Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Яхшы ел булачак

6 Февраль 2018 584
Быел яхшы ел булырга охшаган. 1 январьда гамәлгә кергән кануннар иңнәргә канатлар өсти. Иң түбән хезмәт хакы күләме 9489 сумга күтәрелде. Моңарчы ул 7500 сум тирәсе иде. Соңгы 20 ел эчендә уртача хезмәт хакының кинәт 2 мең сумга артуы – гадәттән тыш хәл.
Ә хәзер яшәү ихтыяҗы турында бер-ике сүз. Яшәү ихтыяҗы күләме 2017 елның өченче чирегендә 11 мең 163 сумны тәшкил итүен исәпкә алсак, иң түбән хезмәт хакы күләме арту турындагы “бал мичкәсе” әзрәк дегеткә буяла буялуын. Мөгаен, иң түбән хезмәт хакы күптән 10 мең сумнан артырга тиеш булгандыр инде ул. Яшәү ихтыяҗы белән иң түбән хезмәт хакы күләменең “ярыш”ы күп очракта гади мантыйкка сыймый. Кеше 11 мең сумлык акчага мохтаҗ булганда, иң түбән хезмәт хакы 7500 сум була аламы икән? Яшәү ихтыяҗы күләме ул болай да тиенен-тиенгә санап исәпләнгән. Кеше ачтан үлмәслек, ялангач йөрмәслек, баш очында яңгыр үткәрмәслек түбә, туңып чирләмәслек җылылык өчен түләрлек акча күләме. Артыгы юк. Иң түбән хезмәт хакы белән яшәү ихтыяҗы “уены” 42 үлчәмле аякка 40лы аяк киеме киеп йөргән сыман. Аяк киемебез бар, тик ул аякны гына кыса торганрак.

Тагын бер күңелле яңалык. 2018 елның 1 январеннан дөньяга килгән балаларга яшь ярымы тулганчы, Россия президенты Путин күрсәтмәсе нигезендә, ай саен 8490 сум акча (яшәү ихтыяҗы күләменә бәйле рәвештә һәр төбәктә төрлечә) түләп торачаклар. Бу акчалар гаиләдәге бер кешегә туры килгән керем яшәү ихтыяҗының 1,5 күләменнән артмаган очракта гына түләнә. Монысы да шатлык, шулай ук артым бит.

Өлкәннәребезне шулай ук онытмыйлар. Пенсиянең иминият өлешен индексацияләделәр, шуннан соң ул 3,7 процентка үсте, хәзер 4982 сумны тәшкил итә. Ә гомуми социаль пенсия 14075 сумга кадәр җитәчәк. Шулай итеп, лаеклы ялдагылар да бәхетле. Пенсия яшен арттыру турында яздылар, сөйләделәр дә, кинәт көтмәгәндә шатлыклы хәбәр: арттырмаска булдылар. Бу берничә тапкыр кабатланды. Әле тагын кабатланыр, шәт.
Быел иң рәхәт елларның берсе булырга охшаган. Халыкның сәламәтлеген кайгыртып булса кирәк, исерткечле энергетиклар җитештерүне тыйдылар. Бу канун шулай ук 1 январьдан гамәлгә керде.

Балалар сәламәтлеге – төп темаларның берсе. Иске автобусларны бетерәчәкләр. Киләчәк буын вәкилләрен йөртү өчен автобуслар 10 яшьтән дә “карт” булырга тиеш түгелләр. Дөрес, бу инде узган ел ук гамәлгә керергә тиеш булган икән. Мәктәпләр бер ел әзерләнгәннәр һәм, ниһаять, әзерләнеп беткәннәр. Хәзер ата-аналарның күңелләре тыныч: мәктәпкә барганда автобусның барган худка тәгәрмәче яисә күчәре төшеп кала дип курка торган түгел.


Әлеге темага башка язмалар:

ТВ-газета

Шәле халкы баш күтәрә

23 Апрель 2018 1224
Барлык сюжетлар
Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ