Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Умарта корты чакса, аракы эчәргә ярыймы?

13 Июнь 2017 860
Умарта корты агуы төрле кешегә төрлечә тәэсир итә. Берәүләр аны җиңел кичерә, кортның угын ала да берни булмагандай китә. Ә икенчеләрдә ул көчле аллергия китереп чыгарып, анафилактик шок ясарга мөмкин.
Бал корты агуында файдалы микро һәм макро элементлар белән бергә, аллергия уята торган, тукымаларны зарарлаучы, нерв системасын ярсыта торган башка матдәләр дә бар.

Анафилактик шокның билгеләре:

- тән кычыта, яна башлый, бал корты чаккан урын шешә;

- тән температурасы күтәрелә яки түбән төшә;

- кан басымы төшә;

- төчкертә, тамак кытыклана, йөткертә;

- хәлсезлек сизелә, бөтен тән авырта;

- баш авырта;

- йөрәк кага;

- бит, кул шешә;

- күз күреме, ишетү сәләте кими;

- тел һәм йоткылык шешә;

- күңел болгана, укшыта, эч авырта башлый;

- сулыш алу кыенлаша.
Шулай ук бал корты чагудан аңны югалтырга да мөмкин. Организмга агу төрлечә тәэсир итә, кеше хәтта үлеп тә китә.

Теләсә кайсы умартачының, эш тәҗрибәсенә карамастан, кул астында аптечка торырга тиеш. Анда: антигистамин препаратлар (супрастин, лоратадин, цетрин), преднизолон (шокка каршы торучы), эуфиллин (бронхлар спазмы һәм сулыш юллары өчен), димедрол (аллергиягә каршы тора һәм тынычландыра), спирт, мамык, марля, физраствор, тәнгә сөртү өчен антигистамин препарат (фенистил) булырга тиеш.

Умарта корты чагу белән, энәсен алырга тырышыгыз. Алгач та, ярадан бер-ике тамчы кан чыгарырга кирәк. Шул вакытта аның агуы тышка чыга. Тешләнгән урынны спирт яки аракы белән эшкәртегез. Ярага боз яки салкын чүпрәк куегыз, бу йогышсызландыру өчен кирәк. Шулай ук марляга төреп дымлы сода куярга да була. Бал корты чаккан урынны антигистамин мазь белән эшкәртегез. Су белән дә төймәле антигистамин препарат эчәргә кирәк.

Әгәр сулыш алу авырлашуын сизәсез икән, ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Шулай ук бал корты битне, муенны, авыз тирәсен чакса да, табиб ярдәме кирәк.
Нишләргә ярамый?

- Тешләнгән урынны уксус белән ышкырга;

- яраны пычрак су белән юарга, төкрекләргә;

- авыртуны басу өчен аракы эчәргә.
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2018 16:14 1678
28 Июнь 2018 15:14 1561
ӨСКӘ