Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Вероника Кузнецова: “Бабам әбине урлаган”

30 Март 2018 1141
“Ямьле” төркеменә тап булдым бит әле. Өч кыз: Гөлназ, Вероника һәм Альбина. Гөлназ белән Вероника – Чаллыдан, ә Альбина Себердән үк икән.
– Вероника, сиңа нинди егетләр ошый?

– Ачык, изге күңелле, ярдәмчел.

– Кыяфәте?

– Озын буйлы. Әнисе татар, әтисе грузин булсын.

– Сиңа грузиннар ошыймыни?

– Әйе. Бер грузин егете ошады миңа. Бик матур җырлый иде.

– Кимчелеге бар идеме?

– Әйе. Сүзендә тормый торган егет булып чыкты. Мине кияүгә алмады.

– Кемгә чыктың?

– Марсель исемле егеткә.

– Татармы?

– Татар. Мин хәзер Вероника Шакирова. Мурат исемле улыбыз бар.
– Альбина, ә синең егетең бармы?

– Юк.

– Син шундый чибәр кыз, сөбханалла! Ниндиерәк егетләр кирәк сиңа?

– Җаваплы, ышанычлы, максатына ирешүчән.

– Гөлназ, ә сиңа?

– Без бит ни өчен кешене яратуыбызны, ни өчен яратмавыбызны белмибез. Без бары тик яратабыз гына. Егетем чибәр, изге күңелле, максатына омтылучан, амбициоз булсын.

– Яраткан кешең бармы?

– Хәзерге вакытта юк, йөрәгем буш.

– Кайчан яратканың булды?

– Дүрт ел элек.

– Мәхәббәт идеме ул синең, Гөлназ Батталова?

– Мәхәббәт булмаган инде, димәк. Икебез ике төрле кеше, тормышка карашыбыз төрле булган.

– Аның карашы ничек иде?

– Эш!

– Синеке алай түгелме?

– Юк. Гаилә, балалар, туганнарым, аннары гына эш. Әлбәттә, карьера төзү әйбәт. Әмма беренче урында – гаилә, аннары гына эш булырга тиеш.

– Вероника, кияүгә чыгуың ничек булды?

– “Вконтакте” сайтында дуслаштык. Беренче күрүгә үк мәхәббәт уты кабынды.

– Гөлназ, хатын-кыз ирне эзләргә тиешме?

– Ирләр безне эзләргә тиеш. Ирләр – аучы.

– Вероника, ирең акча эшлиме?

– Акча артыннан кумаска кирәк. Лейтенантка кияүгә чыгасың икән, аны генералга әйләндер!

– Эльвира Хамматова иреннән аерылды. Аерылуга ничек карыйсың?

– Гаиләне сакларга тырышырга кирәк. Бер-береңне аңларга, каршы килмәскә, нәрсәгәдер күзеңне йома да белергә. Яратырга, зирәк булырга.
– Кайсы очрак чыгырыңнан чыгара?

– Хыянәт. Ирләр хыянәт итсә дә хатын-кыз аны белергә тиеш түгел.

– Ирләр ник хыянәт итә соң?

– Белмим...

– Кемнеңдер сөяркәсе булыр идеңме?

– Юк! Бай абзыйларның килеп бәйләнгәннәре юк, кызыгып караучылар бар анысы.

– Гөлназ?..

– Үзеңне ничек тотасың бит! Мөмкинлек бирсәң, тәкъдим ясыйлар. Әмма безгә андый тәкъдим белән килмиләр.

– Вероника, балаңны ничек тәрбиялисең?

– Тәрбияләү бик кызык. Зур хезмәт. Көн саен яңа ачыш. Бик ошый. Әйбәт әни булырмын дип ышанам. Әти-әнием дә ярдәм итә.

– Кемнән үрнәк аласың?

– Әби белән бабамнан. 17 яшендә бабам әбине урлаган.

– Егетләр, Гөлназны да урлап китегез! Вероника, бабай белән әбиең исән-саулармы?

– Исән-саулар. Чаллыда яшиләр.

– Гөлназ, ә син кем тәрбиясендә үстең?

– Әнием тәрбияләде. Бәләкәй чагымда әти-әнием аерылышкан. Әмма мин әтисез икәнемне сизмәдем, әнием минем өчен әни дә, әти дә булды.

– Альбина, синекеләр?

– Әти-әнием Сургутта яши. Елга бер тапкыр күрешәбез. Көн саен скайп аша сөйләшәбез. Сагынам. Казанга киләләр.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ