Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Венера Иванова кияүгә чыккан (ВИДЕО)

12 Ноябрь 2017 1806
11 ноябрь көнне “Яңа Гасыр” каналында “Таяну ноктасы” тапшыруын алып баручы Венера Иванова кияүгә чыккан. Кияү Динар исемле икән.
Туйны Зөлфәт Зиннуров алып барган. “Динар белән Венераны өйләндердек. Бәхетле булсыннар!” – дип язган ул “Инстаграм” битендә.

Шулай ук туйдан бер мизгелне дә, видеога төшереп урнаштырган.
Туйда Венераның ТНВда бергә эшләүче хезмәттәшләре, күп кенә артистлар да булган.
“Бәйрәмнең якты истәлекләре фотода. ТВ банданы бергә җыйган һәм безгә искиткеч бәйрәм ясаган өчен Венера белән Динарга зурдан-зур рәхмәт. Гомерегез бәхетле булсын”, – дип язган Роза Әдиятуллина.
Яшь гаиләне котлыйбыз! Бәхетле, тигез гомер телибез!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ