Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ятим сые

21 Июль 2017 1807
Дөньяга хатын-кыз булып тусаң, ана булырга да насыйп итсен икән лә! Кайберәүләрне шушы бәхеттән ни өчен мәхрүм итә икән Аллаһы Тәгалә? Фирүзә менә унике ел инде үзенең сабыен кочарга тилмереп яши. Сау-сәламәт, җир җимертеп эшләп йөр дә, бала таба алма, имеш! Тыштан сиздермәскә тырышса да, хурлана Фирүзә. Иртән торса да, кич йокларга ятса да башында бер генә уй: нигә Аллаһы Тәгалә аларга бала бәхете бирми? Ире белән икесенең дә югары белем, дәрәҗә бар, акча мулдан, шәһәр читендәге бистәдә ике катлы йортта тынычлыкта яшиләр. Бу тынычлыктан кайчакта Фирүзәнең колаклары чыңлый башлый. Шулкадәр яратышкан, пар килгән кешеләргә дә бала бирмәгәч инде...

Түзмәде Фирүзә, беркөнне Илгизенә әйтми генә бистәнең атаклы күрәзәчесе янына китте. Бик исе китми генә кабул итүче күрәзәчене күргәч, кире кайтып китәргә уйлаган хатынны бимазалап торган соравына җавап ишетәсе килү теләге туктатып калды.

– Бала кирәк инде сиңа...

– Нигә Аллаһы Тәгалә миңа ана бәхетен, бала бәхетен татырга насыйп итми? Шуны гына ишетим дә китәм!

– Китәрсең. Чакырып китермәдем, бәйләп тотмам. Миңа карале...

Күзен терәгән күрәзәче Фирүзәнең эченә “кереп китте”. Һәрхәлдә, аңа шулай тоелды. Әллә эчендәге бөтен әгъзаларын аралый инде? Ник килде ул монда? Пычаксыз кисә түгелме соң? Ниһаять, күрәзәче сулыш алды, Фирүзәгә дә җан керде.

– Җаным, синең монда бар да тәртиптә. Тик...

– Нәрсә, әллә начар авырумы?

– Юк инде, әллә ниләр уйлап чыгарма әле. Син бит баланы үзең теләмисең. Иреңә бала кирәк булганга, кеше алдында уңайсыз дип кенә “бала кирәк” дигән буласың.

– Юк, дөрес әйтмисең! Минем башка бер генә теләгем дә юк! Балабыз булсын иде дип унике елдан бирле Ходайдан сорап яшим бит мин.

– Синең теләгең ихлас булса, Аллаһ сиңа баланы әллә кайчан биргән булыр иде инде. Димәк, теләгең, ниятең нык, ихлас түгел. Исеңә төшер әле, унсигез яшеңдә авырга уздың... Егетең ташлады... Син нишләдең? Табарга иде ул баланы! Ачлык заманы түгел, үстерер идең әле. Имеш, кеше алдында оят! Анысын баштарак уйларга кирәк иде. Әти-әниеңнәр дә сүз әйтмәгән булыр иде. Ә син аларга әйтеп тә тормадың, җиңел генә котылдың да куйдың. Дөрес бит?!

Фирүзә утырган урынына сеңде. Абау! Оят икән... Киләсе калмаган... Әле ярый Илгизе янында юк... Бигрәк кансыз нәрсә булып чыкты ла бу күрәзәче!

– Кансыз түгел, дөресен әйтәм мин. Син бит минем янга дөресен ишетергә килдең.

– Алайса... алайса... Бозык, эчкече хатыннарга нигә бирә ул бала? Табалар да ташлап китәләр! Бирмәсен ул аларга, менә безнең кебек тилмергәннәргә бирсен!

– Аллаһының эшен тикшереп, гаепләп утырырга мине кем дип беләсең син? Нигә минем башымны катырып утырасың? Әйдә, бар, юлыңда бул! Мин әйткәннәрне онытма: баланы Аллаһы Тәгалә бирә! Сора син, аңардан гына сора, сүз белән генә түгел, гамәлең белән дә сора. Табасың син бала, табасың, бераз гына сабыр ит. Әмма аңарчы бер ятимгә булышырга тиешсең. Анысы да мин әйткән өчен генә түгел, ихластан булырга тиеш.

“Хәзер чыгам” дип машинасын урам уртасындарак калдырып кереп киткән иде, озаграк торган ахры, Фирүзә күрәзәче яныннан чыкканда, машинасыннан җилләр искән иде. “Эвакуатор алып китте”, – дип “сөенче алды” бер бала. “Кырыйда кар, мин машинаны кая куярга тиеш икән соң?” – дип сукранды хатын, үзенең гаебен танырга теләмичә. “Илгиз абыегыз үзегезне утлы табага бастырыр әле менә!” – дип “кесәдән йодрык күрсәтеп” алды да, бистә буйлап җәяүләп кайтып китте.

Чын күңелдән сора, имеш. Белмиләр ди синнән башка! Әллә сорамадымы Фирүзә? Күпме ялварганын үзе генә белә, син өйрәтмәсәң дә була. Күрәзәче, имеш! Шулай да... Фирүзәнең ничә еллардан бирле саклаган серен ачып салды бит. Бала хакында да дөресен әйтергә мөмкин...
Хатын адымнарын тизләтте: өйгә кайтырга да Илгизгә шалтыратырга кирәк. Машинасыз булмый, кайтартсын.

– Апа, илле сум бир әле!

Фирүзә сискәнеп башын күтәрде, аның каршында бер матур гына малай, кулларын сузып, мөлдерәп карап тора иде. Әллә нишләп китте Фирүзә: бозлы суга кергәндәй калтырады, янган утка эләккәндәй янды-пеште. Баланың пычрак, таушалган киемнән икәнен күргәч: “Әнисе эчәдер бу баланың. Их син, ана! Шундый матур балаңны болай мәсхәрәләп йөртмәсәң!” – дип әрнеп куйды.
– Син кем? Әти-әниеңнәр кайда? Нигә хәер сорашып йөрисең?

Малай башын түбән иде.

– Минем исемем Илназ. Әтием белән әнием зиратта. Мин хәер сорашмыйм, чәчәк алырга сорыйм. Акчам бар минем, җитми. Сатучы апа: “Тагын илле сум алып килсәң, бирәм”, – диде. Ә син, апа, саран икәнсең!

Малай шулай диде дә кулын селтәп китеп барды. Башын түбән игән баланы кызганудан Фирүзәнең бәгыре актарылды. Шул баланы куып җитәсе, кочагына алып җылытасы килде. “Илназ!” – дип кычкырды ул, үз тавышын үзе танымыйча. Тамагына тыгылган төер сөйләшергә ирек бирми иде.

– Илназ, кил әле монда!

Малай ялындырып тормый гына йөгереп кире килде дә таныш булмаган апаның кулына карады.

– Апа, акча бирәсең мәллә? Әйдә, тизрәк бир инде! Сатучы апа кайтып киткәнче алыйм инде шул чәчәкләрне!

– Акыллым, синең әтиең белән әниең зиратта нишлиләр?

– Зиратта нишләсеннәр, кабердә яталар! Әй, мин сине акча бирә дип торам тагын, саран тәре!

– Тукта, Илназ! Танышыйк: мин Фирүзә апа булам. Әйдә, икәү бергә барабыз. Мин сиңа чәчәк тә алып бирермен.

Малай бераз таныш булмаган апага карап торды да, “Сиңа ышанырга була” дигәндәй, ризалыгын биреп башын какты. Фирүзә ашыга-кабалана малай артыннан атлады.

Зиратта тынлык. Илназ белән Фирүзә өстенә кар яуган пар кабер янына килеп бастылар. “Минекеләр”, – диде малай олыларча җитдилек белән. Чәчәкләрне кабер өстенә таратып салдылар. Фирүзә дәшмәде, бераздан, туңа башлагач, кире борылдылар. Бераз атлагач, Илназ яңа танышына эчен бушатты:

– Авариядә үлделәр. “Әтиеңнең әҗәте бар ие”, – дип, ике дәү абый килеп, әби белән мине урамга куып чыгардылар, безнең өйне саттылар. Без хәзер подвалда яшибез. Беренче класска укырга керәсе идем, барып булмады. Киләсе елга инде, Алла боерса. Әби авырый әле, ул авырмаса, бара ием инде.

Фирүзә телсез калды. Бу заманда... мондый хәл... мөмкин түгел! Бер бистәдә яшәп, ничек моңарчы ишетелмәгән?

– Сезнең хәлне белүче бармы соң?

– Күршеләр әбине ашаталар, иске әйберләрен бирәләр. Ике юан апай килеп карап киттеләр. Мине алып китмәкчеләр иде, “Мин киткәч, әбине карыйсызмы соң?” – дигәч, калдырдылар. Мин детдомга бармыйм барыбер, алып китсәләр дә, качам! Подвалны “яшәргә яраклы” диделәр. Ярар, апа, мин кайтып җиттем. Рәхмәт сезгә, сау булыгыз!

Малай бик җитди кыяфәт белән кулын сузды. Гаҗәп, бияләе булмаса да, малайның кулы җылы иде. Кемнәндер ишеткәне бар иде, имеш, йөрәге мәрхәмәтле кешенең кулы туңмый икән. Фирүзәгә нидер булды, бер-ике сәгать эчендә җанына газиз кешегә әйләнгән малайдан аерыласы килми иде аның.

Йа Раббым! Шушы малай ник аныкы түгел? Күзләрен кара, нәкъ Фирүзәнеке! Бүреге астыннан бөдрәләнеп бәреп чыккан чәчләре нәкъ Илгизнеке! Бу малай аларныкы булырга тиеш! Дулкынланудан Фирүзәнең авызы кипте, теле аңкавына ябышкандай булды. Тавышы калтырап, көч-хәл белән:

– Илназ, мине әбиең белән таныштыр әле, – дия алды.

– Әйдәгез, апа! Монда караңгы, ут юк. Абынып егылмагыз, миңа ябышыгыз, яме!

“Карале сине, кайгыртучан да икәнсең әле!” – дип уйлады Фирүзә, малай белән үткән һәр минутта аның яхшы сыйфатлары ачылуына сөенеп. “Минеке булсын иде бу бала, йа Раббым!” – дип, эченнән минут саен кабатлады ул. Фирүзә инде күрәзәче янында булуын да, аның әйткән киңәшләрен дә оныткан иде. Бөтен күңеле, йөрәге, кан тамырлары белән сизде хатын: бу бала аларныкы булачак!

“Әби!” – дип аваз салды малай караңгылыкка. Эндәшүче булмады. “Әби!” – дип кабатлады малай һәм кычкырып елап җибәрде.

Әби янында бер карчык утыра икән, соңрак аны искәртте Фирүзә.

– Әле генә җаны өзелде. Соңгы сүзе итеп: “Инде китсәм дә була, баланың әнисе кайтты”, – диде. Кызым, әллә Илназны үзеңә алырга булдыңмы? – диде карчык.

– Әйе-е-е, – дип пышылдады Фирүзә, бу могҗизаи хәлгә ышанырга да, ышанмаска да белмичә.

...Әбине бөтен шартын китереп, зур хөрмәт белән мөселман зиратына, пар кабер белән беррәттән, балалары янына җирләделәр. Шул көнне үк Илназны үзләренә алып кайтып китәргә теләгән иде Фирүзә. Әмма бу мөмкин эш түгел икән. Әллә каян гына малайны кайгыртучы “бала җанлы” опека хезмәткәрләре килеп чыкты. Алар Фирүзә белән Илгизгә бер кочак кәгазь җыярга кушып, баланы алып та киттеләр.

– Подвалда яшәгәндә ни карадыгыз? Нигә аңа берегез дә ярдәм итмәде? – дип ачыргаланды Фирүзә.

Күңелләре катып, каешка әйләнгән опека хезмәткәрләрен бу сүз генә туктата алмады, алар борылып та карамадылар. Бары Илназ гына, усал кәҗә бәтие кебек, ике аягын җиргә терәгән дә бармаска карыша, каерыла-каерыла артка карый иде.

– Син мине алдамыйсыңмы? Килерсеңме? – дип кычкырды ул, этеп-төртеп үзен машинага утыртырга теләп азапланучыларның кулларыннан тартылып.
– Киләм, Илназ! Киләм... улым! – дип кычкырды Фирүзә, күз яшьләренә буылып.

Кайда акча төртеп, кайда Илгизнең дусларын “эшкә җигеп”, кирәкле документларны тиз әзерләделәр.

...Илназны өйгә алып кайткан көн чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнде. Дөньясы түгәрәкләнде малайның. Фирүзә әле тегесен, әле бусын пешереп сыйлаганда, бихисап уенчык, кием-салым күтәреп Илгиз кайтып төште. Киемнәрне киеп карап арып бетте малай. “Ашыйсым килә”, – диюгә, барысы бергә өстәл артына утырдылар. Өстәл өсте төрледән-төрле сый-хөрмәт белән тулган иде.

– Ни ашыйсың килә, улым? Нәрсә яратасың? – дип, Илназның башыннан сыйпады Илгиз.

– Каша, компот, кәбестә, – дип тезеп китте малай.

Әтисе белән әнисе икесе бергә көлеп җибәргәч кенә туктап калды ул.

– Әй, бала! Ятимнәр сые ашап күнеккәнсең шул син. Әйдә, мин сиңа хәзер итле, токмачлы аш салам, аннан соң башка тәм-томнан авыз итәрсең. Бүген генә түгел, моннан соң һәркөн тәмле ризыклар ашарсың, Алла боерса! Син инде ятим бала түгел, синең әтиең дә, әниең дә бар! – дип иркәләде малайны Фирүзә.
– Ур-ра-а-а! Минем әтием дә, әнием дә бар! Ур-ра-а-а! – дип кычкыра-кычкыра, малай өй бйлап чабып йөри башлады.

Ике катлы йорт беренче тапкыр шат бала авазы белән тулды.

Фирүзә кисәк кенә эчен тотып бөгелеп төште. Әйтерсең лә пычак белән сызып җибәрделәр. Бераздан, серле елмайган хатын, аптырап карап торган Илгизенә күз кысты. Тагын бер бәхетле җан дөньяга туар өчен көч җыеп маташа иде.

***
Адәм баласы гел бәхетле яки бәхетсез була алмый. Бәхетнең үкчәсенә бәхетсезлек басып йөргән кебек, бәхетсезлекне дә бәхет өркетергә мөмкин.
Илназны үзләренә алып кайтканнан соң, Фирүзәнең тормышы тоташ бәхеттән генә торды. Ул бала йортка нур, сөенеч, шатлык китерә торган изге җан булды ахры: Фирүзә игезәк балалар тапты. Бу йортта беркайчан да күңелсезлек булмас, гел сөенеп яшәрбез дип өметләнгән иде Фирүзә. Тик... Игезәк балаларның бер яшь тулган көннәрен билгеләп үтәргә җыенганда, Илназ юкка чыкты.

Бала мәшәкатьләре белән мәшгуль Фирүзә Илназның тиешле вакытта өйгә кайтмавын абайламый калды. Кич белән соң гына кайтып кергән Илгиз: “Илназ кайда соң? Тавышы ишетелми”, – дигәч кенә хафага төште ул.

– Балалар белән булашып, сизми дә калганмын, – дип акланды хатын.

Илгиз урамга йөгерде, Фирүзә телефонга утырды.

Бала бер җирдә дә юк иде. Фирүзә бөтен дус-танышларына, хастаханәләргә, хәтта моргка шалтыратты. Әмма аларның улларын берсе дә күрмәгән, очратмаган...

Төнге урамнар буенча машина белән ничә тапкыр әйләнсә дә, Илгиз таң алдыннан арып-талып үзе генә кайтып керде.

– Берәр сүз әйттеңме әллә? Орышмагансыңдыр бит? Ишектән чыгып киткәндә әйткән сүзен хәтерләмисеңме? Ничек бер көн эчендә бала юкка чыга ала? Урлаган булсалар да, акча сорап әллә кайчан шалтыратырлар иде инде, – дип хатынын сораулар белән аптыратып бетерде ул.

Икенче көн эзләү дә нәтиҗә бирмәде. Телевизордан бертуктаусыз Илназның фотосын күрсәтеп тордылар, волонтерлар елга, урман буйларын айкады. Әмма Илназ табылмады. Илгиз: “Мин Илназны тапмыйча өйгә кайтмыйм”, – дип чыгып китте.

Өч көн буе Фирүзә кая керергә тишек таба алмаган тиен кебек бәргәләнә, ике катлы йортта үзенә урын таба алмый интегә. Игезәкләр дә өйләрендә нидер булганын аңлаган кебек тын калган.

– Нәрсә, алтыннарым? Абыегызны сагындыгызмы? Мин дә бик сагындым. Кайда икән соң ул? Үзе чыгып киткәнме, әллә берәрсе... Юк, юк! Андый начар уйлар уйламыйк әле. Безнең абыебыз бик әйбәт бит, әйеме? Без аны бик яратабыз, сагынабыз. Безнең яратканны, сагынганны белгәч, абыегыз түзмәс, үзе дә кайтып төшәр. Әйдәгез, абыебызга хат языйк. Мин язам, сез кулларыгызны куярсыз. Килештекме? – дип сөйләнеп, әллә үзен, әллә сабыйларны юатты Фирүзә.
–Тә-тә, тә-тә, – дип тәтелдәде ике сабый, кулларын ишеккә таба сузып.

Артына борылып караган Фирүзә сөенеченнән телсез калды: анда Илназны җитәкләгән ире басып тора иде.

– Әни! Әнием! – дип Фирүзәнең кочагына атылды Илназ. – Гафу ит, әнием! Мин башка алай эшләмәм!

Баланың ни өчен өйдән чыгып киткәнен ишеткәч, Фирүзә оятыннан җир тишегенә керерлек булды. Ана булу рәхәт кенә түгел, бик авыр да икән бит! Илгизенең сөйләгәнен башын күтәрми генә тыңлады ул.

– Моннан мең чакрым ераклыктагы авылдан эзләп таптым. “Әби янына кайтам”, – дип, бер “дальнобойщик”ны алдап, утырып киткән. Туры килгән беренче йортка кергән. Ялгыз яши торган әби туры килгән, шунда калган. Уртак тел тапканнар, син Илназны беләсең инде. Сөйкемле сөяге бар бит ул баланың. Сөйләп биргән бөтенесен.

– Нәрсә сөйләгән?

– “Үз балаларын гына яраталар, хәзер мин аларга кирәкмим”, – дигән. Игезәкләрдән көнләшкәнен сизенә идем аның, ну моның кадәр үк дип уйламадым. Теге көнне син аңа: “Башны катырма әле юк-бар белән”, – дигәнсең. Аңлыйм, сиңа балалар белән кыендыр. Әмма сабырлыгыңны җуймаска тырыш инде моннан соң. Беләсеңме, теге әби миңа ни диде? “Сез ятим бала алгансыз. Бу – бик саваплы эш, әмма җаваплылыгы савабыннан ике тапкырга артык. Тамагы тук, өсте бөтен булу – ул әле баланы бәхетле итү дигән сүз түгел. Ятим сые – игътибар, наз! Әгәр дә син баланы кочагыңа алып сөймисең, назыңны, игътибарыңны бирмисең икән, бу – бала ач дигән сүз. Бала нигә урамга кача? Өендә аны тыңлаучы, яратучы булмаганга кача ул. Ятим бала алгансың икән, син аңа назыңны ике тапкыр артык бирергә тиешсең”, – диде. Киңәше өчен рәхмәт әйттем. Әбигә акча биргән идем, алмады. Җитеш яшәмәгәне күренеп тора, әмма акчаны алмады. Фирүзә, мин бик күп нәрсәләрне аңладым. Байлыкка, акчага табынмыйк без. Бүгенге көннән мин тәүлекнең унике сәгатен сезгә багышлаячакмын! Ишетәсеңме, Фирүзәм, яңа тормыш башлана безнең!

Фирүзә иренең куенына сеңеп тын калды. Ул арада күрше бүлмәдә тавышлар ишетелде. Нидер ауды, нидер ватылды... Ир белән хатын атылып бүлмәгә кергәндә, мышкылдаган игезәкләр егыла-тәгәри йөгерәләр, абыйлары ватылган ваза кисәкләре җыеп йөри, бүлмә сугыш кырын хәтерләтә иде.
Аларга Фирүзә белән Илгиз дә кушылды. Бераздан тәрәзә пыяласы коелган, Илгиз белән Илназның: “Го-о-ол!” – дип кычкырган тавышлары ишетелде.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ