Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Уйлану

7 Сентябрь 2018 1083
“Авырмас өчен 101 киңәш” газетасыннан
   Безнең авылда сугыштан яраланып кайткан усал йөзле бер абзый бар иде.

   Урыны җәннәттә булсын инде, Сафа җ ан абыйның йөзен ядрә тетеп бетергән дә, аны ничек туры килсә шулай тегеп куйганнар дип кем уйлаган шул чак та? Сугышта алган яралары белән гомере буе сызланып яшәде.

   Кибеп, корып, картаеп үлде дип уйлаган идем, беркөн зиратта кабер ташына күзем төшеп, имәнеп киттем.

   Нибары 58 яшьтә генә булган икән. Миңа 70 яшь, әле тиз генә үлә торган кешеләр рәтенә куймыйча, үземне яшь санап йөри идем тагы!

   Авыр туфрагың җиңел булсын, Сафаҗан бабай...

   Гафу, энем! Үлгәннәр картаймыйдыр, дип уйлыйм.

   Бер уйлаганда, иртәрәк китүең хәерлерәктер, бәлки. Картайганчы яшәсәгез, тагын бер сугышта катнашырга туры килгән булыр иде. Бу
юлы фатир сугышында. Әле бер, әле икенче баласында кагылып-сугылып яшәгән ата-аналардан сез бәхетлерәк тә әле.

   Ичмасам, сез догада, эт типкесендә түгел. Әй, заманалар...

   К. Баязитов.
   Спас.
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1664
23 Октябрь 2018 10:14 1412
31 Октябрь 2018 11:56 1379
30 Октябрь 2018 11:37 1290
ӨСКӘ