Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Яшь фермер: “Быел 30 мең тавык саттык. Алга таба бер-ике ферма төзергә хыялланам”

17 Ноябрь 2017 592
Авылда калып, үз эшен башлап җибәргән яшьләр турында ишетү белән, “Акчарлак” укучыларын да тизрәк алар белән таныштырасы килә башлый. Бүгенге көндә Зәй районында кошчылык буенча 38 крестьян-фермерлык хуҗалыгы исәпләнә. Зәй районының Имәнлебаш авылында ике ел тавык бизнесы белән шөгыльләнүче яшь фермер Илнар Әхмәтҗанов та алар арасында. Быел ул 30 мең тавык үстереп саткан.
– Кечкенәдән авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә хыялланып үстем. Мал-туарны күп асрадык, мин мәктәптә укыганда 7-8 баш үгез тота идек. Аларны карау минем өстә булды. Әни дә гомере буе казлар үстерү белән шөгыльләнде. Кошларга мәхәббәт шуннан киләдер инде, – ди Илнар.
Көннәрдән бер көнне Чаллыда “Челны Бройлер ААҖ”да эшләгән егет үз хуҗалыгында тавык үрчетеп карау турында уйлана башлый. Иң элек, хуҗалыктагы сарайны кош-корт асрауга җайлаштырып, бер көнлек мең чебеш алып үстерә. Тавыклар әйбәт кенә сатылып беткәч, фермерлык эше тулысынча үзенә тартып ала Илнарны.

– Ишегалдындагы сарайда 6 меңгә кадәр тавык үстергәч, авылдагы бер абзыйдан фермасын сатып алып, ремонтладым да, кош-корт белән шунда шөгыльләнә башладым, – дип дәвам итә яшь фермер. – Чебешләрне Мөслим районыннан китерәләр. Кызыл чебешләр – өч айда, бройлерлары бер ай дигәндә өлгерә. Эшне башлаган чорда тавыкларны авыл кешеләре алып бетерә иде, интернетка да язып элдем. Хәзер инде үз клиентларыбыз бар. Килеп алып китәләр. Товарың уңышлы үтсен дисәң, сыйфат әйбәт булырга тиеш. Бер мең тавыгыңны да сата алмый утырырга мөмкинсең. Зәгыйфь кош-корт берәүне дә кызыксындырмый. Ә сыйфат, иң беренче чиратта, тукландыруга бәйле. Комбиазыкны тегермәндә үзебез тарттырып ясыйбыз. Составына күп әйбер керә, санап тормыйм инде, “секрет фермы”. Аннан, идәнне гел җылы тотам, бүлмә температурасын 32-34 градустан төшергән юк. Тагын бер мөһим фактор: чебешләр юлда кайтканда туңмаска тиеш
Илнарның иң зур ярдәмчеләре – гаиләсе һәм дуслары. Әтисе Илгиз әфәнде мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, әнисе Энҗе ханым клуб мөдире булып эшли. Шулай булса да, бар эшкә дә өлгерә алар. Үзләре дә мал-туар асрый, 15 баш умарталары бар. Шуңа өстәп, Әхмәтҗановлар – иҗади гаилә. Энҗе апа “Нечкәбил” бәйгесендә катнашып, ярым финалда 3 урынга лаек булса, сеңлесе Ләйсән “Татар кызы – 2017” конкурсларында “иң серле кыз” номинациясендә җиңү яулаган. Яшь фермер үз оясын корырга да өлгергән. Хатыны Лиана белән ике ул: Альмир белән Рүзәлне үстерәләр. Бүгенге көндә Илнар фермасында тавыклар сатылып беткән инде. Декабрьдә 12 мең кызыл тавык кайтырга тиеш. Алары март аенда сатуга чыгачак. Аңа хәтле кош-корт сараен чистартып, юып, яңа партия кайтышка әзерләп куялар. Чиратта – бройлерлар. 

– Киләчәктә дә тавык белән генә шөгыльләнәсең киләме? – дим Илнарга.

– Әйе, тавык бизнесы кызыграк та, табышлырак та. Казлар белән кызыксынып та караган юк. Киләсе елга бер зур ашлык саклау склады төзү планы бар. Аннан тагын бер-ике ферма төзергә хыялланам.

– Дәүләт программаларында катнашмыйсыңмы?

– Әлегә юк, ихтыяҗ күрмим. “Ярдәм итәбез” дип әйтәләр инде. Районнан да гел булышып торалар.

Әлеге хезмәтнең кереме турында сорагач, өздереп кенә җавап бирмәде Илнар. “Керә бара, чыга бара. Ремонт эшләре дә күп бит әле”, – дип куйды тыйнак кына. Эшләгән кеше табышын алмый калмый инде. Уңышлар телибез Зәйнең яшь фермерына!
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Ноябрь 2017 10:51 2961
ӨСКӘ