Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Уйнаштан чыккан уймак

17 Август 2017 4126
Апас районы Каратун икмәк кабул итү пунктында эшләү­че Гөлүсә Вахитова күптән күзгә-башка чалынмаган күр­шеләренең хәлен белеп чыгарга уйлый. Әмма ишекнең бикле икәнен белгертеп, йозак элмәгенә кадак тыгылган була. Ни өчендер күршесенең курткасы ишек алдында аунап ята...
Эшкә килгәч, шул ук оешмада эшләп йөргән әлеге күршесе Хәмит Гыйләҗев турында сораша ул. Әмма хезмәттәшләре Хәмитнең инде биш көн эштә булмавын әйтәләр. Гөлүсә ханым кичке якта кабат күршеләренә юл ала. Теге куртка һаман җирдә ауный... Бу юлы хатын кадакны алып ташлап, өйалды ишеген ача. Хуҗаның хатыны Гөлнарага кычкырып-кыч­кырып та җавап ишетелмәгәч, өйгә уза һәм дивандагы урын-җир әйберләре астыннан чыгып торган хатын-кыз аякларын күрә. Тагын эндәшә, аптырагач, аякларны тотып карый. Һәм аларның салкын икәнен тойгач, урамга йөгереп чыга. Узып баручы авылдашларын ияртеп кергәч, веранда идәнендә шулай ук өстенә юрган-киезләр ташланган Хәмит мәете ятуы да ачыклана...

Шешәдәшләр һәм сөяркәләр

56 яшьлек Хәмит Гыйләҗев – буып, 46 яшьлек хатыны Гөлнара сулыш юлларын томалау нәтиҗәсендә үтерелгән була. Тикшерү коми­те­тының Апастагы өлкән тикшерүчесе Айрат Мөхәммәдуллин шул ук көнне ике кешене үтерү очрагы буенча җинаять эше кузгата. Полиция эшне төрмәдә утырып чыккан эчкече ир-атларны барлаудан башлый. Чөнки әлеге фаҗига бергәләп эчкән шешәдәшләр арасында чыккан дигән фараз тикшерелә. Ләкин сәрхүшләр генә түгел, тәртипле һәм ышанычлы ир-атлар да читтә калмый. Мәсәлән, зур автохуҗалыкта “КамАЗ” йөртүче һәм электр челтәре белгече чынлап торып шик астына эләгә, ДНК-экспертиза өчен биологик үрнәкләре, бармак эзләре алына. Хикмәт шунда ки: оперативниклар “Гөлнара белән чуала” дип яманаты чыккан ир затларына да тынгылык бирми. Алар исә халык сүзе һәм мәрхүмәнең җинаять урынында табылган телефоны буенча ачыклана.

Әлеге парның хәмергә бәйлелеге һәм Гөлнараның иренә бигүк тугры булмавы аңлашылгандыр, шәт. Эчеп йөри торган хатынның тотнаксызлыгы гаҗәп түгел инде ул. Сорау алынган ирләр арасында аның белән уйнашлык кылуларын яшермәүчеләр җитәрлек. Каратунда яшәүче бер япь-яшь егет, мәсәлән, “Гөлнара апа теләге буенча периодически җенси якынлык кылып килдек”, дип тора.

Җинаять эшендә кире кагып булмаслык документлар да бар. Генетик экспертиза мәрхүмәнең җенес һәм кайбер башка әгъзаларыннан алынган биологик матдәләрнең бер генә түгел, ә бәлки берничә ир кеше, шул исәптән, теге егетнеке икәнен дә күрсәтә. Димәк, хатынның сөйгән ярлары берәү-икәү генә булмаган.

Аның соңгы сөяркәсе әлеге дә баягы телефон ярдәмендә табыла. Фаҗига булган көнне Гөлнара ниндидер таныш түгел номердан Чаллыдагы туганы белән сөйләшеп ала. Димәк, әлеге телефон хуҗасында, ким дигәндә, мөһим мәгълүмат булырга тиеш! Сәгате-минуты белән ханымга телефонын биреп торган кешенең Каратунга тоташкан Биеш авылында яшәүче 19 яшьлек Сергей Золин икәне мәгълүм була. Егет исә шунда ук гаебен тану һәм тәүбә итү турындагы беркетмәгә кул куя...

Хәмит Гыйләҗев

Хәмит – шул райондагы Әлмәндәр авылы кешесе. Армиядән кайткач, Нижневартовск шәһәренә эшләргә киткән. Себердә 10 ел чамасы яшәгәч, эчкән өчен эшеннән чыгаралар да, бу хакта белеп алган абыйсы Шәүкәт барып, туган якларына алып кайта аны. Биредә исә Хәмит терлекчелектә эшли, соңрак бөртекле ашлык кабул итү оешмасына урнаша. Әйбәт кенә торак йорт та биреп куялар үзенә. 1997 елда өйләнгән Роза атлы хатыны белән, туганнары әйтүенчә, “эчкән һәм чит ирләр белән йөргән өчен” җиде елдан соң аерылыша. Соңрак үзеннән 10 яшькә яшьрәк әлеге дә баягы Гөлнара Ведерникова белән тора башлый. Мәнсезлек, тәртипсезлек ягыннан анысы да кимен куймый. Хатын Менделеев шәһәрендә ире белән аерылышкач төрмәдә утырып чыга, аннары Апас якларында пәйда була. Ике якның да ризалыгы белән...

2016 елның 20 сентябрендә Гөл­нара, гадәттәгечә, “салып” йөри. Төштән соң Биештәге Золиннар йортына исерек килеш барып керә. Әлбәттә, тамак чылатырга исәп итә. Әмма гаилә башлыгы Николай “булса, үзем эчәр идем әле”, ди. Шуннан соң өенә кадәр озатып куярга дигән сылтау белән, аларның уллары Сергейны ияртеп чыгып китә хатын.

Өенә кайткач, болай да исерек хатын тагын эчә, туктаусыз “Союз-Аполлон” тәмәкесе пыскыта. Өстәл артында утырганда, үземнекендә акча юк дип, кунак егеттән телефонын сорап алып, безгә мәгълүм булганча, Чаллыга шалтыратып ала. Сергей үзенең исерек хатын белән утыру сәбәбен “Хәмит абый кайтканны көттем, аның белән эшкә урнашу мәсьәләсендә сөйләшәсем бар иде”, дип акларга тырыша. Русча бирелгән күрсәтмәләрендә дә ул аларны “Гульнара апа”, “Хамит абый” дип татарчалаштырып яза.

Менә шул 46 яшьлек апа сарыла-сылана башлый да инде 19 яшьлек малайга. Алга таба булган хәлләрне тәфсилләп тормыйча, түр булмәдәге диванда, тикшерүче теле белән әйткәндә, “ике якның да ризалыгы белән җенси якынлык” кылынуын гына әйтеп үтик.

Шушы мәхәббәт уеныннан уймак чыга. Чөнки хуҗа кайтып кереп, өсләрендәге юрганны алып ташлый аларның. Бу галәмәтне күргәч, үзен ир дип санап йөргән кешенең кабынып китүе гаҗәп түгел. Әмма яшь көндәшкә зыян китерә алмый исерек абзый. Киресенчә, этешеп-төртешеп ишегалдына чыгып җиткәнче үзенә нык кына эләгә аның. Аннан соң муенына элмәк салына. Кеше җаны тавыш-тынсыз кыела... Котырынган вәхши моның белән генә туктамый. Чөнки шаһит калуын аңлый...

Кичкә таба аның вәхшилеге турындагы хәбәр Каратунга тиз таралып өл­герә. Бу хакта ишеткәч, Золин ишекле-түрле йөри башлый. Аның бу халәтенә әти-әнисе дә игътибар итә.

Соңгы сүз

Әнисе, психик авыру буларак, 2нче төркем инвалид аның. Әмма Сергей сау-сәламәт булып үсә, Биеш мәктәбендә 9 сыйныфны ярыйсы гына тәмамлагач, Апастагы аграр көллияттә укып тракторчы белгеч ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп, 2016 елның июль башында туган якларына кайта. Әти-әнисе дә, психиатрик экспертиза да егетне акылга камил дип саный.

Инде уйнаштан чыккан явызлыгы өчен кырыс җәза көтә аны. Ике кешене үтерү очрагын Татарстан Югары суды карый. Хөкем утырышлары 21 февральдә башланды. 20 мартта ике айдан 20 яшь тулырга тиешле С.Н.Золинны 16 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем карары игълан ителде.
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Наил Вахитов

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ