

   Әллә соң ятканга, әллә арыган, Җәүһәрия ятуга йоклап китте. Саташып, улы белән икесе ниндидер кысан урында калган кебек, ни тора, ни сулый алмый ятканда, кемдер аны тарткалый-йолыккалый башлады.

   – Әни, әни! Тор инде! Уян инде!

   Уянгач, Җәүһәрия башта ни булганын аңламый торды. Бөтен җир төтенгә тулган, йон көйгән ис чыккан. Әй, Раббым, яналар түгелме соң?! Улын одеялга төреп кайсы якка гына бармасын, чыгарга җир таба алмады. Төтенгә тончыгып әле тегендә, әле монда барып бәрелде. Ул арада ялкын телләре күренде, бу бик хәтәр иде, өйне ялкын чорнатып алганчы, чыгу юлын табарга кирәк. Җәүһәриягә бик күп вакыт узган кебек тоелса да, болар бер мизгел эчендә генә булды. Тәрәзә ватылган, пыяла коелган, кемнәрнеңдер: “Үзләре исән микән?” – дип кычкырган тавышлары ишетелде. “Без монда!” – дип кычкырырга теләгән Җәүһәрия, баласын күтәргән килеш, төтенгә тончыгып идәнгә ауды...

   Табиблар тырышлыгы белән “теге дөньядан кайткан” хатын башта берни аңламый ятты. Бер атна вакыт узгач кына, Хәсәнша абзыйлар йортының януы, үзләренең төтенгә тончыгып, чыгу юлы таба алмый азапланулары исенә төште. Һәм ул бар көченә:

   – Улым! Илһам! – дип кычкырды.

   – Сөбханалла! Әллә күзең ачылдымы, балам?

   Җәүһәрия ят тавыш ишетеп башын күтәрә төште, аның каршында мөлаем йөзле бер әби басып тора иде.

   – Улым кайда минем? Сез кем? Нигә сез минем янда утырасыз? Сәмига апа кайда? Хәсәнша абзый?

   – Чү-чү, балам, алай кыланма, сабырсызланма. Улың да исән, башкалар да... Хәзер килерләр, чакырам.

   Әби дигәнең яшьләрчә җәһәт кенә атлап чыгып китте дә, бер минут та узмагандыр, артыннан өч-дүрт кешене ияртеп кереп тә җитте.

   – Менә, күзен ачты, сөйләшә, сезне таптыра. Әниең янына бар, улым.

   Илһам битләре пешкән әнисен танымый тора иде, әбинең сүзләреннән соң тиз генә янына барып кулларыннан сыйпады. Палатага табиб та кереп җитте.

   – Та-а-ак, прекрасная незнакомка, как у нас дела? Вижу, не плохо. Это очень хорошо. Вы помните, что с вами случилось? Как вас зовут?

   Җәүһәриянең күзеннән яшьләре акты:

   – Помню, я все помню, спасибо вам, доктор! – дип пышылдады ул.
Янгын Сәмига апа белән Хәсәнша абзыйның гомерен өзгәнне белгәннән соң, Җәүһәрия өзгәләнә-бәргәләнә елады: аның аркасында нинди кешеләр әрәм булды! Йа Раббым! Нигә син аларны алып киттең? Җәүһәрия үләргә теләгән иде, нигә син аның җанын алмадың? Кешегә яхшылык эшләгәннәр җирдә озаграк яшәргә тиеш түгелмени? Нигә син теге кара җанны хөкем итмәдең? Ул исерек хатын тагын күпме җаннарны кыяр, билгесез. Ә син аны якладың, әллә айныр дип уйладыңмы?

   Табиблар хатынны елаудан туктата алмадылар. Бер тәҗрибәлесе: “Болай итеп ятсаң, балаңны детдомга илтеп тапшырабыз да үзеңне юләрләр йортына илтеп салабыз”, – дип өркеткәч кенә туктады. Баласы өчен җанын да ярып бирәчәк ул, тимәгез Җәүһәриянең улына! Бөтен үкенүләрен, газапларын, борчу-хәсрәтләрен йөрәгенең иң түренә салып, учына кысты хатын. Аны юкка чыгармады, тагын алып калды Бөек Зат, димәк, әле ул кемгәдер кирәк, аның җир йөзендә яшәве кемгәдер бик кирәк! Менә шушы уй, ышаныч Җәүһәриягә көч өстәде. Ул савыкты, улын җитәкләп, янәдән яшәү өчен көрәш мәйданына чыкты.

   Иң беренче итеп, хокук сакчылары янына ашыкты. Исәбе: ут төртүченең кем икәнен әйтеп, аңа тиешле җәзасын бирдертү иде. Әмма биредә аның үзен гаепле итеп калдыра яздылар. “Син аны кайдан беләсең? Ут төрткәнен үз күзең белән күрдеңме? Бәлки син үзең эшләгәнсеңдер бу җинаятьне? Син кайда эшлисең? Кайда яшисең? Пропискаң юк! Әһә! Ирең төрмәдә! Син ничек таныштың янып үлүчеләр белән? Ничә көн кундың? Нигә анда кундың?” кебек сораулар белән аптыратып бетерделәр. Бу янгын хакында үз гомерендә бүтән авыз ачып сүз әйтмәслек дәрәҗәгә китереп җиткергәч кенә чыгарып җибәрделәр аны. Гомеренә җитәрлек сабак алды бу көнне Җәүһәрия...

   Хокук сакчылары белән уртак тел таба алмаган хатын икенче көнне шәһәрнең балалар хокукын яклау оешмасына барырга булды. Ул инде вакытлыча гына булса да үзен коткаручылар ярдәме белән эшкә урнашкан, торырга урын да тапкан иде. Баланы мәктәпкә урнаштыруны хәл итү өчен барырга булды ул анда.
Белгән булса, ике аягының берсен дә атламас иде... Әллә Җәүһәриянең маңгаена ул белмәгән аерым тамга ясап куйганнармы? Нигә бу вәкил аны бер күрүдә яратмады? Нигә башыннан кичкәннәрне сөйләгәндә көлеп, мыскыллы кыяфәт ясап утырды? Нәрсә ди бит? Имеш, “Сез үзегез гаепледер, бәлки? Сезне бит берәү дә үтерергә ябышмаган, үтермәгән! Менә үтерсәләр инде, ул чакта балагызны... Сезнең улыгызны ялгыз калдырмабыз, ятимнәр йортына тапшырырбыз. Курыкмагыз, бездә ятим балаларны алырга чират торалар, сезнекен дә алырлар. Барыбер балагызны тиешенчә тәрбияли алмыйсыз бит.” Дәүләт эшендәге кеше сүзләреме бу? Әллә ялгыш икенче җиргә килеп эләктеме? Кемне “яклап” утыра икән соң бу хатын монда? Җәүһәрия вәкилнең күзләренә нәфрәт белән тутырып карады да чыгып китте, саубуллашуны кирәк санамады. Әле моңарчы ике төркемне: хайваннар һәм кешеләрне генә белә иде ул, менә хәзер бәгырьсезләр дә бар икәнлеген аңлады. Мондыйларның йөрәкләре бар микән? Әниләре, балалары була микән?

   Җитте, булды Җәүһәрия! Моннан соң беркая да бармыйсың, беркемнән ярдәм сорамыйсың. Үзең тырыш, башыңны эшләт! Нишләргә соң? Әнә тегендә бер ир-ат чәчәк алып тора, хатынының туган көнедер... Хатыны бәхетледер инде... Нишләргә? Йа Раббым! Ниләр кылырга? Кемгә сыенырга?

   – Елама, елап күзеңне генә бетерәсең.

   Җәүһәрия сискәнеп күзен ачты. Каршында басып торган кешене күреп, һуштан язар дәрәҗәгә җитте. Елмаеп басып торучы – Дәнифнең җизнәсе Дамир иде. Акылы белән бу урыннан тиз генә китәргә кирәклеген аңласа да, Җәүһәрия бер адым да атлый алмады. Аның бу хәлен күргән Дамир:

   – Син борчылма, Җәүһәрия, мин сине күзәтеп йөрмим, әле очраклы рәвештә генә күреп алдым үзеңне, – дип куйды.

   – Син ничек монда соң?

   – Мин бит хәзер ерак юлда йөрим, йөк ташыйм. Монда очраклы рәвештә генә кергән идем, сине очратырмын дип уйламадым да. Әйдә, читкәрәк китик әле, сиңа әйтер сүзем бар.

   Дамир турыдан бәрде:

   – Син качып киткәч, Дәниф тагын өйләнгән иде. Бер тапкыр сугуга, яңа хатыны төрмәгә утыртты үзен. Берниләрен калдырмый чистартып, төп башына утыртып калдырды ул аларны. Шуннан соң безнең белән яшәделәр. Дәниф тә бик үкенде, каенанаң да терсәген тешләрдәй булды ахырдан. Сине бик сагындылар. Суга салгандай юкка чыктың бит. Без сине үлгәндер дип уйлаган идек. Ә син монда ук килеп чыккансың икән. Качып китеп яхшы эшләдең, исән калдырмаган булырлар иде сине. Явыз иде каенанаң, минем әби... Миңа да бик күп этлек эшләде ул. Ир кеше булганым өчен генә баш бирмәдем. Дәнифкә, өйләнгәч тә, әйттем: “Чыгып китегез, бергә тора алмыйсыз”, – дидем. Тыңламады бит. Өченче ел Дәниф эчеп, машинасы белән елгага төшеп үлде. Хәзер каенанаң яман шеш белән көрәшеп ята. “Бер кешене бик көтәм, аны күрми үлеп китсәм, Ходай кичермәс”, – ди. Сине көтә ул, Җәүһәрия, кайтып кил. Гафу ит син аны. Кайсыбызның нинди чирдән китәсен кем белгән әле... “Гафу иткән – гафу ителгән”, – диләр бит. Кем белә, бәлки шуннан соң синең дә тормышың рәтләнеп китәр. Әгәр кайтам дисәң, үзем кереп алып чыгармын. Телефоныңны бир, керер алдыннан шалтыратырмын... Телефоның юк?! Ала-а-ай... Тукта, бераз акча калдырыйм әле сиңа. Менә монысы минем телефон номеры, монысы телефон алырга дигән акча. Телефонны аласың, миңа шалтыратасың. Калганы минем эш. Тукта, вак-төяккә акчаң бармы? Юктыр инде, мә, тот әле. Ал, ал, тартынма. Мин пока синең белән очрашканны берсенә дә әйтми торам. Шылдымы? Аңладыңмы, диюем...

   Дамир ашыгып китеп барды. Туган ягы кешесен күрү Җәүһәриянең күңелен йомшартып җибәрде. Үзәге өзелеп әнисен, бергә уйнап үскән яшьтәшләрен сагынды. Әллә дөрестән дә кайтыргамы? Куркыныч янамый, шулай булгач... Авыр чакларында “үткәннәрне беркайчан да сагынмам” дигән иде диюен. Бер ай тирәсе үзе белән көрәшкәннән соң, Җәүһәрия туган ягына кайтырга булды. “Үз ягым ничек тә читкә какмас, монда эт көнендә яшәгәнче”, – дип уйлады да Дамирга шалтыратты...

   Әй адәм баласы! Туганнан үлгәнче үзеңне дөнья кендеге дип белеп, күпме ялгыш адымнар ясыйсың, яманлыклар кыласың. Дөнья яралганнан алып бүгенге көнгә кадәр бер генә кешенең дә әҗәлдән качып, үлемнән котылып калганы юклыгын һич кенә дә исеңдә тотмыйсың. Һәр тере җан үлемгә хөкем ителгән!

   Менә бу караватта ятучы кеше дә әлеге хакыйкатьне танырга теләмәде. Гомер буе көчле булырмын дип уйлады, картлык яки чир киләсен онытты. Инде менә күпме гомер урын өстендә ята, әҗәлен көтә. Ә ул килми дә килми. Аның нигә килмәгәнен дә белә хасталанып ятучы, өстендә бик олы гөнаһы бар. Шуны иңнәреннән төшерми китсә, тегендә бик авыр булачагын да аңлый. Их, шул баланы тагын бер күрәсе иде дә аякларына егылып гафу үтенәсе иде! Өлгерер микән? Җаны тәнендә чак кына ябышып тора, агачта “менә өзеләм, әнә өзеләм” дип торган көзге яфрак белән бер. Өлгерәсе иде бит...

   – Әни, хәлең ничек?

   Кызы... Ул гына шулай ягымлы итеп дәшә аңа. Тагын берәү шулай дәшә иде, килене... Кадерен белмәде шул, бик рәнҗетте. Көчле, гайрәтле иде: киледә төйде, иләктә иләде киленен.

   – Килен...

   – Әү, әни, саташасың ахры, кызың мин. Берәр әйбер кирәкме әллә?

   – Килен... кирәк... өч сүз...

   Тел-авызы да бетеп бара ахры, килене кайтса да гафу сорый алмас кебек. Әле ярый алдан хат язып куйган иде, ичмасам, аны эшләргә башы җитте.

   Шулвакыт авыруның караваты янында шыбырдашкан тавыш ишетелде. Авыру күзен ачты. Каршында басып торган килененең йөзен күргәч, каенана:

   – Кичер... соңга... калдым... кәнвирт... – дип пышылдады.
Күзеннән бер тамчы яшь чыгып, битенә ябышып калды.
Килененең:

   – Тыныч бул, кичердем инде мин сине. Ишетәсеңме, кичердем... Әни! – дигән сүзен актык минутында булса да ишетеп калган каенана, елмаеп, бу мәшәкатьле, гөнаһлы дөньяны ташлап китте.

   ...Мәрхүмәне озатып кайтканнан соң, ашыга-ашыга конвертны ертып укый башлаган Җәүһәрия өнсез калды. Андагы документта моннан берничә ел элек сатылган, әнисе белән бергә яшәгән фатирның яңадан Җәүһәриянеке булуы хакында язылган иде.

   Нәкъ бер айдан соң Җәүһәрия төш күрде. Имештер, каенанасы үзе яшәгән тирә-якны җыештыра. Тиргә баткан каенанасын кызганып, Җәүһәрия пычрак су белән тулган зур чиләкне ташламакчы була. Каенана карыша: “Юк, үзем ташлыйм! Сиңа пычрак су түктермим
Рубрика: ПРОЗА Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1654
15 Октябрь 2018 17:54 1484
23 Октябрь 2018 10:14 1402
31 Октябрь 2018 11:56 1358
ӨСКӘ