Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Ул хәзрәтнең үзенә зыян килде”

2 Март 2018 1703
“Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә.
– Нурулла хәзрәт, бер абзый сорау биргән: “Бер мәчеттә гает көнне бер яктагы ишек ачылмый. Ишегалды капкасы йозак белән бикләнгән була. Гает көнне бөтен ишек-капкаларны ачып куярга кирәк дип саныйм”.

– Нәрсәдер ошамаса: “Хәзрәт, шундый уңайсызлык бар”, – дип шул мәчетнең хәзрәтенә, идарәсенә барып әйтергә кирәк. Әгәр дә алар сүзегезне тыңламаса, мөфтият, мөхтәсибәт бар. Аларга әйтергә була. Минем артта бер хәзрәт кешеләр җыеп: “Әйдә, аның берәр чарасын күрик әле”, – дигән. Моны белеп алдым да, аңа: “Хәзрәт, миңа берәр сүзең, тәнкыйтең бар икән, миңа әйтче. Алай бәлки дөресрәк булыр, хатамны аңлармын, сиңа рәхмәт әйтермен дә шуның белән вәссәлам!” – дидем. Хатаны дөресләргә теләсә, ул миңа әйтергә тиеш. Хатаны бит мин кылган. Ул әйтә: “Мин сиңа яхшылык теләдем”, – ди. “Яхшылыкны алай теләмиләр. Артымда төркем-төркем кеше җыеп, миңа каршы кешеләрне котыртып”, – дидем. Ахыр чиктә ул хәзрәтнең үзенә зыян килде. Ул җыйган кешеләр хәзрәтнең үзен түбәнсеттеләр.

Мәчет ишекләре ачык булырга тиеш, халыкка уңайлырак шартлар тудырырга кирәк. Мәчетнең нишләп бөтен ишеге ачылмаска мөмкин? Бөтен яктан кеше керә башлагач, халыкны контрольдә тотуы авыр. Кайчагында арттагы ишекләрдән начар кешеләр керергә мөмкин. Ул ишектә камера булмаска да мөмкин һ.б. Ишекләр ачык булса әйбәтрәк, ут-күз чыкса (Алла сакласын!) бөтен кеше бер ишеккә килеп тыгылса, ул инде әйбәт әйбер түгел.

– “Дөньядан ваз кичегез!” – дип сөйләнгән вәгазьләрне ничек аңларга?

– Дөньядан ваз кичү – иртәгә үләм, дигән сүз түгел ул. Бу дөньяны күңелеңә кертмәү дигән сүз, дөньядан кирәген генә алу. Сиңа җитә икән бер йорт, нәрсәгә тагын 20-30 миллионлыгын алырга. Бу инде нәфескә кагыла торган әйберләр. Кеше нәфес белән бриллиант, алтын-көмешләр җыя башлый. Чиновникларның офисларында ничәдер төрле сәгать, ручкалары гына да ничәдер миллион тора. Бу әкият бит инде.

Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Май 2018 16:06 4041
25 Апрель 2018 13:34 3047
24 Апрель 2018 15:01 2762
4 Май 2018 13:22 2690
ӨСКӘ