Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Вертикаль үскән ботаклар алма бирми

19 Декабрь 2017 669
«Бакчадагы бер карт, бер яшь алмагачыбыз алма бирми. Карты алма бирүдән кинәт туктады, яшенең, шактый еллар узса да, бер тапкыр да алма күрсәткәне юк. Нилектән икән?"

Аня Сидорова, Спас.
Алмагачның алма бирмәве берничә сәбәпкә бәйле:

1. Алмагач чәчәк атмый. Иң элек алмагачны кайчан утыртуыгызны исегезгә төшерегез. Чөнки кайбер сортлы алмалар 7-10 елдан соң гына чәчәк ата. Әгәр язын ул шау чәчәккә күмелми икән, җимеш бирер чорга үсеп җитмәве ихтимал.

Агач тамырының тирәнлеген карау да комачауламый. Артык тирәнгә утыртылган куак, үз гомере өчен көрәшеп, үсүен дәвам итә. Дөрес утыртылган очракта, үсентенең тамыр муентыгы туфрак өслеге белән тигез булырга тиеш.

Чәчәк атмаучы алмагачка да игътибар кирәк. Аңа даими су сибегез, туендырыгыз һәм туфрагын көпшәкләндерегез.

Кайбер тәҗрибәсез бакчачылар, ел саен ботакларны кискәндә ялгышып, җимеш бирә торган ботакларны кисәргә мөмкин.

Әгәр агачта чәчәк бөреләре барлыкка килеп тә, чәчәк атмый икән, агачка корткычлар һөҗүм итмиме, шунысын ачыклагыз. Әйтик, чәчәк ашаучы корт (цветоед) ачылып килүче чәчәк белән туклана.

Ә инде карт алмагачыгызның чәчәк атмавында корткычларның гаебе юк. Иң элек кәүсәгә игътибар итегез. Бары тик горизонталь үскән ботаклар гына җимеш бирә. Шуңа күрә өскә карап, вертикаль үскән ботакларны авыр йөк, җеп ярдәмендә тарттырып куярга кирәк.

Чәчәкләр каты суык тәэсирендә дә коелырга мөмкин. Шуңа күрә алмагачны салкын һавадан сакларга, кулайрак урынга утыртырга кирәк.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Май 2018 13:40 2354
7 Июнь 2018 11:19 1983
ӨСКӘ