Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Укытучы “хезмәт күрсәтүче” булмасын иде...

9 Февраль 2017 1585
Укытучылар гомер-гомергә абруйлы, ихтирамга, хөрмәткә лаек хезмәт ияләре булды. Безнең заманнарда бигрәк тә. Алар үтеп киткәндә суларга да курка идек. Дөрес, кайбер укытучыларны яраттык, икенчеләреннән курыктык... Куркырсың да шул! Безнең заман укытучылары кирәк булса линейка белән кулыңа китереп сугарга, дәрестән куып чыгарырга, эт итеп сүгәргә, малайларның яңагына берне чапылдатырга да күп сорамады... Моның өчен үпкәләп йөрүче, әти-әнигә кайтып әләкләшүче дә булмады. Чөнки үзебезнең гаепле икәнне аңлый, моннан фаҗига ясамый идек.

Хәзер заманалар үзгәрде... Бар, балаларга тырнак белән чиртеп, алай гына да түгел, җайлы-җайсыз сүз әйтеп кара! Ник туганыңа үкенерсең! Минем белән килешәсездер, бүген укытучының абруе әкренләп төшә, эше, җаваплылык арта бара. Моңа кем гаепле? Укытучылар үзләреме? Балалар, йә булмаса, ата-аналармы? Бәлки җәмгыять гаепледер? Әлеге сорауларны Кукмара районының Зур Сәрдек авылында яшәүче укытучылар – Гөлия һәм Харис Хисаметдиновларга бирдем. Аларның берсе 35 елга якын, икенчесе 33 ел балаларга белем бирә. Тәҗрибәләре җитәрлек, кыскасы. 

– Сезнең эшләү дәверендә уку-укыту программасы әллә ничә тапкыр үзгә­решләр кичерде. Болардан тыш, укытучыга мөнәсәбәт үзгәрде,дим аларга.

Гөлия:

 – Укытучы һөнәре – иң мөһим һөнәр. Ансыз дөньяны күз алдына китереп тә булмый. Программалар, китаплар белән укытучы да үзгәрә, үсә, үз белеме өстендә һаман эшләп тора ул. Әмма бүген укытучыларга булган мөнәсәбәт бернинди кысаларга сыймый. Үземнең мәктәптә укыган вакытларны хәтерлим. Без укытучыларга мөкиббән идек. Ә хәзер аны туктаусыз, беткәнче пресслыйлар. Элек укытучы ничек әйтсә – шулай булды. Хәзер бала өенә кайта да мәктәпне сөйли. Әти - әни - бала – түгәрәк өстәл артында мәктәпне, укытучыларны тикшерә.

– Ни өчен укытучының абруе төшә дип уйлыйсыз? Моңа кем гаепле? Җәмгыятьме? Өстә закон чыгарып утыручылармы?

– Бәлки түрәләрдер?.. Сталин заманында  20 ел эшләгән укытучыга Ленин Ордены биргәннәр. Матди яктан караганда да бүген укытучының хәле мактанырлык димәс идем. 1.5, йә 2 ставка алып эшләгәндә генә күзгә күренерлек була ул хезмәт хакы.  Кайчандыр укытучылар күп акча алган. Бала белән өйдә утырмаганнар, бәби карарга кеше яллаганнар. Үзем белгәннән бирле авылда укытучы сыер асрый. Колхоз яшәгәндә укытучыга 5 сутый печән җире бирәләр иде. Аның белән генә мал-туар тотарга авыр булса да, балаларга сөт-каймагы кирәк дип,  укытучы сыер карый. Теләсә-теләмәсә дә мәктәп белән мини-ферма арасында була иде ул. Бу да укытучының авторитетын төшерми калмагандыр.

Харис: 

– Шунысы үкенечле: хәзер укытучыны “хезмәт күрсәтүче”гә әйләндереп баралар. Хезмәтне юл читендә басып торучы җилбәзәк хатын-кызлар гына күрсәтә. Ә укытучы укытучы булып калырга тиеш! Беренчедән, ул белем бирә, икенчедән, тәрбияли. Бигрәк тә авыл җирендә балага күпкырлы тәрбия бирә торган бердәнбер урын бит ул.

 – Элек балаларны партия идеологиясе белән тәрбиялиләр иде. Ә хәзер? Кыйбла бетте. Кыйбла белән бергә укытучыларга хөрмәт тә бетәдер бәлки?  

Гөлия: 

– Чыннан да, кыйбла бетте. Хәзерге балалар әти-әнидән курыкмый, укытучылардан курыкмый, Алланың бар икәнен белми. Алай дисәң, өйдә биш вакыт намаз укыган, җомганы калдырмыйча мәчеткә йөргән бала мәктәптә үзен шулкадәр начар тота, аптырап каласың. Нинди кыйбла? 

Харис: 

– Хәзер мәктәптә яңа тормыш, яңача белем бирәбез. Мәсәлән, әти-әни әйбәт укытучы эзли. Элек сайлау юк иде. Классларга нинди укытучы куелган – шулар укыткан. Шуның өстенә соңгы вакытта ошамаган укытучы өстеннән шикаять язу башланды. Ләкин ул шикаятьнең дөресме-түгелме икәнен тикшерүче юк. Хәзер балаларны ышандыру алымы белән тәрбияләп булмый. Укытучыга нишләргә?  

Гөлия: 

– Укытучы үзен мыскыл иттерергә тиеш түгел! Мәктәптә укытучы таләпчән (балалар телендә “усал”), ләкин  гадел булсын. Укытучы белән укучы арасында билгеле бер дистанция һәм шул ук вакытта бер-берсен хөрмәт итү, аңлау булганда конфликтларга урын калмый. “Усал” укытучының кадерен балалар мәктәп тәмамлагач, башка уку йортларына укырга кергәч, аннан соң үз тормышларын алып барганда аңлый. Мисал эзләп ерак йөрмим. Рус теле һәм әдәбиятын әтиемнең туганнан туган энесе Минехаҗи абый укыта иде. Минем мәктәптә иң яратмаган укытучым, дөресрәге, җенем сөйми торганы. Без 12 генә укучы, дәрес саен рәхәтләнеп мине тактага чыгара иде, мәрхүм. Үзе исән чакта рәхмәтемне әйтеп җитештем. Ул биргән белем белән институт тәмамладым, ул йөрәгемә сеңдергән рус теленә мәхәббәтне гомер буе саклыйм һәм шуның белән яшим.

Харис: 

– Ата-аналар админист­рациядән, чиновниклардан курка, укытучылар администрациядән, чиновниклардан һәм ата-анадан курка, ә балалар беркемнән дә курыкмый. Менә шуннан килеп чыккан әйбер бу! “Укытучының һөнәри стандарты” дигән әйбер бар. Шунда 18 тапкыр “укытучы тиеш!” дип кабатланган. Шулай итеп, аның стандарты “тиеш”ләрдән генә тора. 

Гөлия: 

– Бүген укытучының сәламәтлеге, гомере бернинди закон белән дә якланмаган. Ул савым сыеры кебек. Ни  кызганыч, мәктәпләргә соңгы елларда яшьләр бик аз килә, аеруча БДИ бирә торган фәннәрдән. Шәһәр мәктәпләрендә бу мәсьәлә бигрәк тә кискен тора. Узган ел курсларда Казан укытучылары белән сөйләшергә туры килде. Атнага 36шар сәгать укыталар икән, кадрлар җитми, диләр.  Алар “на износ” эшлиләр түгелме соң инде? “Выслуга” җиткәнен түземсезлек белән көткәннәр, яше тулып бер көн дә эшләмәгәннәр җитәрлек. Киләчәктә мәктәптә кем укытыр?

Харис: 

– Шуның өстенә мәктәп, администрация һәм укытучы арасында элемтә өзелде, бәйләнеш юк. Укытучы хәзер яу кырында берүзе.

– Бердәм дәүләт имтиханы турында фикерегез?

Гөлия: 

– Совет чорындагы мәгариф системасы уйлап эшләнелгән булган дип саныйм мин. Рус теле язма һәм телдән, геометрия, физика, химиядән телдән имтихан бирә идек. Ул имтиханнарны тапшыра алмаган кешене белмим мин. Билгеләрне дә белемебезгә карап алдык. Сызым, астрономия өйрәндек. БДИлар белән шаблоннар ятлап, сөйләм телен бөтенләй онытмасалар ярый инде. Икенче яктан карасак, БДИ биреп югары уку йортларына җайлы гына укырга керү мөмкинлеге дә туды. Тик аларга 9 нчы сыйныфны сәламәтлекләренә зыян салмыйча тәмамларга мөмкинлек бирсеннәр иде. Стресслар белән көрәшерлек көч аларда юк әле. Мәктәп бит ул  җан азыгы да ала торган чип-чиста, рәхәт урын булырга, бала анда куркып түгел, теләп барырга тиеш. Аларның елап, мәҗбүри рәвештә баруы кемгә кирәк?  Балалар өстенә авыр йөк өйделәр. Мәсәлән, математика бөтен кешегә дә җиңел бирелми. Аны барлык укучыга да бирдерү дөрес түгелдер. Кем киләчәктә профессиясен төгәл фәннәр белән бәйли, кем ярата  – шулар  бирсен. 

– Хәзер балаларның кайберләре БДИдан качып училищеларга үзләре китә, өченчеләренә китәргә тәкъдим итәләр. Бәлки бу махсус эшләнәдер? Эшче көчләр бетте бит. Барыбыз да югары белемле. 

Харис: 

– Узган ел 9 сыйныфны 68 укучы, ягъни өч класс тәмамлады. Ә 10-11 сыйныфка калучылар көчкә бер класска җыелды. Кычкыртып куып бетерделәр. Отличниклар да китте. Кукмара, Саба ПТУларында белем ала башладылар. Аны тәмамлагач, кая бара алар? Колхоз юк, агроном, механизаторлар кирәкми! Ел саен Янилдәге ПТУны гына да ике төркем тәмамлый, аннан эшсез йөриләр. Югары белем белән дә барыр урын юк! Бездә хәзер иң белемле төзелеш бригадасы, иң белемле сатучылар. 

– Сез, гомумән, нинди укытучылар, бер-берегезгә нинди бәя бирәсез?

Харис: 

– Гөлия – бик таләпчән, билгене саран куя. Шуңа күрәдер инде, укучылары тырышып укый, тирән белем алып чыгалар. Мәктәбебезне тәмамлаучылар арасында өч фән кандидаты бар, аларның уңышларында Гөлиянең өлеше дә аз түгелдер. Алар бит инглиз теленнән кандидатлык минимумын тапшыралар. Аның укучылары республика, район мәктәпләрендә инглиз теле укыталар, Англиядә укып-эшләп кайтучылары, чит ил компанияләрендә эшләүчеләр дә бар.

Гөлия: 

– Бәлки Харис минем кебек үк таләпчән түгелдер. Әмма ул тырыш, намуслы. Эшен җиренә җиткереп башкара, иң мөһиме: балаларны русчага өйрәтә, алай гына да түгел, мин аны рус телен актив пропагандалаучы да дияр идем. Зур Сәрдек – чиста татар авылы, авылда бер рус хатыны бар, инде ул да күптән татарчага өйрәнеп бетте. 

– Хезмәт стажыгыз саллы гына. Мактаулы исемнәрегез бармы?

Гөлия: 

–Юк. “Хезмәт ветераны” алу өчен республика, Россия дәрәҗәсендәге рәхмәт хатлары, мактау грамоталары кирәк. Ә укытучыга грамота бирү өчен күрсәткеч, нәтиҗә сорыйлар һәм аны биш ел белән үлчиләр. Нәтиҗәләр бар инде ул, тик алар ераграк калган, бүген күренми. Язучының күрсәткече – китап, җырчыныкы – сәхнәгә менеп җырлаган җыр, ә укытучыныкы еллап күренә! Шулай да Харисның ВЛКСМның “Ударник 11 пятилетки” дигән билгесе бар.

Харис: 

– Күрсәткечкә карап тормаган очрак­лар да бар. Шундый җәмгыятьтә яшибез бит! Кайберәүләр килеп бераз эшли дә, мактау кәгазьләре, грамоталар, исемнәр дә алып куя... Әмма без барыбер мәктәпне яратабыз. Ул безнең, дөрестән дә, икенче йортыбыз, бигрәк тә безнең кебек читтән кайтып урнашкан, авылда туганы булмаган кешеләр өчен. Шатлыгыбыз белән дә, кайгыларыбыз белән дә шунда киләбез. Безнең монда матур яшьлегебез үткән, монда чәчләр агарган. Никадәр балага белем белән бергә күңел җылысы да бирелгән. Һәм безнең менә дигән мактанырлык, горурланырлык укучыларыбыз, мәктәбебезнең дистә еллар дәвамында яшәп килүче, сагынып сөйләрлек-күрсәтерлек традицияләре бар. Мин быел бишенче сыйныфны укытам. Алар хәзер федераль стандарт буенча белем ала. Йөкләмәләр зур булса да, алар җиденче классларга караганда көчле. 

Бу, әлбәттә, башлангыч сыйныф укытучыларының да зур хезмәте, тырышлык нәтиҗәсе. Гомумән, әлеге методикага югары бәя бирергә кирәк.


СОҢГЫ СҮЗ

Язмамның ахырына җиттем дә уйлап куйдым. Безнең белән кем янәшә? Балачакта, яшьлектә әти-әни һәм... укытучы! Безне җитәкләп мәктәпкә алып баралар да, без аннан зур үсеп, белем алып чыгып китәбез... Кеше ясап чыгаралар... Мәктәп елларында безнең белән кем күбрәк вакыт уздыра? Әти-әни? Әби-бабаймы? Юк, укытучылар! Шуңа күрә, балаларыбызны әлеге һөнәр ияләрен хөрмәт итәргә, ихтирам итәргә өйрәтергә иде!

Аннан, исем алу дигәннән, нинди күрсәткечләр, нинди нәтиҗәләр кирәк икән соң? 35, 33 ел балаларга белем бирү күрсәткеч түгел микән? Укучыларының фән кандидаты булуы, Англиядә укып-эшләп кайтуы да исәпкә алынмыймы? Гомумән, күрсәткеч нинди була? 

РОНО җитәкчелеге укытучы­лар­ның эшчәнлеге белән танышып торырга, уңышларын бәяләргә тиеш. Миңа калса, Хисаметдиновлар болай да Хезмәт ветераны. Эшеңне ярату яхшы, әгәр аны бәяләсәләр, тагын да яхшырак. 

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Май 2018 16:06 4081
25 Апрель 2018 13:34 3061
4 Май 2018 13:22 2713
ӨСКӘ