Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ЙОЛДЫЗЛАР КИҢӘШЕ: Венера Ганиева укучыбыз cоравына киңәш бирә

10 Январь 2017 1004

“Моннан 7 ай элек бер егет белән очраша башладым. Ул ике ел өйләнешеп торганнан соң аерылышкан. Сәбәбе – хатыны хыянәт иткән. Балалары юк. Илсур Казанда яши. Аның белән мине дусларым таныштырды. Беренче очрашудан ук безнең арада мәхәббәт уты кабынды. Ипотекага бер бүлмәле фатир алган. Монысы да зур проблема бит. Үзем Бөгелмә районыннан килдем. Башта биш ел укыдым. Хәзер эшлим, тулай торакта яшим. 

Әти-әни, дуслар моңа тискәре карый. Каян табарга соң хәзер торыр урыны да булган, күңелгә дә ошаган, сине яраткан, акыллы егетләрне?! Илсурны югалтасым килми. Сез бу очракта нишләр идегез? Аның да бит бәхетен икенче кат сынап карарга хокукы бардыр?! Киңәш бирсәгез иде."

Н. ГӘРӘЕВА.

Казан.


Киңәшне җырчы Венера ГАНИЕВА бирә:

– Гаилә кору өчен зур, көчле һәм җаваплы мәхәббәт булу кирәк. Табигатьтә һәрнәрсә мәхәббәт белән яратылган, мәхәббәт белән яши. Әйтик, аккош, күбәләкләр, хәтта бөҗәкләр дә бер-берсен яратып, балалар тудыра. Рус әйтмешли, “Попытка – не пытка” дигәндәй, бәхетне сынап карарга кирәк. Ләкин бер-берегезне чынлап яраткан очракта гына. Аннан соң, фатир мәсьәләсенә килгәндә, эш акчага гына кайтып калмасын иде. Дусларым, туганнарым арасында акча, фатирга кызыгып кияүгә чыгучылар булды. Тик мәхәббәт булмаса, бер-берегезгә якын булмасагыз, байлык күренми ул. 

Әти-әниеңә дә моның белән килешергә киңәш итәм. Илсурның гашыйк булырга, гаилә корырга хокукы бар.


Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

Радик һәм Салават такмаклары

Популяр язмалар
11 Май 2017 10:11 1756
ӨСКӘ