Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Уфа кешесе җиңел машина белән 12 сыер малы урлап ташыган (ВИДЕО)

11 Октябрь 2017 1681
Уфада яшәүче бер ир улына гадәти булмаган бүләк ясарга уйлаган. Нинди бүләк дисезме? Сыер көтүе! Ләкин ир-ат бүләккә акча туздырырга теләмәгән, җиңелрәк юлны сайлаган.
Бервакыт ГИБДД хезмәткәрләре арткы утыргычына бозау утырткан ВАЗ-2107 машинасын туктата. Йөртүченең бөтен документлары да тәртиптә, ләкин ул машинасындагы тана бозауны гына үзенеке булуын дәлилли алмый.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, ир бозауны урлаган булып чыга. Ә иң кызыгы – полиция хезмәткәрләре каракны уникенче сыер малын урлап алып кайтканда тоталар, дип хәбәр итә “НТВ” каналы. Карак ир бу гамәлен болай аңлата: имеш, улының туена кечкенә генә сыер көтүе бүләк итәргә җыенган. Хыяллары тормышка ашмаган бичараның!




Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ