Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ярамир: “Кайвакыт кесәдә йөз тәңкә акча кала”

31 Октябрь 2017 423
Ярамир Курган өлкәсенең Шадринск районы Йолдыз авылында 1987 елда туа. (Йолдыз авылыннан 160 чакрымда Төмән, 220 чакрым ераклыкта Екатеринбург шәһәре урнашкан). Җырчы Шадринск педагогия институтының физкультура һәм спорт факультетын тәмамлый. Кавказда хезмәт итә. Буе – 190 см.
– Ярамир, әти-әнисе булганнарга яшәве рәхәт, әти-әнисезләргә авыр, булышучы юк, диләр. Яшьләргә бүген авырмы? Әти-әниең булышамы?

– Әти-әнидән сорамаска тырышам. Әти – шофер, әни – башлангыч сыйныфта укыта, аларның хезмәт хаклары зур түгел. Терлек-туар асрыйлар. Авылга машина белән кайтканда ит, бәрәңге, кайнатмалар төяп җибәрәләр. Фатир алырга мөмкинлек юк. Әмәт тавында кеше фатирында торам, айга 14 мең түлим.

– Акча каян керә?

– Концертлар, банкет-туйлар, корпоратив. Стабиль керемем юк. Кайвакыт кесәдә йөз тәңкә кала, шул чагында көтмәгән җирдән Аллаһы Тәгалә биреп куя. Укыйм да бит әле. Тренер, физкультура укытучысы булып эшли алам. Мин бит модель, подиумда да йөри алам.

Әңгәмәне тулысынча 2 ноябрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 43 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ