Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Туй күлмәген тектем башкага

30 Октябрь 2018 1299
ХИКӘЯ
– Әни, булачак киявең белән таныштырыр вакыт җиткәндер, шәт. Ул сиңа үз малаең кебек булачак, безнең аның белән йөз- кыяфәтләребезгә кадәр охшаш, – дигән тавыш яңгырады телефонның теге ягыннан.

“И, бала, үсеп тә җиттеңмени инде”, – дип авыз эченнән нидер сөйли-сөйли күз яшьләрен сөртте ана. “Әле кайчан гына үземә дип туй күлмәге теккән идем, баксаң, кызыма да тегәр вакыт җиткән икән инде. Тик хәзер замана бүтән шул, киерләр ди бар, син теккән күлмәкне”.

Әйе, кечкенәдән тегүгә һәвәс булды Тәнзилә. Көндәлек күлмәкләр генә түгел, туй күлмәкләренә кадәр тегеп бирә иде шул заманында. Тик менә үзенә генә аны кию насыйп булмады.

Уйлар Тәнзиләне еракка, яшьлегенә алып китте...

Замирә белән кечкенәдән дус булды алар. Бөтен серләре уртак иде. Тәнзилә Азат белән очрашып йөри башлагач та,кызлар арасындагы дуслык суынмады. Тик Тәнзилә генә дустының егетләр белән бөтенләй очрашмавына бераз пошына иде. Дүртәү бергә тагын да күңеллерәк булачак та бит. Тик Замирә озатырга теләп килгән һәр егетне кире бора. “Белмим, нинди шаһзадә кирәктер инде сиңа”, – дип еш ачулана аны Тәнзилә. Тик дусты ни генә дисә дә үпкәләми, елмаеп йөрүен дәвам итә.

Ә бер көнне Тәнзилә чираттагы туй күлмәген тегеп утырганда, Замирәнең моңсуланганын күреп алды. “Мөгаен, миңа туй күлмәге киергә насыйп булмагандыр инде. Сез әнә Азат белән никах көнен билгеләдегез, ә минем очрашып йөргән егетем дә юк”, – дип күз яшьләрен сөртте ул. Тәнзилә дустын ничек тә тынычландырырга теләп, ике дә уйламыйча, әле яңа гына тегелеп беткән туй күлмәген Замирәгә сузды. “Бу миннән сиңа бүләк. Әйтте диярсең, озакламый син дә кияүгә чыгарсың, күлмәк бар, кияү генә табасы калды”, – дип елмайды. Үзе эчтән генә уйланды: “Ярый әле бу күлмәкне үземә дип тегүемне әйтеп өлгерми калдым, күр, ничек шатланды бит бүләккә”. Ә Замирә шуны гына көткәндәй, ишектән чыгып та йөгерде.

Инде үземә икенчене тегим дип, атласларын барлый башлады Тәнзилә. Тик күпме генә актарынса да туры килерлек тукыма тапмады. Һай, ашыкты шул туй күлмәген Замирәгә биреп. Хәер, бәлки дөрес тә эшләгәндер. Азат: “Нигә ашыгырга, бәлки никахны бераз кичектереп торырбыз”, – ди. Бер-ике атна эчендә әллә ни булмас әле. Тәнзилә яңа туй күлмәген дә өлгертер.

Никах кичектерелгәнгә түгел, Замирәнең соңгы арада бөтенләй күренми башлавына аптырады Тәнзилә. Иртә таңнан кереп җитә иде бит. Инде менә ничәнче көн эзе-юлы юк. Ә Тәнзиләнең дустына әйтер бик зур яңалыгы бар иде бит.

Булмаса, үзем кереп хәл белешеп чыгыйм әле дип кергән Тәнзилә аптырашта калды. Замирәнең әнисе мәш килеп камыр ризыклары пешереп йөри иде.

– Кара син боларны! Берсе бер сүз әйтмәде. Бүген кызымны сорарга киләләр икән бит, минуты килеп җиткәнче сер итеп саклап йөрделәр, – дип тиргәнде Саҗидә карчык.

Аптырап калган Тәнзилә Саҗидә апасын кочаклап ук алды:

– Сиңа түгел, миңа да бер сүз әйтмәде бит, апа җаным. Булачак кияү кем соң, Замирә үзе кая?

– Кем икәнен дә әйтмәде, килгәч күрерсең генә диде. Кечкенәдән шундый серле булып үсте бит инде ул. Үзе кибеткә дип китте әле. Бүген кич кунакка кер...

Керде, күрде, белде Тәнзилә. Кыз сорау кичәсе дә, никах та үтеп китте. Бүген күршедә гөрләп туй бара. Аның иң якын дусты Замирә, Тәнзилә үзенә дип теккән иң матур туй күлмәген киеп кияүгә чыга. Ә аның янәшәсендә Тәнзиләнең иң якын кешесе – Азат басып тора.

Уйлары шушы урынга килеп җиткәч, йокысыннан айнып киткән кебек булды Тәнзилә. Йә Аллам, үткәннәрне уйлап, бүгенгемне онытканмын бит. Камырым кабарган ләбаса. Балалар кайтып җиткәнче өлгертергә кирәк. Йөрәк яралары күпме генә уйлансаң да төзәлми шул инде алар.

Берьюлы ике якын кешенең хыянәтен бик авыр кичерде шул Тәнзилә. Бары тик үз йөрәге астында тибә башлаган нәни йөрәк кенә кире бу тормышка кайтарды аны.

Азат белән Замирәнең туе көнне авылдан мәңгегә дип чыгып китте ул. Үзенең авырлы икәнен дә, кайда яшәгәнен дә берәүгә дә сиздермәде. Ялгыз әнкәсе авырый башлагач аны үз янына алып килде, тәрбия кылып соңгы юлга озатты.

Замирәнең дә Азаттан авырлы булуын, малайлары туганын да ишетте. Менә шулай үз кайгылары, үз уйлары белән яшәүче Тәнзиләгә кызы Айсылу терәк булды. Үзенең ике тамчы су кебек әтисенә охшаган булуы белән, гел Азатны искә төшереп торды.

“Инде менә бүген ул да үсеп буйга җитте. Чит ояга китәргә дә озак калмый ахры инде”, – дип уйланып йөргән Тәнзиләне кыңгырау тавышы сискәндереп җибәрде.

“Кайтып та җиттеләр”, – дип юеш кулларын сөртә-сөртә ишеккә ашыкты ана. Айсылу янәшәсендә басып торган егетне күргәч, Тәнзиләнең кулыннан сөлгесе төшеп китте. Кызының исәнләшергә дип сузган кулларын да учына кыса алмады. Аяк астыннан җир убылды. Кызы янәшәсендә чәчәк бәйләмнәре тотып басып торган егет – коеп куйган Азат иде...

Сиринә ФӘТХУЛЛИНА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1422
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1300
ӨСКӘ