Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Яшел Үзән табиблары яки “юләр” авырулар

18 Август 2017 974
Дөньяда нинди генә һөнәр ияләре юк! Әмма бөтенебез арасында да бүген иң популяр кешеләр – табиблар. Бер дә телдән төшермибез үзләрен! Туктаусыз канәгатьсезлек белдерәбез. Кайвакыт хәтта якыннарыбызның үлемендә гаеплибез аларны. Дөрес, рәхмәт әйтүчеләр дә очрый, әмма андыйлар сирәк. Ни өчен табиблар? Барыбыз да авырумы? Әллә алар үзгәрдеме? Миңа калса, табиблар тирәсендә йөргән барлык проблемаларда медицина системасы тулаем сәбәпче: табиблар җитми, хезмәт хаклары кечкенә. Дөрес, 1 октябрьдән соң аларның акчаларын 200 процентка (!) арттырырга җыеналар. Бәлки шуннан соң нидер үзгәрер?
Хат

Редакциягә Яшел Үзән шәһәренең Королев урамы, 16а йортында яшәүче Әлфия Шәйхразиевадан менә мондый эчтәлектәге хат килде:

“35 ел типографиядә эшләдем. Шәһәребезнең 3нче поликлиникасында күргән хәлләрдән соң әле дә тынычлана алмыйм.

16 март көнне үзебезнең участок табибы Ринат Кафизовка бардым. Язылгач, бер атна чират көттем. 14.30га талон алдым. Табиб бик дорфа, әйбәтләп сөйләшми дә. Аннан күп кеше – әби-бабайлар да, яшьләр дә зарлана. Кыскасы, вакытым җиткәч кердем, ул чыгарга тора иде. Талонны карады да “регистратурага барыгыз” дип куып чыгарды. Андагы кызлардан: “Ул нигә мине куып чыгарды?” – дип сорадым. Җавап бирмәделәр. Дежур торучы табибка җибәрделәр. Анда кеше күп иде, сәгать ярым утырдым. Керүемә, ул кан басымын үлчәде: 210га кадәр күтәрелгән иде. Укол кадарга җибәрде. Уколдан соң кабат кердем. Анализлар тапшырырга юллама бирде. Бер атнадан соң анализлар белән шул табибка (автор табибларның кайсына керүен язмаган. – Э.Ф.) керү өчен өч сәгать чират көттем. Бөтен кеше ах-вах килә. Кан басымы тагын 205кә күтәрелде. Шушы хәлләрдән соң икенче табиб сорап мөдир Лариса Нуруллинага бардым. Ул телефоннан сөйләшә иде. Көтеп тордым. Туктады. Үзе компьютерга карап нидер эзли. Үзе яза. Мин сөйлим. Аптырагач, “Сез мине тыңлыйсызмы?” – дим. “Тыңлыйм, сәгать икедә керегез”, – ди. Киенде дә чыгып китте. Язсаң, гаепләре күп. Барысы да каты бәрелә. Өлкән шәфкать туташы да шундый. Шушы яшькә җитеп, мондый табибларны күргәнем юк, авыру кешеләр белән йомшаграк булсыннар иде. Чирне беркем дә сатып алмый. Ни өчен табиб мине бүлмәсеннән куып чыгарды? Әле дә поликлиникага барган саен кан басымым күтәрелә”, – дип хатын тәмамлаган автор.

Участок табибы кем ул?

Әйдәгез, сүзебезне шуннан башлыйк әле. Участок табибы кем ул? Ул авырулар белән ничек эшләргә тиеш?

Терапевт – “беренче санлы табиб”. Ә без яшәгән участокның терапевтларын хәзер бөтенләй “гаилә табиблары” дип атарга яраталар. Ләкин бу дөреслеккә туры килеп бетми, минемчә. Алар гаилә табибы булу түгел, күпләребезне белми, күргәннәре дә юк. Беренчедән, барыбыз да аларга еш мөрәҗәгать итми, икенчедән, алар бер участок түгел, ә өч, хәтта дүртәр участок халкын кабул итә. Дөрес, озак еллар урын өстендә яткан авыруларны, инвалидларны белә торганнардыр. Һичьюгы моңа ышанасы килә. Болар өстенә, алар хроник авыруларның санын алып барырга, профилактик чаралар узуларын контрольдә тотарга, шифаханәләргә җибәрү юнәлешендә дә эшләргә тиеш.

Шулай итеп, берәр җиребез авыртуга без участок табибына торып чабабыз. Кабинетка килеп кердек, ди. Табиб хәлебезне сорарга, беренчел диагноз куярга, әгәр дә бу мөмкин булмаса, тикшерү уздырырга, кирәк булса, бүтән төр табибларга җибәрергә, хастаханәгә юллама бирергә тиеш. “Больничный”ны да, гадәттә, ул ача һәм яба.

Элек, гомумән, хастаханәләрдәге, поликлиникалардагы тәртипләр башкачарак иде. Мәсәлән, онкология клиникасында операция ясатып чыккан кешеләрне гел тикшереп, аларга чакырулар җибәреп тордылар. Аннары поликлиникаларда күзәттеләр. Хәзер моның белән берәү дә шөгыльләнми. Операциядән соң авыруларны: “Сезне берәү дә эзләп йөрмәячәк, сәламәтлегегез үз кулыгызда, килеп, тикшеренеп йөрегез”, – дип, алдан ук кисәтеп чыгарып җибәрәләр. Кыскасы, клиникадан да, поликлиникадан да сиңа чакыру да, табиб та килмәячәк. Участок табибы янына бер барасың да, шуның белән вәссәлам! Үзең исенә төшереп барып йөрмәсәң, ул да сине онытачак. Прививкалар белән дә шулайрак. Барсаң – ясыйлар, бармасаң – юк.

Махсус “участок табибларының хезмәт инструкцияләре”н карап чыктым. Су буе язылган “бурычлар” һәм “хокуклар”дан соң иң азакта бер җөмләгә сыйган “хезмәт дисциплинасы һәм әхлак нормалары булырга тиеш” дигән cүзләрне укып, бик сөендем. Кыскасы, бигайбә, алар сезне, гомумән, елмаеп каршы алырга, аркагыздан сөеп юатырга тиеш түгел. Әлбәттә, куып чыгарырга да!
“Юләрләр күп...”

Яшел Үзән шәһәренең 3нче поликлиникасы тыштан да, эчтән дә матур гына булып чыкты. Башкаларыннан аерылмый. Коридор тулы кеше, чират. Регистратурада утыручылар күңелемә хуш килде. Ачыклар, сорауларга тулы җавап бирәләр. Югыйсә, мин башта аларга журналист икәнемне әйтмәгән идем.
Поликлиника иртәнге 8дән кичке 7гә кадәр эшли. Җиде табиб халыкка хезмәт күрсәтә. Ә халык дигәннәре 27-28 мең икән! Мин килгән көнне табиблар бөтенләй 2гә генә калган! Отпускка китеп беткәннәр...

Беренче эшем итеп, “мөдир” Лариса Нуруллина (ул мөдир түгел, ә участок табибы булып чыкты. Бүген исә отпускка киткән мөдир вазыйфаларын башкара) бүлмәсенә кереп, хәлне аңлаттым.

– Мин хат авторын белмим, хәтерләмим. Юләрләр күп инде ул! Алар зарлана. Миллионнар рәхмәт әйтә. Миңа рәсми рәвештә беркем дә мөрәҗәгать итмәде, – диде табиб.

Диктофонга сөйләүдән баш тартты, шул ук вакытта хат язучыны “юләр” дип атады, “ничә кеше эшли” дигән сорауга да җавап бирә алмады. Минем килүем исә аңа бөтенләй ошамады. “Пресса” дигән таныклыгымны өстәленә чыгарып салгач кына йөзе бераз үзгәрде, теле ачылгандай булды. Кыскасы, Лариса Борисовна белән аралашканнан соң: “Моннан халык белеп зарлана икән”, – дигән нәтиҗәгә килдем.

“Озакмы әле сез анда?” – дип кычкыралар

Ринат Кафизов беренче эше итеп Әлфия Шәйхразиеваның амбулатор карточкасын эзләде. Әмма ул поликлиникада табылмады. Онытканчы Әлфия апага шуны да әйтеп куям: хәзер карточкаларны өйгә алып кайту тыела, табиб яныннан чыккан соң аны регистратурага тапшырырга кирәк.

– Кеше “прием”га кергәннән соң аның авыруы турындагы мәгълүмат компьютерда һәм карточкага языла. Хәзер безне ай саен тикшереп торалар. Әгәр дә язма компьютерда гына булса, бу – ялган дип атала һәм табибка 17 мең сумга кадәр штраф салына, – ди Ринат Хәмитович.

Табибны хат белән таныштырдым. Инде аның фикерен тыңлыйк.

– Мин хат язучыны хәтерләмим, истә калмаган. Әлеге хәлгә менә мондый аңлатма бирәм, – дип башлады сүзен табиб. – Без хәзер, беренчедән, ике атна алдан язылган кешеләрне, ягъни, график буенча кабул итәбез, икенчедән, һәр көнне иртәдән кичкә кадәр дежур табиб кабул итә. Ул бүлмәдә мин дә дежур торам. Мәсәлән, бүген мин алдан язылганнарны кабул итмим, ә “дежур табиб” дип аталам. Хат авторы беренче тапкыр алдан язылып килгәндер. Ләкин мин берничек тә алдан язылган кешене куып чыгара алмыйм. Әмма шундый хәл дә була: теге яки бу сәбәпләр аркасында график үзгәрә. Без алдан шалтыратып, бу хакта авыруларны кисәтәбез. Табиб та чирләп китәргә мөмкин. Мондый вакытларда алдан язылган кешеләрне дежур табибка җибәрәбез. Ә инде дежур табиб үзе авырса, аның урынына бүтән табибны җибәрәләр. Мәсәлән, мине. Минем авыруларым да шунда бара. Ә дежур табибка – тере чират. Нәтиҗәдә, 40-50 кеше җыела. Чиратта 2-3 сәгать утыралар.

– Аларны кабул итеп бетерә аласызмы? Бу мөмкин эшме?

– Тырышабыз инде. Бер авыруга 15 минут вакыт каралган. Мәсәлән, мин 13.30-17.30га кадәр кабул итәм, ди. Биш сәгать эчендә 20 кеше кабул итәргә тиешмен. Ә ишек төбендә 40 кеше! Һәр авыруга 5-6 минут кына вакыт тия. Ә бит олы кешеләрнең сөйләшеп утырасы, авырулары хакында сөйлисе килә. Аларга озаграк аңлатырга да кирәк. Әле чират көтеп утыручылар, ишекне ачып, “Сез озакмы анда?” – дип кычкыра башлый.

– Мондый чиратның сәбәбе нидә? Табиблар җитмиме?

– Әйе, табиблар җитми. Җәй көне бөтенләй дежур табиб кына эшли, бүтәннәр кабул итми.

– Авыруларның өйләренә йөрергә поликлиниканың машинасы бармы?

– Машина бар. Мин әлеге поликлиникада бөтен кешедән дә күбрәк – 35 ел эшлим. Әле бер урыннан икенче урынга күчеп йөрдек. Шушы 35 ел эчендә миннән өченче тапкыр зарланалар. Бер дә күңелле әйбер түгел. Хат авторы турында: “Алар ирле-хатынлы килеп йөри, чиратта утырырга яратмыйлар”, – дип әйтәләр. Аның шундый кеше икәнен белсәм, берәр ничек җаен табар, чиратсыз булса да кабул итәр идем. Әмма, авырулар шуны да аңласын, табиблар болай да көчкә җитешә, эшләргә авыр, шуңа күрә эштән китә. Ә мин тырышам. Кешеләр дә шакката!

– Кемнәр чиратсыз кабул ителә?

– Сугыш ветераннары, инвалидлар, температуралы кешеләр. Әгәр дә, чиратта утыручы кешенең тәне кызыша икән, бу хакта шәфкать туташы кабул итүче табибка алдан хәбәр итә.

– 35 ел буе гел шундый хәл булмагандыр бит инде? Су буе чиратларны әйтәм...

– Юк, әлбәттә! Соңгы ун елда кеше күбәйде. Мин эшли башлаганда бу биек йортларның берсе дә юк иде. Ягъни, халык арта, табиблар артмый.

– Хезмәт хакыгызны күтәрергә җыеналар. Бәлки шуннан соң нидер үзгәрер?

– Бәлки югарыдагылар хәлнең мөшкелләнә баруын инде аңлый башлагандыр. Чөнки укып бетергәч, бирегә эшкә килүче юк, төрле коммерция структураларына китәләр. Әле кайвакыт, өйгә кайткач, министрлыкта эшләсәм, йә баш табиб булсам, болай итәр, тегеләй итеп карар идем дип тә уйлыйм.
Соңгы сүз

Гадәттәгечә инде, гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр. Поликлиникадагы хәлләрне үзем дә яхшы беләм.

Әлфия апа, зарыгызны Яшел Үзән хастаханәсе баш табибының поликлиникалар буенча урынбасары Дамир Җамалетдиновка җиткердем. Аның гаҗәпләнүенең чиге булмады! Янәсе, нишләп башта ук аның янына килмәгәнмен, нигә поликлиникага барганмын, нигә “Акчарлак”ка зарланганнар?.. Табибларга ышанмаганга,зарланыр кешеләре булмаганга, зарлансалар, сүзләренә колак салмаганга, Дамир Рәисович!

– Табиб авыруны куып чыгара алмый! Бу хәлнең булуы мөмкин түгел! Кем хат язган? Беләсезме, мин көнгә күпме шикаять тикшерәм! Күп очракта шикаять бирүче бөтенләй дә хаклы булмый. Бу хәл турында табиблар белән сөйләшермен, ачыклык кертермен, – диде урынбасар.
 
Менә шулай, Әлфия апа. Исемегезне язып алдылар. Озак тормый хәбәр бирерләр. Ә Ринат Хәмитович белән очрашу миндә начар тойгы калдырмады. Әгәр дә икенче табибка йөрисегез килә икән, поликлиника мөдире исеменә гариза языгыз. Ләкин моннан гына нидер үзгәрер дип уйламыйм. Алда әйткәнемчә, боларның барысы өчен дә тулаем медицина системасы җавап бирә. Бәлки бу системаны үзгәртергә кирәктер?

Һәм соңгысы: авыр заманда яшибез. Болар безнең психикага тәэсир итми калмый. Моның нәтиҗәсе буларак адәм балаларының бер-берсенә мөнәсәбәте үзгәрде. Ләкин кайда гына барсак та, кем булып кына эшләсәк тә, иң беренче чиратта без – кешеләр. Шуны онытмаска иде!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ