Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Виталий Агапов: “Артистлар халыктан зур була алмый”

22 Декабрь 2017 1527
Җырчы, композитор, шаян сүз остасы – Виталий Агапов башкаруындагы “Гөл җибәргән әнкәй бүләккә” җырын яратам. Теләсә кайсы вакытта искә төшеп, көйләп җибәрергә мөмкинмен аны. Шул җырны җырлаган саен, Виталий абый үзе дә искә төшә. Кайда икән ул хәзер?.. Ничек яши?.. Ниһаять, үзе белән сөйләшү бәхете дә татыды. Виталий абыйның үтенечен искә алып, интервьюдагы үзенчәлекле сүзләр, хәрефләр яңгырашы (керәшенчә) ул сөйләгәнчә калды.
– Виталий абый, соңгы елларда экраннарда күренмисез...

– Теләгәне күрсәтә. Теләмәгәненә, мөмкинлек булса да, акча түлисе килми.

– Телевизордан бик күренмәсәгез дә, һаман иҗат итәсез, димәк?

– Соңгы елларда үземнең концертларымнан тыш, зур проектлар оештырам: "Керәшеннәр җырыу әйтә" исемле Бөтенроссия фестивале, "Кышкы", "Язгы", "Җәйге", "Көзге" моңнар һ.б. Бераз концертлар кимеде дисәм дә, елына 70-80 концерт куела.

– Туган авылыгызга кайтып йөрисезме? Анда кемнәр бар?

– Сәвәләйгә (Зәй районы) кайткалап торам. Авылымда мине үз җортым, пуҗумым (җир участогы), мин аваз биргән "Никанурлар" нигезе, туган апам Ольга Васильевна һәм гомумән алганда 50гә якын туганым, 1200 авылдашым көтә. Һәрчак алар белән бүлешер яңалыкларым, уртаклашыр уңышларым була. Аларның да миңа сораулары, фикерләре, мин булышырлык үтенечләре, эшләре бар. Туганнарым, авылдашларыма мин бик тә рәхмәтле.

– Ялгышмасам, әтиегез әниегезне калдырып чыгып киткән. Әтиегезгә үпкәгез юкмы? Бүгенге көндә дә әниегезнең фамилиясен йөртәсез...

– Әти әнине түгел, ә әни әтине калдырып чыккан. Кайбер кыек эшләрен турылап. Мин аерылып чыкканның икенче көнендә тупыл төбендә туган җегет. Әйе, мин әни фамилиясен, дөресен әйткәндә, "Никанурлар" ыруының фамилиясен йөртәм һәм шуның белән горурланам. Ә менә әтигә бернинди ачуым юк һәм булмады да. Чөнки ансыз мин дөньяга тумас идем. Әтисез үсүнең кыенлыклары булса да, ул кыенлыклар миңа тормышта нык яшәргә, әниемә, туганнарыма, туган авылыма, туган халкыма терәк булырга ярдәм итте.

– Виталий абый, сезнең хезмәт юлыгыз да кызыклы бит әле: мәктәптә дә укыткансыз, янгын сүндерүче булып та эшләгәнсез, хәтта үз бизнесыгыз белән шөгыльләнергә дә җай тапкансыз (җиһазлар ясаган – авт.)...

– Ир кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, дип халык юкка әйтмәгән. Менә мин дә үземә ни ошый, гаиләмә ни кирәк, кулымнан килгән эшне эшләргә тырышам. Сатып алырга мөмкинлегем булса да, җиһазын да җасыйм, җирен дә сукалыйм, утынын да җарам, җырын да җырлыйм. Шуңа өстәп бизнесын да алып барам, әлбәттә, гаиләм булышлыгы белән, бергәләп. Шулай булса, төплерәк һәм тәмлерәк.
– Тормышыгызны үзгәртерлек кискен борылышлар күп булдымы?

– Булды. Матур гына бизнес белән, эшкуарлык белән шөгыльләнгәндә, композитор, җырчы булып китү – шуларның берсе. Тик бу үзгәреш юктан килеп чыкмады. Иван (Ибан) бабамның скрипка ясаучы, әтием Василийның (Бәчелейнең) гармунчы, әнием Марияның (Марҗаның) җырчы икәнен искә алсаң, "гены сыграли"!

– Болардан тыш, депутатлык эшен дә әлегә кадәр дәвам итәсез икән (Чаллы шәһәр советы депутаты – авт.)...

– Депутат эше көндәлек эшең белән тыгыз элемтәдә барырга тиеш дип уйлыйм. Артист булудан тыш, күп кенә җәмәгать эшләрен дә алып барам. Чаллы керәшен җәмгыяте рәисе, шәһәребезнең Зәй якташлар оешмасы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе булу – минем депутатлык эшемнең төп юнәлешләре. Шәһәребездә яшәүче 86 милләт кешеләрен бергә туплап, төрле чаралар үткәрү бик кирәкле эш дип саныйм. Дөресен әйткәндә бу эшләрнең өчесендә дә мин инде 26 елдан артык кайныйм, ә инде депутат буларак миңа ул эшләрне икеләтә көч белән тартырга кирәк.

– “Вконтакте” сайтында үзегезне “романтик” дип язып куйгансыз...

– Үземне "романтик" дип әйтүем очраклы гына түгел. Хыялланырга ярата торган кеше мин. Алай гына да түгел, хыялны тормышка ашырырга ярата торган. Алла бабай ярдәме белән, хыялларымның күбесе тормышка ашты инде. Моңа бик тә сөенәм. "Романтик" булуым җырларымда да күренә. Моңлы, халыкка ошый торган җырларым байтак.

– Шунда ук: “Зарланма! Зарга зар җыела” дип тә язып куйгансыз. Зарланырга яратмыйсыз, димәк?

– Болай дип әйтүем дә урынлы дип уйлыйм. Зарланып кына, кемнәндер ярдәм көтеп кенә, кемнедер гаепләп кенә яшәп булмый бу дөньяда. Тормыш камытына үзеңә җигелеп, көне-төне эшләп тә таманга гына туры килә әле.

– Гаиләгез турында да искә алыйк әле...

– Гаиләм турында укучылар берникадәр белә дип уйлыйм. Яраткан хатыным Галина Зәй районы Урта Пәнәче авылында туып-үскән. Без аның белән өч ул үстерәбез: Руслан, Виктор, Владик. Уртанчысы һәм кечесе Яр Чаллы сәнгать колледжында баянчыга укыйлар. Алар һәрчак минем белән. Керәшен фольклор ансамбле концертларында да, минем "Моңлы Чаллы" җыр театры чыгышларында да. Алар чын мәгьнәсендә минем булышчыларым һәм горурлыгым.
– Тормышыгыздагы иң авыр чор дип кайсы вакытны атыйсыз?

– Язмышның усал ягы безнең гаиләгә дә өлеш чыгарды. Кызганыч, олы улыбыз туган вакытта имгәнү алды. Менә шул чорлар, дөнья буйлап табиблар эзләп чабулар, тик шулай да ярдәм итә алмауны тою – безнең өчен иң авыр вакытлар булды...

– Бүгенге татар эстрадасына карашыгыз?

– Татар эстрадасы үзенең табигый законнары буенча алга бара. Хәзер инде өстән әйтеп кенә, бармак янап кына, монысы дөрес, монысы дөрес түгел дип кенә яшәп булмый. Элеккечә итеп барыбыз бер төрле җыр тыңларга, бер төрле спектакль карарга, бер төрле ризык ашарга тиеш белән генә алга барып булмый һәм халык та аны теләми. Халык үзе эшләп тапкан малы, акчасы белән һәр артистка бәя бирә, билетларын ала, концертка килә. Без – артистлар халыктан зур була алмыйбыз. Алардан башка без беркем түгел. Без халыкка хезмәт итәргә тиеш!
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Июнь 2018 15:14 1606
ӨСКӘ