Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ураза сәламәт кешене үтерми, киресенчә, савыктыра

24 Апрель 2020 961
Рамил хәзрәт Юныс белән әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 30 апрель 2019 № 17
– Рамил хәзрәт, укучыларыбыз еш кына: “Намаз укымаган кешегә ураза тоту дөресме?” – дип сорый.

– Кем генә булмасын, ул беркайчан да диннең бөтен өлешен бер үк вакытта үти башлый алмый. Моңарчы аның нәрсә икәнен дә белмәгән кешегә намаз да укы, ураза да тот, хаҗ да кыл, зәкят тә түлә дисәк, куркып калачак, аңламаячак. Без нидәндер тотынырга тиеш. Әйтик, өй җыештырганда иң элек бер бүлмәдә тузан сөртәбез, келәмнәрне кагабыз, идәнен юабыз, аннары башка якка күчәбез, шулай әкренләп тәртип, чисталык булдырабыз. Адәм баласының корбан чалырга теләге уянды икән, чалсын. Гает намазына барам дисә дә барсын. Анда ул намаз укучыларны күрә, вәгазь тыңлый, бәлки шулардан соң күңелендә иман нуры уяныр. Гыйбадәттән ерак берәү хаҗга барам дисә, шулай ук тыярга ярамый. Анда ул мөселманнарны күрә, алар белән аралаша һәм бөтенләй башка кешегә әйләнеп кайта. Ураза тотучы да ифтарда катнаша, дога кыла, вәгазь тыңлый һәм шулай дин юлында тәүге адымнарын ясый. Кем генә дингә ни рәвешле килсә дә, иншалла, юлы бер Аллаһыга илтә.

– Уразага кереп, атна-ун көннән ташласа, ахырга кадәр барырга көче җитмәсә, дин авыр икән дип уйламасмы соң?

– Уразага кергәнсең икән, тотарга кирәк, өзмәү хәерле. Ураза сәламәт кешене үтерми, киресенчә, савыктыра. Кимендә, биш-алты көн тотсаң, аннары организм ияләшә, ашыйсы да, эчәсе дә килми. Күпләр бер-ике көн – иң авыр өлешен тота да “миннән булмый” дип кача. Ә бит ураза – чиксез шифа чыганагы. “Йа Раббым, миңа ураза тотарга мөмкинчелек бир”, – дип Аллаһка ялварырга, сорарга кирәк. Ул рәхмәтен җибәрми калмый.

– Белә торып уразаңны бозсаң нишләргә?

– Кеше диндә мәгълүматлы, уразаны беренче елын гына тотмый икән, аны белә торып бозса, җәзасы – алтмыш көн ураза тоту. Онытылып китеп авызыңа ризык капсаң яки су йотып куйсаң, гөнаһ юк, дәвам итәсең. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) андый хәл турында: “Сезне Аллаһы Тәгалә ашаткан һәм эчерткән була”, – ди. Монда уразаны казага калдырырга кирәкми. Ә инде кеше авырса яки сәфәргә кузгалса, ул чагында уразаны казага калдыра.

– Уразага кергәндә укыла торган доганы белмәгәндә ничек ниятләргә? Дога кылмый тотылган ураза дөресме?

– Догасын уку мәҗбүри түгел, иң мөһиме – ният. Ул тел белән әйтелмәсә дә кабул кылына. Ләкин тел белән әйтү үзебез өчен файдалы, ягъни сәхәр ашаганнан соң “Илаһи ният кылдым, таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр Аллаһы ризалыгы өчен фарыз уразаны тотарга, кабул булуына өметләнеп” дип кабатларга кирәк. Ниятсез ураза дөрес түгел.

– Хәзер сәхәрне төнге 1-2дә ашыйбыз. Кемдер мин кичтән ашап ятам да иртән тормыйм, ди. Болай итеп ураза тотып буламы? Сәхәр ашауның үз бәрәкәте бар, диләр бит.

– Расүлебез: “Сәхәр ашагыз, сәхәр ашауда бәрәкәт бар”, – дигән. Сәхәр ашасаң, ураза тоту җиңеләя, гыйбадәтнең барлык шартларын кылган саналасың, сөннәтне үтәп, Пәйгамбәребезгә якынайгач, әҗере дә арта. Иртән тора алмыйм дип, алданрак ашап яту да мөмкин хәл. Кеше төнлә дә ашамады, сәхәргә дә уянмады икән, ашамый-эчми ният кыла да уразага керә. Ниятне зәвәлгә кадәр кылырга мөмкин.

– Ураза турында күпме генә сөйләмәсеннәр, әле дә уразаның шартларын белмәүчеләр очрый. Кайберәүләр хәтта “уразада чакта ашау гына тыела, су эчәргә, кипкән хөрмә җимеше белән сыйланырга мөмкин”, дип шаккатыра.

– Бу – белемсезлектән килә. Аннары күптән түгел генә христиан динен тотучыларның посты булды. Алар ит ашамый, үсемлек азыклары белән сыйлана, су, чәй эчәргә ярый һәм моны башкалар күрә. Шуңа да бутаучылар бар. Ураза тотканда таң атканнан алып кояш батканчыга кадәр ашау-эчү, якынлык кылу катгый тыела, болар гыйбадәтне боза.

– Ураза тотучы өчен иң яманы нинди гамәл?

– Уразаны, гадәттә, тел афәте боза, ул аның бөтен әҗер-савабын бетерә. Гайбәт, гөнаһ сүз, ләгънәт, каргау, сүз йөртү булды икән, уразаң юкка чыга. Пәйгамбәребез: “Кем дә кем уразалы килеш бозык сүздән тыелмаса, ач торудан башка файдасы булмас”, – ди. Шуңа да уразаның өч дәрәҗәсен билгелибез. Беренчесе – ашказаны уразасы. Бу ашамый-эчми тору. Икенче дәрәҗә – тел, күз, колак, аяк-кул һ.б. әгъзалар уразасы. Начар сүз сөйләмәү, кирәкмәгән нәрсәгә карамау, әллә кайларга барып йөрмәү. Болар безне шайтан вәсвәсәсеннән саклый, гыйбадәтебезне камилләштерә. Өченче дәрәҗә – уй, ният. Уй-фикерләрең, ниятең Аллаһка, ихласлыкка юнәлгән булсын.

– Уразага кемдер ябыгу өчен керә. Дөресме?

– Бу ураза саналмый, диетага утыру гына.

– Сәламәтлегеңә зыян килүен белә торып ураза тоту гөнаһмы?

– Гөнаһ, чөнки шәригатебезнең төп максаты – адәм баласының исәнлеген, акылын, абруен, байлыгын саклау. Әгәр ураза тотуыбыз шушы канунга хилафлык китерә икән, әйтик, кешенең сәламәтлегенә зыян салса, бу вакытта гыйбадәттән тыелу хәерле.

Бервакыт сәхабәләр кырда кунарга туктый. Төн бик салкын була. Бер кешенең госеле югала. Иртәнге намазга торгач, бу моны башкаларга да әйтә. Калганнар аңа госел алырга куша. Бу кеше салкында суык су белән коенып авырый һәм үлә. Расүлебез: “Салкында суык тидерү куркынычы булганда, госел коенылмый, тәһарәт алына. Тәһарәтнең дә зыяны булса, тәяммум кыла. Сез дөрес фәтва бирмичә үлемгә сәбәпче булдыгыз”, – ди. Хәзер күп бабайлар Рамазан ае алдыннан, табибларга барып, тулысынча сәламәтлекләрен тикшертә, анализлар бирә. Аларга карап сокланырлык.

– Хатын-кыз иренең рөхсәтеннән башка уразага керә аламы?

– Фарыз гамәлдә ир – хатыннан, хатын – ирдән рөхсәт сорамый. Фарызга рөхсәтне Аллаһы Тәгалә биргән инде. Ә менә нәфел уразасы тотарга теләгән хатын башта иреннән рөхсәт сорарга бурычлы.

– Ире диндә түгел, ә хатын намазлы, уразалы икән, ул хәләл җефетенә аш әзерлиме?

– Нишләсен, пешерә инде һәм сабыр итә. Шул сабырлыгы белән әҗерле булыр, иншаллаһ!

– Уразада вакытта көтелмәгән кунаклар кайтып төшсә, аларны ашатырга буламы?

– Беренчедән, алар – мосафир. Юлдагы кешегә, белүебезчә, ураза тотмаса да ярый. Икенчедән, кунаклар хак мөселман икән, аларга ризык әзерләмибез. Башка урында туклана алалар. Аларны сыйлап ятсак, гөнаһка керәбез.

– Уразадагы килеш анализ өчен кан алдырырга ярыймы?

– Кан алдырырга да, хиҗама ясатырга да, хәтта күз белән колакка дару салырга да ярый. Борынга гына салмау хәерле, чөнки тамактан агып төшеп, ашказанына эләгүе ихтимал.

– Кешедән ураза тотасыңмы дип сорау әдәпсезлекме?

– Сорарга кирәкми. Сиңа шундый сорау биргәннәр икән, ачыктан-ачык җавап кайтармыйча, мин нияттә дип әйтү хәерле. Безнең бабайлар арасында кырык ел ураза тотучылар булган һәм моны берәү дә белмәгән. Алар риядан шултикле курыккан. Шуңа да сөйләп йөрмәү файдалы.

– Тәмәке тарту уразаны бозамы?

– Боза.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1967
11 Май 2020 10:05 1765
1 Июнь 2020 10:15 1136
ӨСКӘ