Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Ураза гаете – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алу бәйрәме”

23 Июнь 2017 599
Ураза Гаете – Аллаһы Тәгалә каршында булган зур бурычны үтәп, тәравих намазларын укып, көтеп алынган зур бәйрәм. Аллаһының әмеренә буйсынып, ашау-эчүдән һәм башка яман эшләрдән тыелып торган кешеләр Аллаһы Тәгаләгә тагын да якыная. Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән дә рамазан аеның соңгы көннәре һәм ураза гаете турында сөйләштек.
– Рамазан ае ахырына якынлаша. Быел ни өчендер ураза авыр булды, диләр.

– Кешеләрдә фикер төрле. Кемдер миңа җиңел, икенчеләр, киресенчә, авыр, ди. Көннәр салкын торганда, кояшны болыт каплаганда организм күп энергия югалта. Шул сәбәпле кемнеңдер ашыйсы да килгәндер. Ләкин елдан-ел тәравих намазларын укучылар саны арта. Мәчетләрдә егермешәр рәкәгать итеп гыйбадәт кылалар. Яшь кенә егетләр ахыргача торалар. Дин юлына басучылар, ураза тотучылар саны күбәю бик куанычлы хәл, чөнки бу – җәмгыятьнең рухи үсешен чагылдыра.

– Берничә кешедән: “Ифтарга килүчеләр әллә ничәшәр порция ризыкны, пакетка салып, сумкаларына тыгып алып кайтып китә. Читтән карап торганда бигрәк ямьсез күренә”, – дигән канәгатьсезлек сүзләре дә ишетергә туры килде.

– Андый хәлне үз күзем белән күрмәгәч, берни дә әйтә алмыйм. Ләкин һәркемнең җитешсезлек ягы бар. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Сезне бер зәгыйфьлек белән дөньяга китерәм”, – ди. Рамазан аенда кешеләрнең күңеле йомшарган чорда мәчет капкасы янында хәер сорап торучылар да арта. Кайберләре намаз укый, дога кыла да белми. Имамнар яннарына барып, мәчеткә керергә, намаз укырга кыстап карый. Тик тегеләрнең керәселәре килми. Шулай хәер сорашып тору – аларның кәсебе, тормыш рәвеше. Гәрчә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Өч көн яшәрлек малың булганда хәер сорарга ярамый”, – ди. Ифтар мәҗлесенә килүчеләр арасында, шәт, бик мохтаҗ кешеләр дә бардыр. Кемдер ризыкны авыру әнисенә яки күп балалы гаилә булып, сабыйларына алып кайтасы киләдер. Ифтарга килүче һәркемнең дә яшәү шартларын белмибез бит. Психологлар: “Кешенең кәефен күтәреп тә, төшереп тә булмый”, – ди. Ягъни башка берәүгә: “Син минем кәефемне боздың”, – дип әйтергә ярамый, чөнки бу аның сүзне ничек кабул итүеннән тора. Дин дә безне башкаларның сүзенә артык игътибар биреп, хисләнеп, кәефне төшереп яки күтәреп йөрүдән тыя.

– Рамазан ае ахырына якынлаша. Ураза гаетенә әзерләнә башладыгызмы инде?

– Бездә бу көн Ислам дәүләтләрендәген кебек зурлап уздырылмый. Шулай да ял көне булып санала. Мәчеткә халык гает намазына җыела, вәгазь сөйләнелә, күтәренке рух сизелә. Минем өчен ураза гаете Җиңү көненә тиң. Чөнки башкаларны җиңәргә була, ә үзеңне җиңү икеләтә авыр. Утыз көн буе ураза тоткан, телен тыйган кешеләр үз-үзләрен җиңгән санала. Бу – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алу бәйрәме. Чөнки уразаны тиешле рәвештә тотып чыксак, Раббыбыз безнең бөтен гөнаһларны кичерә. Пәйгамбәребезнең хәдисендә: “Кем уразаны ныклы иман белән, тиешле рәвештә, кагыйдәләрен бозмыйча тотса, Аллаһы Тәгалә аның бөтен гөнаһларын да кичерә”, – ди. Димәк, бу – гөнаһлар кичерелгән көн дә әле. Мөселман бәйрәме башкалардан шуның белән аерыла: без бер-беребезгә шатлык-куаныч ясыйбыз. Әйтик, фитра сәдакасы да мохтаҗ-фәкыйрьләргә бирелә. Өстәлгә ризык куярга мөмкинлегең юк икән, синең өчен нинди бәйрәм булсын инде! Хәлле мөселманнар мохтаҗлыкта яшәүчеләргә фитра сәдакасы биреп, зәкяттән өлеш чыгарып, аларга да бәйрәм ясый. Ягъни транспарат күтәреп урамда йөрмибез, мәчеттә җыелып, намаз укыйбыз, дога кылабыз, вәгазь тыңлыйбыз. Татар халкында да, бөтен мөселман даирәсендә дә, тәмле ризыклар белән сыйлану, чәй эчү гадәте бар. Татарлар бу көнне коймак пешерергә ярата. Шул рәвешле кунакка йөрешеп, бүләкләр бирешеп бәйрәм итәбез.
– Бәйрәм көнне өйдә ризык исе чыгарырга кирәк, диләр. Бу безнең гадәт кенәме, әллә диндә дә моңа дәлилләр бармы?

– Ураза гаетенең тәртибе буенча гает намазына ук тәмле ризык ашап барырга кирәк. Корбан гаетендә исә, киресенчә, бәйрәм намазына буш карын белән баруың хәерле. Чөнки, рамазан аенда ашамый торсак, Корбан гаете көнне намаздан соң корбан чалына һәм шуның итеннән авыз итәсе була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) гаеткә иң матур киемнәрне кием, ислемай сөртеп чыгарга куша. Мәчеткә бер урамнан барып, икенчесеннән кайтырга кирәк. Бер елны Әтнә районы Бәрәзкә авылында гает көнендә булдым. Шаккатмалы хәл күрдем! Халык тәкъбир әйтеп мәчеткә бара. Анда яшьләр дә, өлкәннәр дә бар. Ирләр урам буйлап атлаганда, йортлардан чыгып башкалар кушыла, аннары барлык урамнар бер була һәм шулай мәчеткә юнәләләр. Бик күңелле инде. Бөтен авылда бәйрәм рухы хакимлек итә. Алайса, кайчак әллә бәйрәм, әллә юк икәнен белмичә дә калабыз. Кешеләр мәчеткә чабып барып чабып кайта да, шуның белән вәссәлам!

– Хәзер гает намазларына мәчеткә хатын-кызлар да йөгерә-йөгерә бара. Белүебезчә, аларның намазны өйдә укуы күпкә хәерлерәк бит?

– Пәйгамбәребез: “Хатын-кызларны мәчеткә барудан тыймагыз. Ләкин алар өчен йортта намаз уку хәерлерәк”, – ди. Әлеге хәдискә нигезләнеп, без гүзәл затларны мәчеткә барудан тыя алмыйбыз. Гомумән, татар хатыннары өлгер. Иртән торып ашын да пешерә, коймагын да кыздыра, мал-туарын да карый, ирен, балаларын дә хәстәрли, шул ук вакытта мәчеткә барып намаз укып кайтырга да өлгерә. Шуңа да татар хатыннарының Аллаһ йортына  баруыннан зыян юк.

– Ураза гаете көнне юлда очраган кешене ничек котларга? Аңа ничек сәлам бирергә?

– Моның махсус догасы бар: “Күллү Гамин вә әнтүм Бихайр”, дип әйтәләр. Бу “Ел буе Аллаһның бәрәкәтендә булыгыз” дигәнне аңлата. Ураза гаете көнне туганнарны, якыннарны, дусларны смс-хәбәр, ватсап, электрон почта һ.б. аша бәйрәм белән котларга кирәк. Бу кеше ураза гаетенең бөеклеген сизсен, шәүвәл ае җитүне аңласын өчен бик мөһим.
– Татарда гает бәйрәмнәре алдыннан өйне яхшылап җыештыру, тәрәзә пәрдәләрен алып юу гадәте дә бар. Уразадагы кеше боларны эшли алмаса, гаеп буламы?

– Монда таләпләр юк. Ислам динендә гает алдыннан өйне җыештырырга дигән кагыйдә язылмаган. Һәркем үз мөмкинлегенә карый.

– Уразадан чыкканда файдалану өчен Пәйгамбәребезнең киңәшләре бармы?

– Беренчедән, рамазан аенда ашказаны кысыла, күп ашап булмый. Көн дәвамында ашыйсы килгән кебек тоелса да, кич авыз ачканда бер стакан су эчеп, берничә хөрмә кабып куйсаң да, эч тулган кебек тоела. Әз генә ризык та кешене тукландыра. Аллаһның рәхмәте белән һәрнәрсә шулай әкрен-әкрен килә. Ләкин ифтарның үз кагыйдәләре бар һәм аны табиблар да хуплый. Ягъни авыз ачканда салкын су эчәргә ярамый, ул җылымса булырга тиеш. Су эчеп, хөрмә ашап куйгач, намаз уку зарур. Салкында машинаны кабызгач беребез дә шундук йөреп китми, җылынсын дип эшләтеп торабыз һәм монда да шулай. Су белән хөрмә җимеше ашказанын ризык кабул итүгә әзерли, ун-унбиш минут эчендә организм эшләп китә. Ә инде бөтен нәрсәне рәттән ашый башласаң, эчке органнарга көч килә, панкреатит авыруы хасил булуы да ихтимал. Шуңа да Пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәргә кирәк.

Гает көнендә дә, аннары да бөтен нәрсәне рәттән сыпыртмау, дөрес туклану мөһим. Шәүвәл аенда Расүлебез алты көн ураза тотарга киңәш итә. Бу – уразадан әкренләп чыгуга бер ишарә. Пәйгамбәребез: “Шәүвәл аенда кем ураза тота, шул ел буе әлеге гыйбадәтне үтәгән кебек булыр”, – ди.

– Гает өч көн дәвам итәме?

– Юк, ураза гаете бер генә көн билгеләп үтелә. Икенче шәүвәлдә уразага керергә ярый инде. Корбан гаете исә өч көнгә сузыла. Хәйрия эшләрен гает көненә калдырмыйча, рамазан аенда кылырга тырышырга кирәк. Чөнки бу вакытта әҗер-савап арта. Хәтта фитра сәдакасын дә гаеткә берничә көн алдан бирү хәерле.

– Гаетне, гадәттә, ничек уздырасыз?

– Мин өйдә торырга тырышам. Бу көнне кунаклар килә, аларны каршы алып, сыйлап, озатырга яратам.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
25 Январь 2018 16:19 4689
ӨСКӘ