Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Янгын эченнән иртәрәк алып чыксалар, тәне булса да калыр иде”

6 Декабрь 2017 3555
Узган атнаның шимбәсе әллә нинди генә булды. Бер көн эчендә әллә ничә янгын чыгып, ахыры аянычлы тәмамланды. Башкортстанның Уфа районы Суровка авылында – 4 кеше, Саба районында – 2, Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылында 1 кеше ялкын телләреннән котыла алмый, якты дөнья белән хушлашты. Әле болар безгә мәгълүм булганы гына.
Язмышыңа язган булса, бәхетсезлек кайда да эзләп таба, диләр. Мөслим районының Түбән Табын авылында матур гына гомер иткән Шайдуллиннар гаиләсендә шундый хәл килеп чыгар дип кем уйлаган? 2 декабрь төнендә чыккан янгын аларның кунакка кайткан 21 яшьлек кияүләрен – Илһам Авзаловны алып китә.

– Берзаман шыгыр-шыгыр килгән тавышка уянып киттем, – дип башлады сүзен Гөлгенә. –  Сәгать төнге берләр тирәсе иде. Илһамның өстеннән атлап чыктым да кухняга йөгердем. Газ котелы тирәсендә кечкенә генә, ипи буханкасы зурлыгында ут ялкыны бар иде. “Әти, янабыз!” дип кычкыруыма, әти белән әни йөгереп чыкты. Шунда ук әни урамга газны аерырга чыгып йөгерде, мин әти белән – су артыннан.

Гөлгенә йорттан 3 метр да китәргә өлгерми, шартлаган кебек тавыш ишетелә. Суын күтәреп кире кергәндә йорт дөрләп яна башлаган була инде. Бер минут эчендә кечкенә генә ялкын бөтен бүлмәне камап ала...

...Илһамның үле гәүдәсен Гөлгенәнең әниләре йоклаган яктан табып алганнар. Төтен исенә исерепме, дөрес якка кермәгән егет. Кая килеп эләккәнен аңламагандыр инде. “Иртәрәк алып чыксалар, тәне булса да калган булыр иде, – дип яшьләренә буылды хатыны Гөлгенә.

Язманы тулысынча 7 декабрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 48 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Ноябрь 2017 10:51 2961
ӨСКӘ