Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Яңа елны Аллаһы Тәгалә тыйган гамәлләр белән башламасак иде”

30 Декабрь 2015 1628
Яңа ел җитәргә санаулы көннәр калды. Халык инде күптән бәйрәм хәстәрен күрә, бүләкләр ала, табынга нинди ризык әзерләячәген хәл итә. Хәер, Ислам динендә Яңа ел юк дисәк тә, ул үткәннәргә нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар кору чоры да әле. Болар хакында сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс белән сөйләштек.
– Рамил хәзрәт, Яңа ел – халыкта иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Кешеләр аңа алдан әзерләнә, зур-зур акчалар түгеп корпоративлар уздыра, табыннар кора. Үзен мөселман дип санаган кеше өчен бу эш-гамәлләр хәрәм түгелме?

– Ислам динендәге бәйрәмнәрнең берсе дә буш урында барлыкка килмәгән, аларны кешеләр уйлап тапмаган һәм шул ук вакытта ниндидер вакыйгаларга да бәйле түгелләр. Җомга көн, корбан яки ураза гаете, Кадер яисә Бәраәт кичәсе, Гарәфә, Гашура көннәре булсын – барысын да Аллаһы Тәгалә биргән. Болар хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә дә бай мәгълүмат бар. Ә Расүлебезнең сүзләре турында Коръәни Кәримдә: “Пәйгамбәр үзлегеннән сөйләми, аның әйткән хәдисләре Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән, ягъни вахи”, – диелә.

Һиҗри календаре буенча мөхәррәм ае кергәч, мөселман дөньясында да яңа ел башлана. Ләкин без аны бәйрәм итмибез, чөнки моңа дәлил юк. Милади календаре буенча үткәрелә торган Яңа ел күптәннән барлыкка килгән. Яңа ел алдыннан кешеләрнең бәйрәмне кайда, ничек каршылау турында сөйләшүе, әзерләнүе безнең гадәткә әйләнгән инде. Ул балаларның күңеленә дә кечкенәдән үк сеңеп кала. Дөрес, еллар авышу үзенә күрә хикмәткә ия. Коръәни Кәримнең “Әл-Гасыр” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Еллар, гасырлар белән ант итәм”, – ди. Ел алышынганда адәм баласы үткән тормышына нәтиҗә ясый, киләчәккә план кора. Быел ниләр эшләдем, нинди хаталар җибәрдем, кайсы җитешсезлекләрне төзәтергә кирәк, дип фикерли. Икенче яктан, еллар авышканда: “Киләсе елларда тынычлык, иминлек булсын, Аллаһы Тәгалә афәттән сакласын, саулык-сәламәтлек, иман-иминлек белән, хәер-рәхмәтле киң ризык белән яшәрсә насыйп булсын”, – дип дога кылсак иде.

Яңа ел турында сөйләшкәндә мөселман халкын борчыган әйберләрне дә читтә калдыра алмыйбыз. Әйтик, бәйрәмне үткәрү рәвеше хафага сала. “Яңа ел – гаилә бәйрәме”, – дип әти-әни өстәлгә мандарин белән бергә шампан шәрабе куя, балаларын тезеп утырта һәм шулай күңел ачалар. Чынлыкта, әти-әни ул-кызларына бик тискәре үрнәк күрсәтә. Алар балаларын матур итеп хәмер эчәргә өйрәтә. Коръәни Кәримнең “Йәсин” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Адәм баласының гамәл дәфтәренә үлгәнгә кадәр булган эшләрен язабыз. Ләкин бу дәфтәр кыямәт көненә кадәр ябылмый. Кешенең башкаларга өйрәтеп калдырган гамәлләре дә язылып бара”, – ди. Әйтик, берәү баласына яки башка берәүгә файдалы шөгыль өйрәтте икән, мәсәлән, Коръән укырга, дога кылырга һ.б., үзе үлгәч, теге кеше шул хәерле гамәлне кылса, әҗер-савабы үзенә дә, өйрәткән затка да языла.

Һәм киресенчә, ярамаган үрнәк калдырсак та, үлгәч тә, гөнаһы язылыр. Ә бит күп әти-әниләр Яңа ел өчен балаларына махсус сабыйлар өчен җитештерелгән шампан шәрабы ала. Кечкенәдән шуны ачарга өйрәнеп үскән зат киләчәктә эчүгә сабышмас дип кем ышандыра ала? Бу – Яңа ел кичендә бәйрәм итмәскә дигән сүз түгел. Бергә таудан яки тимераякта шуарга мөмкин. Кемдер салют аттыра. Гаиләсе белән каядыр баручылар да шактый. Болар хәләл юл белән эшләнә, монда гөнаһка бату юк, Аллаһы Тәгалә кануннары бозылмый икән, әлеге чараларда катнашырга мөмкин. Ләкин яңа елны Аллаһы Тәгалә тыйган эш-гамәл белән башласак, киләсе тормышыбызның хәерле булуы шик уята.

– Балаларны Кыш бабайга ышандырып үстерәбез. Алар аңа хатлар яза, сорый. Бу бөтенләй булмаган образны Аллаһы Тәгаләдән өстен кую түгелме?

– Бервакыт бер авыл мулласы белән сөйләшергә туры килде. Ул ураза һәм корбан гаетләрендә, сумкага бүләк-күчтәнәчләр салып, балалар бакчасына бара, сабыйлардан дога укытып, алып килгән әйберләрен өләшә икән. “Кыш бабай бармы-юк дип көрәш алып бармыйм. Аның белән ярышып эшлибез. Ә балалар мине күбрәк ярата. Чөнки Кыш бабайдан аермалы буларак, беренчедән, сакалым үземнеке. Икенчедән, балалар бакчасына елга ике мәртәбә барам, Кыш бабай бер генә килә”, – дип сөйли үзе. Кыш бабайга әкияти персонаж итеп карыйбыз икән, бу мәсьәлә шул яссылыкта гына калса хәерле. Ә инде Кыш бабай булган, ул чынлап та теләкләрне үти дип әйтү дингә каршы килә. Чөнки бөтен теләкләрне Аллаһы Тәгалә генә кабул кыла. Хәтта Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) тә: “Үзем теләгәнне дә үти алмыйм, Аллаһы Тәгалә генә үтәүче”, – ди.

– Димәк, сәгать телләре төнге уникене сукканда теләк теләүнең әһәмияте юк, бу үзенә күрә уен гына инде?

– Шәригать кануннары буенча яңа көн кояш баегач башлана. Төнге сәгать унике – формаль вакыт. Бу чорда хәерле уй-теләкләр белән дога кылырга кирәк.

– Хәзердән үк киләсе ел өчен төрле фаразлар бирә башладылар. Аларның күбесе төшенке рухта. Кемнәрдер шуларны укып тәмам куркуга да кала...

– Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Биш төрле әйберне Аллаһы Тәгаләдән башка зат белмәс”, – ди. Ана карынындагы баладан кем үсәчәге; явым-төшемнең төгәл кайчан буласы; иртәгә нәрсә көтәсе; кыямәт көненең кайчан җитәчәге һәм адәм баласының кайчан, кайда үләчәге Аллаһыдан башка беркемгә дә мәгълүм түгел. Әлбәттә, киләсе көнгә план корабыз һәм Аллаһы Тәгалә язса, Аның рәхмәте белән бу эшне башкарабыз. Ул рөхсәт итмәсә, эшли алмыйбыз, берәр сәбәп килеп чыга.

Икътисадчы, үзенең аң-белеменә таянып, үткәннәргә нигезләнеп киләсе ел өчен нидер фаразларга хаклы. Сәясәтче дә сәяси тормышны фаразлый ала. Астрологлар да үзләренчә фикер йөртә. Күңелендә иман булган кеше исә Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылам дип әйтер. Раббыбыз биргән һәр сынауның эчендә рәхимлелек орлыгы ята, Аның авырлыгында да безгә файда бар. Шуңа да мин киләсе ел өчен бирелгән фаразларны карамас¬ка тәкъдим итәр идем. Реаль әйбер Аллаһының рәхмәте, кешенең тырышлыгы белән барлыкка килә.

– Үзегез Яңа ел кичен ничек уздырасыз?

– Туганнарыбыз арасында бөтен кеше дә шәригать кануннары буенча яшәми. Алар: “Хәзрәт, нәрсә генә әйтсәгез дә, Яңа ел кичендә сезгә килеп, котлап китәргә телибез”, – дип шалтыраталар. Килгәч, чәй эчеп алгач, Коръән укып, дога кылабыз. Кайчак икешәр рәкәгать намаз укыйбыз. Ә инде Яңа елга ышанып, аны көтеп, әзерләнеп, уздырганыбыз юк.

– Балаларыгыз үскәндә Яңа ел бәйрәмен ничек аңлата идегез? Ни дисәк тә, дөньяви дәүләттә яшибез, кызларыгызның дуслары арасында Яңа елны көтеп алучылар да юк түгелдер?

– Шундый позициядә торам: балаларымны да, башка кешеләрне дә хакыйкатьтә хәрәм булмаган әйберләрдән катгый тыймыйм. Шуңа да бакчада, мәктәптә башлангыч сыйныфларда бәйрәм үткәрелгәндә балаларыма “бармагыз, йөрмәгез”, дип әйтмәдем, алай күңелләрен үтерәсем килми. Гаиләдә дөньяви бәйрәм турында да, гает, дини кичәләр хакында да сөйләшәбез, фикер алышабыз. Балалар үсә-үсә аларның әһәмиятен аера. Ә инде берәр нәрсәдән тыйсаң, куркытсаң, бала, кызыксынуын басу өчен, качып булса да аны караячак.

ГАБДЕРӘХИМ
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2754
30 Август 2018 09:19 1544
25 Август 2018 21:59 1447
ӨСКӘ