Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Турысын әйткән – главага ярамаган

19 Октябрь 2017 929
“Акчарлак”ка ярдәм сорап килгән кешеләрне, гадәттә, бер сыйфат берләштерә: ишек төбендә күреп, исемен сораганчы ук аңлыйсың – бу кеше туры сүзле, күпне күрә, күпне ишетә. Үзсүзле булуы монда китереп җиткергән дә. Ә турысын әйткән – туганына ярамаган. Питрәчтән килгән Александр Аргаков, әнә, җитәкчесенә дә, прокурорга да, главага да ярамаган...
Бүген – прәннек, иртәгә – чыбыркы

Александр Аргаковка район җитәкчелеге язган характеристиканы укысаң, егылып китәсең. Ат урынына эшли, энергиясе ташый, идеяләре бетмәс-төкәнмәс, үзе уңган, үзе булган... Питрәч мәгарифен яңа үрләргә күтәргән, мәктәпләргә һәм укытучыларга фәлән исемнәр яуларга булышкан. Кыскасы, Питрәч районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Михайловичны фәрештәгә тиңләгәннәр – һич арттырмыйм. Шул бәяләмә белән Россиядә гомуми урта белем бирүнең мактаулы хезмәткәре исемен алган да ул. Тик бу дөньяда бернәрсәгә ышаныч юк: мактаулы исеме районга кайтып җитәргә өлгергәнче үк Аргаковның күгендә болытлар куера башлый.

– Питрәч районы мәгариф бүлегендә 22 ел эшләдем, гомуми стажым – 30 ел, – дип башлады сүзен Александр Михайлович. – Хезмәт юлымны тарих укытучысы, мәктәп директоры вазыйфаларыннан башлаганга, әлеге өлкәдә үземне судагы балык кебек хис итәм. Бу ыгы-зыгы башланганчы ук, Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияровка өч мәртәбә яңа эш урыны сорап кердем. Мине кабат мәктәп директоры итеп билгеләүләрен үтендем. Хәзер аларның акчалары да әйбәт, ул эш миңа таныш та. Дияров исә, беренче вакытта “уйларбыз” ишерәк җавап белән котылса, соңыннан ачыктан-ачык: “Минем ул урынга үз кешем бар”, – диде. Шуның белән бу мәсьәләгә нокта куелды. Ә мәгариф бүлегендә бөтен эш тә минем аша уза, эшкә килмәсәм, башкалар нишләргә белми аптырый, телефоным тынмый. Анда хәзер дә мине начар итеп искә алмыйлардыр дип уйлыйм. Бар көчемне куеп, җаным-тәнем белән тырышып эшләдем бит – күреп тордылар.

Үзе әйтүенчә, Александр Аргаков Питрәч мәгариф бүлегенең элеккеге җитәкчесе Зөфәр Рәхмәтуллин белән аңлашып, килешеп эшли. Ләкин җитәкче вазыйфасына яңа кеше – Азат Шәйхисламов билгеләнүгә, көймә комга терәлә. Яңа хуҗа яңача себерә башлый. Гадәт буенча, үзе тирәсенә яңа команда туплый. Урынбасары Александр Михайловичны санга сукмый, үзе ялга киткәндә документлар имзаларга хокук бирә торган боерык калдырмый, ни машина, ни бензин булмый. Җыеп әйткәндә, Аргаковны әкренләп кысрыклау процессы башлана. Өстәвенә, район җыелышында глава Александр Михайловичны бастырып сүгәргә тотынгач, ул җитәкчесе Азат Сөләймановичның үзен мыскыл итүен бөтен халык алдында бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Моның өчен, әлбәттә, рәхмәт әйтмиләр аңа. Яхшы чакта эштән китәргә тәкъдим итүчеләр, кисәтүчеләр дә була. Тик Аргаков кыен шартларда да гариза язарга ашыкмый, соңгы чиккә кадәр батырларча түзә.

“Бөтен кара эшне укытучылардан эшләттеләр”

– Дөресен генә әйткәндә, мин бу урындагы “уңайсыз” кеше идем, – дип сүзен дәвам итә Аргаков. – Җитәкчелеккә каршы әйтүдән куркып тормыйм, һәр нәрсәгә үз фикерем бар, тәлинкә тота белмим. Андыйлар бөтен җирдә комачаулый бит. Сайлаулар вакытында комиссияне төнге уникедә, башка бинада бюллетень ясап утырган җирдә тотып, фотога төшердем, тавыш чыгардым. Үзем коммунистлар партиясе өчен җан атып йөрим. Аннары, Питрәчтә бөтен кара эшкә укытучыларны чыгара башладылар: Җиңү паркын чистартырга кирәкме, җыештырыргамы... Акчалы тендерларны район башлыгының үз кешеләре җиңә. Мәсәлән, Дияровның курсташы Илдар Шиһапов оештырган фирманың тендерларны бер-бер артлы, законсыз рәвештә җиңеп баруын республика Президенты каршындагы коррупциягә каршы идарә дә ачыклады. Ә соңыннан укытучылар шул оешмага барып, бил бөкте, буяды, ямады... Нишләп әле бу миңа ошарга тиеш, нигә үземнекеләрне якламаска ди? Элек тә укытучыларны бушлай эшләтү очраклары була иде, тик монда чикне онытып, арттырып җибәрделәр. Үзләренә кирәк икән, укытучы аша ата-анага тәэсир итәләр – бу да дөрес түгел. Әлеге зарларымны җитәкчем Азат Сөләйманович көне-сәгате белән район башлыгына әйтеп барган. Питрәч главасы Эдуард Дияров үзе: “Миңа синең кая баруыңны, кем белән очрашуыңны, нишләвеңне көнгә өч мәртәбә кереп, җиткереп торалар”, – диде. Шуннан аралар суынып бетте, ул мине кабул итми башлады, әйтәсе сүзен дә урынбасары гына җиткерә иде...

Көннәрдән бер көнне, ягъни 2016 елның 21 апрелендә Аргаковны үз бүлмәсенә Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Фәсхетдинов чакырта. Аның авызыннан: “Иптәш, сиңа китәргә кирәк. Ике вариант бар: йә үзең китәсең, йә “утрата доверия” дигән маддә буенча җибәрәчәкләр... Мин бернишли алмыйм, районда җитәкче берәү генә”, – дигән сүзләрне ишеткәч, Аргаковның күз аллары караңгыланып китә. Өенә кайтып күп тә үтми, ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр үзен. “Кан басымың нык күтәрелгән, ничек инсульт булмаган сиңа?” – диешә табиблар. Тиздән хастаханәгә эштән “сәлам хаты” килә: Аргаковны эштән куганнар! Хастаханәгә ятканның икенче көнендә үк хурлыклы рәвештә җибәргәннәр икән. Менә сиңа Россиянең мактаулы хезмәткәре! Кешене “больничный”да вакытта эштән куып булмавы турында Хезмәт кодексына акка кара белән язылган, югыйсә.
Аргаков “гаепләре”

Әмма теләдең дә эштән кудың түгел бит әле. Сәбәп кирәк. “Ышанычны югалту” кебек җитди маддә буенча җибәрү өчен бигрәк тә. “Кешесе булса, маддәсе табылыр”, – диләрме әле халыкта? Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Аргаковның да “гаепләре” шактый ачыклана.

Беренчедән, декларация тутырган вакытта бөтен байлыгын санап чыкмаган икән ул. Төгәлрәк итеп әйтсәк, үзенең йорты астындагы җирне һәм хатынының әти-әнисе йортындагы дүрттән бер өлешен күрсәтмәгән. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Азат Шәйхисламов, гомумән, декларациядә үз өен дә искә алуны кирәксенмәгән, әнә. Тик аның, нишләптер, бу кечкенә гөнаһын җиңел генә кичергәннәр. Ә Аргаковны бөтен дөньяга фаш иткәннәр.

Икенче сәбәп тә бар. Һәр районның мәгариф идарәсендә мәктәп автобуслары өчен җаваплы кеше була. Питрәчтә бу вазыйфага Александр Аргаковны билгелиләр. Хезмәт хакына өстәп, ай саен бюджеттан 2000-2007 елларда 2000 сум, аннары – 3400, 2012 елдан 6800 сум акча түлиләр аңа. Эше дә әллә ни күп булмый. Мәктәпләрнең автобусы көн саен балаларны барып алырга, алып кайтырга тиеш – шуларны контрольдә тотасы, “заявка”лар җибәрәсе генә. Ә автобус белән мәктәпләрне шәхси эшмәкәр тәэмин итә, Питрәч мисалында – ИП Фахразиева Сиринә Нәфисовна. Мәктәп автобусын йөртүчеләр дә шәхси оешмада эшләүчеләр санала. Нәтиҗәдә, мәктәп директорлары белән шәхси эшмәкәр Фахразиева арасында килешү төзелә. Аргаков исә үзенең өстәмә хезмәт хакын район хакимияте боерыгы нигезендә алып бара, үзе әйтүенчә, шәхси эшмәкәр белән бернинди килешүләр имзаламый. Тик соңыннан Питрәч прокуроры Алмаз Әхмәтшин Аргаковны нәкъ шул ИП Фахразиева белән килешү төзүдә һәм акча алып баруда гаепли. Эштән хурлыклы рәвештә кууга да төп сәбәп шул була.

– Имеш, мин декабрьдә Казанга укырга киткән көнне прокуратура мәктәп автобусларын тикшерергә чыккан да, күп кенә кимчелекләр тапкан икән. Шул исәптән, законсыз рәвештә акча алып ятуымны да ачыклаган, – ди Аргаков. – Соңыннан белештем: бернинди дә тикшерү булмаган. Барлык документлар да ялган! Район башлыгы Эдуард Дияров мине прокурор кулы белән эштән алып атты. Хәзер бер ел чамасы өйдә ятам, мине районда беркая эшкә алмыйлар. Хатыныма, кызыма да басым ясау бара. Төп хатам – вакытында судка мөрәҗәгать итмәү. Мин хастаханәдән чыгып, сәламәтлегем ныгыганчы, шактый вакыт үткән иде инде. Июнь аенда гына судка гариза яздым, ләкин “эшнең срогы үткән, иртәрәк килергә иде” дип кайтардылар. Татарстанның Югары суды да карарны үзгәртмәде. Тик әле бирешергә җыенмыйм. Россия прокуратурасына мөрәҗәгать иттем, Президент Владимир Путинга хат яздым, депутатлар да бу эш белән кызыксынды... Питрәчтәге башбаштаклыкның барыбер ахыры булырга тиеш!

Прокурорга җирне яр буеннан бирергә!

Бер нәрсә аңлашылмый. Закон сагында торырга тиешле, бәйсез прокурор ни өчен район башлыгы Эдуард Дияров күрсәтмәсен үтәргә тиеш икән? Аңа моннан ни файда? Александр Аргаков Владимир Путинга язган хатында моңа үзенчә җавап бирә:

“2015 елда Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров прокурор Алмаз Әхмәтшинга фатир бирә. Әмма прокурорга бу гына җитми ахры, шул ук елны Питрәчнең Космонавтлар урамыннан җир дә бирәләр аңа. Шунысы кызык: әлеге кишәрлек яр буеннан 35 метрдан да кимрәк ераклыкта урнашкан һәм саклана торган зонага эләгә. Район газетасында да аның аукционга куелуы турында хәбәр басылмады. Бәлки, Әхмәтшиннар бу җирне күпбалалы гаилә буларак алган, диярләр. Алайса нишләп кайбер күпбалалы гаиләләргә җирне Питрәчнең караңгы авылындагы зират яныннан бирәләр, анда ут-су да кертелмәгән була. Ә прокурорга Питрәч уртасыннан, яр буеннан ике миллионлык җир эләгә. Бу хәлләр прокуратураның дәрәҗәсен төшерә, район халкында да ризасызлык уята”.

Инде Питрәч прокуроры Алмаз Әхмәтшинга үз сорауларымны бирергә теләп, аның номерын җыйдым. Алмаз Идрисович әлеге эш буенча республика прокуратурасы гына аңлатма бирә алуын әйтте, кызганычка, тиз хушлаштык. Республика прокурорының баш ярдәмчесе Руслан Галиев исә гомуми җаваплар белән чикләнә: мәктәп автобусларын контрольдә тоткан өчен Аргаковка шәхси эшмәкәр Фахразиеваның акча түләп баруын әйтә...

Ни гаҗәп, эшмәкәр Сиринә Фахразиеваның җаваплары прокуратураныкы белән тәңгәл килми. Аның: “Александр Аргаков белән ИП Фахразиева С.Н. арасында бернинди дә килешү төзелмәде, ике арада хокукый мөнәсәбәтләр булмады. Шул сәбәпле, Аргаковка акча түләргә нигез юк”, – дигән рәсми җавабы бар кулымда.
Питрәч районы мәгариф бүлегенең элекке җитәкчесе Зөфәр Рәхмәтуллин да “прокуратурача” сөйләми. Ул Аргаковка акчаның бюджет хисабыннан түләнеп баруын, моның өчен башкарма комитетның боерыгы булуын җиткерә.

Ситуациягә тагын да ныграк ачыклык кертү максатыннан, Питрәч районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Азат Шәйхисламов белән элемтәгә чыгып карадым. Туры килүен кара – нәкъ шушы арада ялга киткән икән. Аның урынбасары Марина Харитонова исә, Аргаковны бары уңай яктан бәяләде. “Александр Михайлович белән бер ел чамасы бергә эшләдек. Тырыш кеше, берәү белән дә конфликтка кергәнен хәтерләмим”, – диде ул.

Минемчә, бу эшкә архив киштәләренә китеп, тузан җыеп ятарга иртәрәк әле. Чагышмаган урыннары күп. Шул пазлларны җыеп бетерергә, дөреслек урнаштырырга Александр Аргаковның көче дә, сәламәтлеге дә җитә күрсен. Ә без, үз чиратыбызда, ситуацияне контрольдә тотарбыз.

P.S. Газета басмага әзерләнгән арада Александр Аргаков исеменә Мәскәүдән, РФ Генераль прокуратурасыннан хат килде. Генераль прокуратура әлеге эшне үз контроле астына алуын, яңадан тикшерәчәген хәбәр итә.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ