Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Йөрәктәге яра тиз генә төзәлерме?" (КАЙТАВАЗ)

15 Февраль 2018 1771
“Акчарлак” 51нче санында (2017 ел) басылган “Кызым белән киявем акчамны талый, үлемтеккә дигәнен дә алдылар” язмасына КАЙТАВАЗ.
Язманың төп героеның берсе – Исламны Арча районында яхшы беләләр. Ул кемнәрне генә судка бирмәде: колхоз рәисен дә, хәтта үзенең баласының анасын да.

Сөрде авылында яшәүче аналы-уллы Саҗидә апа белән Ислам сандугачтай сайрасалар да, фактлар бөтенләй башканы сөйли.

Гаиләләрендәге тавышка кем сәбәп­че? Әниләре түгелме? Чөнки ул балаларын бер йодрыкка җыеп яшисе урында бер-берсенә каршы куеп талаштыра. Бу йортка килергә туганнар да атлыгып тормый, күршеләр инде күптән керми. Оныкларны да куып чыгаралар.

Инде акча мәсьәләсенә кил­сәк, Саҗидә апаның кияве дә, кызы да акчаны эшләп ала, ә Исламның инде кайчаннан бирле әти-әнисе, абыйсы пенсия­сенә яшәгәнен бар да белә. Кызы белән кияве әҗәткә алган акчаларын, күршеләрен шаһит итеп чакырып, кайтарып биргәннәр. Участковый да акча мәсьәләсе буенча хәбәрдар. Гомумән, бу йортта Ислам законы, ул анда чебен дә очырмый. Абыйсы белән әнисе нык­лы сак астында, ишек бикле, телефон өзек. Сеңлесенең гаиләсенә туктаусыз һөҗүм итә, әле акча эзләтеп полиция җибәрә, әле телефоннан яный.

Ә инде әтиләренә килгәндә, ул үлем тү­шәгендә ятканда кызы белән кияве акча сорап түгел, ә аның урын-җирен алыштырырга, карарга килгән, бакыйлыкка күч­кәндә дә кияве авызына зәм-зәм суы салып торган. Ә бу вакытта Ислам мәҗбүри эшкә җибәрелгән булган.

Исламны милекне үзләштергән дип сеңлесе түгел, әнисе судка биргән. Ислам беренче төркем авыру абыйсының һәм әнисенең милкен ялган юл белән үз исеменә күчергән, гәрчә әтиләре васыяте буенча ул йорт инвалид улларына тиеш булса да.

Саҗидә апаның кызына китүенең сәбәбе дә – Исламның эчүе. Ач ятканга кызлары алып киткән әниләрен. Икенче тапкырында да Саҗидә апа: “Ислам каһәрли, сине эт кебек чылбырга бәйлим дип яный”, – дип шалтыраткан. Ике тапкыр хөкем ителгән Исламга ничектер опекунлык биргәннәр әле, соңыннан гына Саҗидә апа соравы буенча кире алганнар.

Саҗидә апа кызларында оҗмахта яшәгән кебек гомер кичергән.

Гадәттә, сеңел кеше олы абыйсына сыенып яши. Дин буенча да кыз туганны рәнҗетмәскә кушалар. Ә бу очракта низагның төп сәбәбе: сеңлесенең мул тормышы. Йортлары нык, техникалары бар, инде шәһәрдә өй җиткерәләр. Балалары да Аллага шөкер...

Ислам, син киләчәктә кем кулына калырсың икән? Шушы әшәке сеңлең, киявегез һәм аның балалары кулына түгелме? Сеңелләрең сине гафу иткән инде. Үзләре шулай дияргә кушты. Әмма йөрәктәге яра тиз генә төзәлерме?

Авылдашың. Арча, Сөрде.
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Сентябрь 2018 18:31 1729
5 Октябрь 2018 11:37 1445
21 Сентябрь 2018 14:17 1402
ӨСКӘ