Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Винарис Илъегет: “Ул артист мине урамга куып чыгарды... ”

14 Август 2018 2755
   Аны башка бер генә артист белән дә бутап булмый. Тавышы да, үз-үзен тотышы, төс-кыяфәте дә үзгә. Ул эстрадада күренә башлагач, Вадим Захаров та сөенеп куйды, чөнки сәхнәдә аннан да олы гәүдәле җырчы пәйда булды (бу хакта концертларында сөйли Вадим). Пермь егете Винарис Илъегетне Казанга нинди җилләр ташлаган? Нигә әлегә кадәр буйдаклар исемлеген тулыландырып тора? Үз авырлыгыннан ояламы?
– Казанга күченеп килүегез ничек булды?

– Казанда яшәү – күптәнге хыялым иде. Бирегә 2001 елда күчендем. Ул вакытта юньләп беркемне дә белмим... Дөресен әйткәндә, мин Казанга бер артист чакыруы буенча килдем. Исемен әйтмим. Ярты ай анда яшәгәч, акчам бетте һәм ул мине урамга куып чыгарды. Ике атна подъездның тугызынчы катында яшәргә туры килде. Ярый әле урамда яз иде. Бәхетемә, бер банкетта чыгыш ясаганда мине бер өлкән җырчы күреп алды. Аңа кадәр аның белән Пермьдә очрашканыбыз бар иде. Яшәү урыным булмауны белү белән үзенә чакырды. Аякка басып киткәнче, ике елга якын өендә яшәтте... Сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, кеше белән ничек аралашырга – барысына да ул өйрәтте, миннән дипломат ясады. Тормышым турында китап язарга туры килсә, бер бүлеген аңа багышлар идем.

Винарисның коткаручысы һәм өйләнмәвенең сәбәпләре турында “Акчарлак” газетасының 16 нчы август көнне чыгачак 32 саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1654
15 Октябрь 2018 17:54 1484
23 Октябрь 2018 10:14 1402
31 Октябрь 2018 11:56 1358
ӨСКӘ