Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Якты көнебез караңгы төнгә әйләнде"

1 Ноябрь 2017 683
Авыл читләренә куелган кәрәзле телефон антенналары турында газетада берничә мәртәбә язганыбыз бар. Гадәттә, олы яшьтәге укучыларыбыз аны “үлем баганасы” дип атый, чаң суга, бөтен авыруларын шуннан күрә. Моңарчы әлеге антенналарны йортлардан берничә дистә метр ераклыкка куйганнарын гына күргән бар иде, ә менә Азнакайда Әлфирә апа Афзалованың өенә терәтеп үк урнаштырганнар.
"17 сентябрьдә бер төркем эшчеләр килеп, тәрәзә каршындагы агачларны таптап, МТС станциясенә терәү ясап киттеләр. Аннан 35 метр озынлыктагы каланча китереп аудардылар, аны эретеп ябыштырып җыйдылар. Сафка бастырдылар. Шунысы да бар: ул каланча яныннан югары көчәнештәге электр линиясе дә уза. Элемтә булмаса, бер хәл әле. Өебездән 600 метр ераклыкта бер каланча тора, каршы якта – бер чакрым ераклыкта тагын өч каланча. Телефоннарыбыз да менә дигән итеп тота, бөтен антенналары чыга.

Шулай итеп, безнең өчен якты көн караңгы төнгә әйләнде, йокы качты, ашау бетте. Капканы ачып керсәк тә, ишегалдына чыксак та, чәй өстәленә утырсак та, каршыбызда – “үлем баганасы”. Рухи яктан да нык тәэсир итә ул. Тирә-юньдәге кешеләргә дә, үзебезнең сәламәтлеккә дә куркыныч яный. Зинһар өчен, бер-бер чара күреп, ярдәм итегез”

Язманы тулысынча 2 ноябрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 43 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Лилия Заһидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ