Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Вадим Захаров больницага эләккән

19 Март 2018 3866
Вадим Захаров белән әңгәмә.
– Вадим Захаров, ябыккансың түгелме соң син?

– 9 килога!

– Ябыгу процессы ничек бара?

– Бик авыр. Авырлыкны җыюы гына җайлы икән. Үз-үземә күз тидереп кенә ябыктым дип уйлыйм.

– Күз тидереп?!

– Әйе. РКБда ятып чыктым. Сигез көн ашатмадылар.

– Ник ашатмадылар?

– Ашарга ярамады.

– Нигә РКБга кердең?

– Авыртып.

– Кайсы җирең?

– Күбрәк ашаганмын.

– Беләбез, әниең камыр ризыклары белән сыйлый сине...

– Майлы, камыр ризыклары ашамаска куштылар. Сигез көн эчендә тугыз килога ябыктырып чыгардылар.

– Ничә кило идең?

– 119.

– Ашамыйча түзә алырсыңмы? Ашыйсы килеп елыйм да дигән идең.

– Ул вакытта елау бик үк дөрес булмаган икән, хәзергесе авыррак. Тагын хастаханәгә кереп ятасы килми.

– Сине ашыгыч ярдәм белән алып киттеләрме?

– Авырткач үзем бардым.

– Кайсы җирең авыртты? Корсагыңмы?

– Дошманыңа да язмасын, өянәк шикелле әйбер ул.

– Бервакыт: “Борыннан кан китә кайвакыт”, – дип әйткән идең.

– Андый хәлләр дә булды.

– Хәзер беттеме соң?

– Бетте, Аллага шөкер.

– Больницада Вадим Захаровка аерым палата бирделәрме? Күтәреп кенә йөрттеләрме сине?

– Әйе.

– Бөтен кеше килеп синең белән фотога төштеме?

– Бөтенесе дә төште.

– Ачуың килдеме?

– Авыртканда кеше күрәсе килми бит ул.

– Андый вакытта нишлисең?

– Сиздермәскә тырышам.

– Таза икәнеңне кайчан сизә башладың?

– Костюмнар ярамый башлагач. Тазалык кан басымын да күтәрә. Кайбер хатын-кызлар: “Вадим, шушы килеш йөр, ябыкма”, – диләр.

– Ханымнар сине яратамы?

– Яраталар! Ләкин барыбер Ябыгырга кирәк. Мин 75-80 кило тирәсе булырга тиеш.

– Ихтыяр көчең җитәрме?

– Бик нык ихтыяр көче кирәк.

– Буең күпме әле?

– 175 см.
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
15 Август 2018 11:18 941
26 Июль 2018 12:38 832
24 Июль 2018 14:00 797
ӨСКӘ