Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Яшь фермер Илнар Әхмәтҗанов: "Тавык бизнесы кызыграк та, табышлырак та"

18 Октябрь 2017 589
Авылда калып, үз эшен башлап җибәргән яшьләр турында ишетү белән, “Акчарлак” укучыларын да тизрәк алар белән таныштырасы килә башлый. Бүгенге көндә Зәй районында кошчылык буенча 38 крестьян-фермерлык хуҗалыгы исәпләнә. Зәй районының Имәнлебаш авылында ике ел тавык бизнесы белән шөгыльләнүче яшь фермер Илнар Әхмәтҗанов та алар арасында. Быел ул 30 мең тавык үстереп саткан.
Бүгенге көндә Илнар фермасында тавыклар сатылып беткән инде. Декабрьдә 12 мең кызыл тавык кайтырга тиеш. Алары март аенда сатуга чыгачак. Аңа хәтле кош-корт сараен чистартып, юып, яңа партия кайтышка әзерләп куялар. Чиратта – бройлерлар.

– Киләчәктә дә тавык белән генә шөгыльләнәсең киләме? – дим Илнарга.

– Әйе, тавык бизнесы кызыграк та, табышлырак та. Казлар белән кызыксынып та караган юк. Киләсе елга бер зур ашлык саклау склады төзү планы бар. Аннан тагын бер-ике ферма төзергә хыялланам.

Язманы тулысынча 19 октябрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 41 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ