Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Үлем каланчасы"

1 Декабрь 2017 762
Авыл читләренә куелган кәрәзле телефон антенналары турында газетада берничә мәртәбә язганыбыз бар. Гадәттә, олы яшьтәге укучыларыбыз аны “үлем баганасы” дип атый, чаң суга, бөтен авыруларын шуннан күрә. Моңарчы әлеге антенналарны йортлардан берничә дистә метр ераклыкка куйганнарын гына күргән бар иде, ә менә Азнакайда Әлфирә апа Афзалованың өенә терәтеп үк урнаштырганнар.
“Якты көн караңгы төнгә әйләнде...”

“Без ирем белән сугыш чоры балалары, “әти” сүзен әйтеп үсмәдек, – дип яза Әлфирә Афзалова редакциягә. – Миңа “әни” сүзен дә 22 яшькә кадәр генә әйтергә туры килде. Олыгайган көндә үз ихатабыз булсын дип, ун сутый җир алып, сигез ел дәвамында йорт төзедек. Җиребез сазлыктарак урнашкан. Сыртыбызга салып, кара җир ташып, йорт тирәбезне гөлбакчага әйләндердек, виноград, груша, миләш, шомырт һәм башка төрле агач-куаклар утырттык. Шуларга карап, хозурланып, чәйләр эчеп утыра идек. Тик тынычлыгыбызны боздылар...

17 сентябрьдә бер төркем эшчеләр килеп, тәрәзә каршындагы агачларны таптап, МТС станциясенә терәү ясап киттеләр. Аннан 35 метр озынлыктагы каланча китереп аудардылар, аны эретеп ябыштырып җыйдылар. Сафка бастырдылар. Шунысы да бар: ул каланча яныннан югары көчәнештәге электр линиясе дә уза. Элемтә булмаса, бер хәл әле. Өебездән 600 метр ераклыкта бер каланча тора, каршы якта – бер чакрым ераклыкта тагын өч каланча. Телефоннарыбыз да менә дигән итеп тота, бөтен антенналары чыга.

Шулай итеп, безнең өчен якты көн караңгы төнгә әйләнде, йокы качты, ашау бетте. Капканы ачып керсәк тә, ишегалдына чыксак та, чәй өстәленә утырсак та, каршыбызда – “үлем баганасы”. Рухи яктан да нык тәэсир итә ул. Тирә-юньдәге кешеләргә дә, үзебезнең сәламәтлеккә дә куркыныч яный. Зинһар өчен, бер-бер чара күреп, ярдәм итегез”.

“Язмаган җирем калмады”

Әлфирә апа Афзалова әлеге каланчаны куеп киткәннәрен тыныч кына тәрәзәдән карап ятмаган. Азнакай һәм Әлмәт тирәсендә кайсы оешмадан ярдәм сорап була – һәммәсенә тиз арада мөрәҗәгать иткән, зарын җиткергән, хатлар язган. Җавап хатларын конверт эченә салып, безгә дә юллаган ул. Азнакай районы хакимияте, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте, прокуратура, катлам басымын саклау өчен технологик сыекча хәзерләү идарәсе... Берсе дә калмаган! Һәм барысыннан да бер төрле җавап килеп ирешкән үзенә. Әлфирә апага МТС операторы каланчасының саклана торган зонадан читтә урнашуын, аны куючыларның закон бозмавын бертавыштан хәбәр иткәннәр.

Кәгазьләр белән танышып чыккач, Әлфирә апа белән кабат элемтәгә кердем.

– Мондый багана кую очракларын беләм, ләкин бу бит өебездән нибары 29 метр! – диде ул ярсып. – Ул якка карый алмыйм, елыйм да елыйм, инде тәмам чиргә сабыштым. Аптырагач, туганнарым Башкортстанга алып китте, бераз анда яшәп кайттым. Безгә хәзер нишләргә соң? Бәлки, шикятьләрне турыдан-туры Казанга яки Мәскәүгә язаргадыр? Шул очракта файдасы булмасмы?

“Суд аша гына хәл итеп була”

Зарыгызны Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдиновка җиткергәч, ул тиз арада әлеге каланчаны куючы белән элемтәгә керде, барысын да ачыклап бетерде.

– База станциясен бастырып куйганнар, шушы арада эшләтеп җибәрәчәкләр, – диде Айдар Халәфетдин улы. – Элемтә операторы әлеге каланчаны куюга миллион сумнар тота, ул чыгымнарны хәзер берәү дә үз өстенә алмаячак. Димәк, аны күчереп урнаштыру да мөмкин түгел инде. Әлфирә Афзалова бары судка гына мөрәҗәгать итеп карый ала. Әгәр станцияне куючының гаебен тапсалар, ул очракта гына күчерергә мәҗбүр итә алалар. Азнакай буенча хәзерге вакытта 15-20 шундый багана бар. Халык каршы чыккач, кайберләренең урыннарын үзгәртү очраклары булды. Әмма аны багана сафка бастырылганчы, әле планлаштырып йөргән вакытта ук күчерттек. Әлбәттә, аны торак пункттан 150-200 метр читкә куярга була, тик бу элемтә сыйфатына да тәэсир итә бит. Аннан үзебез тагын зарланабыз. Шәһәр җирендә база станцияләре йорт түбәләрендә үк, анда берәү дә зарланмый, белмиләр дә. Ә авылларда халык бу яңалыкны нишләптер авыр кабул итә.

– Латыйпов урамындагы база станциясе йорттан нибары 29 метр ераклыкта урнашкан, бу очракта оператор закон бозмаганмы, документларын тикшердегезме? – дим.

– Әлеге станцияне прокуратура, Роспотребнадзор, СанПиН, Әлмәттән берничә оешма килеп тикшергән. Бернинди хокук бозу тапмаганнар. Барысы да законлы. Каланчаның торактан ничә метр ераклыкта урнаштырылырга тиешлеге СанПиН кагыйдәләрендә төгәл билгеләнмәгән. Торактан бераз читкәрәк куярга иде дип, аны урнаштыручыга үзем дә әйтеп карадым. Тик анда багананы ераккарак бастыру мөмкинлеге юк шул...
Хуҗалык кишәрлеген зурайтырга теләп, ул җирләрне башта Әлфирә Афзалова үзенә сораган иде. Ләкин аннан магистраль торба уза һәм ул урын “саклана торган зона”га керә. Шуңа күрә район хакимияте комиссиясе аңа шәхси хуҗалык өчен ул кишәрлекне бирмәде. Ә сәнәгать өчен әлеге җирләр туры килә, шул сәбәпле станция куюга каршылык булмады.
  
Биектә, димәк, зарарсыз?

Әлфирә апа, каланчага карап, ул кадәр өзгәләнергә ашыкмагыз әле. Үзегезне тыныч тотсагыз, коткыга бирелмәсәгез, МТС җайланмасының сәламәтлегегезгә зыяны булмас. Кеше шулай яратылган, яңалыктан куркабыз. Заманында өйләргә электр керткәч, шулай ук хафага бирелүчеләр, каршы чыгучылар күп булган. Бүген исә элемтә баганалары котыбызны ала.... Тик аларның куркынычсызлыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан да расланган инде. Халыкны тынычландыру өчен, галимнәр күп мәртәбә ул каланчадагы радионурланыш дәрәҗәсен тикшергән. База станциясенең көче нибары 46 ватт. Чагыштыру өчен: микродулкынлы мичнең ишеген ачып эшәтсәң, ул кимендә 120 ватт нурланыш бирер иде. Кәрәзле телефон, вай-фай роутер, телевизор, югары вольтлы электр линиясе, башка көнкүреш техникалары барысы берьюлы эшләсә, алар янында элемтә станциясенең зыяны пүчтәк кенә килеп чыга дигән сүз. Нибары бер процент тирәсе. Ә кәрәзле телефон өйдә начар тотса, база станциясе ерак урнашса, телефон “көчәнеп” антенналар эзләгәндә тагын да күбрәк нурланыш бүленеп чыга. Белгечләр шуны да ачыклаган: каланча җирдән берничә метр биеклектә торганда аның зарары тагын да кими. Шуңа күрә шәһәр җирендә аны өй түбәләренә урнаштыралар. Казанда кайбер йортлар өстендә хәтта өчәр антенна калкып утырганын күрергә мөмкин. Зур шәһәрләрдә аларның саны күккә ашкан: Мәскәүдә, мәсәлән, хәзерге вакытта ун меңләп база станциясе урнаштырылган. Аны территориянең зурлыгына карап түгел, халыкның тыгыз урнашуы сәбәпле күп куялар. Ягъни гомуми трафик күләме һәр абонентка бүленә – тәртибе шулай. Шул ук Мәскәүдә 2015 елда 1100 кеше махсус оешмаларны чакыртып, үз йортларындагы нурланыш дәрәҗәсен тикшерткән. Янәсе, база станциясенең зарары аларның тораклары эченә үтеп кермәгәнме... Әмма бер очракта да шикләре расланмаган.

Нәтиҗә шул: телефоннан сыйфатлы итеп сөйләшәсебез килә, телевизордан күп төрле каналлар карыйбыз, интернетның зур тизлектә эшләвен телибез икән, димәк, качып котылып булмый – һәммәбезгә бу казанышны да тыныч кына “йотасы” кала инде. Шулай да, психологик моментны да исәпкә алып, операторлар ул баганаларны тораклардан ераграк урнаштырсыннар иде. Барыбыз да йорт каршында матурлык булуын телибез бит, берәүнең дә чәй эчкәндә тәрәзәдән алагаем зур баганага карап утырасы килми...

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Ноябрь 2017 10:51 2961
ӨСКӘ