Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Яңа ел йолдызнамәсе

31 Декабрь 2017 1415
Кучкар
Елның беренче яртысында куйган максатларыгызга ирешергә тырышыгыз. Соңыннан каршылыклар килеп чыгарга мөмкин. Гаилә хәлендә көтелмәгән үзгәрешләр булуы ихтимал. Туганнарыгыз зур игътибар сорар.

Үгезбозау
Яңа ел яхшы булырга охшап тора. Күптән хыялланган эш белән шөгыльләнә башларга мөмкинсез. Үгезбозауларның көз айларында мәхәббәтләрен очратулары һәм кышын гаилә корулары да бик мөмкин. Әҗәткә алырга һәм биреп торырга ашыкмагыз. Бурычларның соңрак зур кыенлыклар китереп чыгаруы бар.

Игезәкләр
Эт Игезәкләргә үзгәрешләр вәгъдә итә. Бу эшкә дә, шәхси тормышка да кагыла. Яңа эшләр башласагыз, алар уңыш һәм акча китерер. Гаиләле Игезәкләрнең үзгәрешләре балаларга кагылышлы булырга мөмкин. Ә менә ялгызлар шушы ел эчендә пар табып, гаилә корыр.

Кысла
2018 елда Кысланы рухи күтәрелеш көтә. Үз максатына омтылучы Кысланың планнарын вак-төяк каршылыклар гына боза алмас. Әмма бөтен эшләр дә уңышлы булсын өчен, һәрнәрсәне яхшылап планлаштыру, төрле яклап уйлау зарур. Яз көне ялгыз Кыслаларны зур мәхәббәт көтә. Җәй ахырында гаиләле Кыслаларның балалары ата-анасын бераз борчып алыр. Көзгә таба Кыслага күп акча керүе ихтимал. 

Арыслан
Бу ел сезнең өчен тотрыклы түгел. Күп кенә әйберләрне үзгәртергә туры килер. Ләкин барлык үзгәрешләр дә – яхшыга гына.

Кыз
Кызлар өчен, гомумән алганда, уңышлы ел килә. Әмма ел башында сәламәтлеккә игътибарлы булырга кирәк. Җәй айларында Кызларны төрле якларга сәфәрләр, яңа танышулар, очрашулар көтә. Көзен ялгыз Кызларның чын мәхәббәтләрен очрату мөмкинлеге зур. Акча ягына килгәндә, ел дәвамында мохтаҗлык кичермәячәкләр.

Үлчәү
Эт Үлчәүгә тыныч ел вәгъдә итә. Зур үсеш тә, борчулар да, зур шатлыклар да көтелми. Барысы да тигез генә барачак. 

Чаян
Чаян өчен 2018 ел – гаилә елы. Ел буена ата-аналар, балалар, сөйгән ярлар белән бик җылы, дустанә мөнәсәбәтләр, аңлашып яшәү, якынлык хисе хөкем сөрәчәк. Ел башында гаилә белән кая да булса баруыгыз ихтимал. Ялгыз Чаяннар мәхәббәтләрен очратыр. Гомумән алганда, Эт елы бик тыныч узачак һәм акчага бәйле проблемалар булмаячак.

Укчы
Бу ел – Укчылар өчен яңа башлангычлар елы. Кайберәүләр тормышларын өр-яңадан башларга, ә кайберәүләр чит җиргә күченеп китәргә, яшәү урынын алыштырырга, яңа төрле эш башларга, яңа һөнәргә өйрәнергә мөмкин. Елның икенче яртысында сәламәтлегегезгә игътибарлырак булыгыз, даими рәвештә табибка күренеп торсагыз да зыян итмәс. Начар гадәтләрдән арыныгыз һәм спорт белән шөгыльләнегез. 

Кәҗәмөгез
Кәҗәмөгез өчен күп эш һәм акча елы килә. Әмма якыннарыгыз сезнең игътибар җитмәүдән зарланырга мөмкин. Язга таба артык күп эшләгән Кәҗәмөгезләрнең хәле бетүе ихтимал. Бераз ял итәргә, яхшы ашарга кирәк. Бу чорда сәламәтлегегезгә карата игътибарлырак булыгыз. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, Кәҗәмөгез һәрвакыт эзләнүдә. 

Сукояр
Ел башында көтелмәгән урыннан акча керергә мөмкин. Гомумән, Сукоярлар ел дәвамында матди яктан кыенлык кичермәячәк. Яз һәм көз уртасында Сукоярларга шәхси тормышларын көйләү җае туар. Ялызлар зур мәхәббәтен тапса, гаиләлеләрне исә балаларга бәйле куаныч көтә. Җәй көне сәламәтлеккә игътибар итәргә, бигрәк тә бәрелү-сугылудан, аяк-кул сынудан сакланыбрак йөрергә кирәк. 

Балык
Ел шактый катлаулы, ләкин яхшы булыр. Ул бераз мәшәкатьләр белән башланыр. Ел башында мәшәкатьләрнең очына чыгарга тырышыгыз, югыйсә аларның көзгә кадәр сузылуы бар. Җәй ахырында барлыкка килгән яңа танышлар эшегезгә дә, шәхси тормышыгызга да бик нык тәэсир итәр. Зур гына табыш керүе ихтимал. Ул акчаны чәчеп-туздырып бетермичә, яңа эш башларга тотсагыз яки кирәкле әйбер алып куйсагыз, яхшы булыр.
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ