Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тун

6 Ноябрь 2018 824
ХИКӘЯ
И, ярата инде Гөлфия тунын! Киле­шә дә шул үзенә. Матур гәүдәсе, төз аяклары, күз төсенең дә шундый коңгырт булуы... Әти-әнисе аңа туй бүләге итеп алып биргән чәшке тун ул.

Туйдан соң ике ел үтте инде. Тунын бик яратып кия яшь хатын, ә менә ирен... яратмый башлады. Юк, ул көткән “принц” булып чыкмады шул Ринат. Эчми-тартмый, акчасын да алып кайта, ләкин... Күңелсез аның белән! Эштән кайта да шул диванына ята, аз сөйләшә. Эштә арыганлыгына сылтый. Ә Гөлфия – икенче. Ул да эшли, ләкин әллә арый, әллә юк. Аның кичләрне диванда телевизор карап үткәрәсе килми, әллә кайларга барасы, әллә кемнәр белән аралашасы килә! Йә булмаса, ниндидер романтик кичләр...

Бервакыт ул Ринаттан иртәрәк кайтып, ирен җиңелчә кабымлыклар белән өстәл әзерләп, шампан шәрабы куеп, утны сүндереп, шәмнәр кабызып, ымсындыргыч ефәк киемнәргә киенеп көтте. Ә Ринат кайтып керде дә утны кабызды һәм аптырап калды. Беренче сүзе “бик ачыктым” булды. Җиңелчә генә кабымлыклар белән ул туя алмады, кибеткә чыгып китте. Ул кайтуга Гөлфиянең өстәлендәге дә, күңелендәге дә шәмнәре сүнгән иде инде...

Беркөнне Гөлфия очраклы гына бер егет белән танышты. Эштән кайтырга чыккан хатыннан ул кайсыдыр урамга ничек барырга икәнен сорады. Баксаң, ул Гөлфияләр яшәгән тирәне сорый икән. Гөлфия егетнең машинасына утырып кайтты. Сөйләшеп киттеләр. Аралашырга ярата торган егет булып чыкты Айдар. Чит шәһәрдән эшкә килгән, Гөлфияләр тирәсендә фатирда торырга җыена икән. Ярты сәгатьлек юлны ничек үткәннәрен дә сизмәде алар, җор сүзле егет юмор хисенә бай булып чыкты, әллә нинди тарихлар сөйләп ташлады, яшь хатынны рәхәтләнеп көлдерде. Хушлашканда кыяр-кыймас кына “кунакка керегез”, дип тә өстәде...

Гөлфия кайтып кергәндә Ринат, диванга кырын ятып, йоклап киткән иде. Кулыннан гәзите төшеп киткән, телевизор эшләп тора, өстәлдә – юылмаган савыт-саба, бераз гына эчелгән сыра шешәсе. Дәртләнеп кайтып кергән Гөлфиягә бу күренештән бик күңелсез булып китте. Ул өстен дә салмыйча утыргычка утырды да озак кына иренә карап торды. Рәхәтләнеп йоклап ята, йөзенә канәгатьлек билгесе чыккан. Ямьсез дип тә әйтеп булмый үзен, баш түбәсе пеләшләнә башлаганы сизелә, корсагы да соңгы айларда зурая башлады... Гөлфия кинәт кенә торды да ишеккә юнәлде.
Ул туп-туры Айдарның фатирына барды, ишек төймәсенә басты.

– О! Кунаклар! Мин менә пицца китергәннәрен көтеп утырам. Бергә ашау күңеллерәк булыр, әйдә!

Алар бер-берсен әллә ничә ел белгән кешеләрдәй аралашты. Бергә кызык, бергә күңелле иде. Әллә күпме уртак кызыксынулар ачыкланды.

Менә пицца китерделәр.

– Бәлки, танышуны юарбыз? – дип суыткычтан шәраб та тартып чыгарды Айдар.

– Ә нигә юмаска, әйдә!

Өенә ярты төндә шым гына кайтып кергән Гөлфия Ринатның диванда шулай ук йоклап ятуын күреп, аптырамады. Өстенә япты да үзе йокы бүлмәләренә юнәлде. Гөлфия алдакчы кеше түгел иде. Шуңа ул берничә көннән Ринатка барысын да сөйләп бирде һәм, әйберләрен җыеп, Айдар янына күченеп китте. Тыныч холыклы Ринат гаҗәпләнүдән сүз дә дәшә алмыйча калды.

Беркөнне Гөлфия иртән эшкә барырга чыкты һәм гаҗәпләнүдән телсез калды: аны искиткеч матур гөлчәчәкләр гөлләмәсе белән Ринат көтеп тора иде. Туйдан соң ирен чәчәкләр букеты белән күргәне юк иде әле аның.

– Гөлфия, әйдә, сөйләшик әле. Бәлки минем хаталарым да булгандыр... Мин төзәлермен. Кайт өйгә, яратам бит мин сине!

Гөлфия сүз дә әйтергә өлгермәде, икенче ишектән Айдар килеп чыкты. Ул, йөгереп килеп, Гөлфияне җиңеннән үз ягына тартты.

– Безнең арага кермәгез, без бер-беребезне яратабыз! Ул сезнең янга кайтмаячак!

Шулвакыт тыныч холыклы Ринат та кызып китте һәм Гөлфияне икенче җиңеннән үз ягына тарта башлады:

– Нишләп кайтмасын! Ул бит минем хатын! Ә син бар, үз гаиләң янына сыпырт! Мин белештем: синең гаиләң үз шәһәреңдә калган, монда вакытлыча эшкә генә килгәнсең. Өстәвенә, ике балаң бар икән!

Гөлфия аптыраш тулы карашын Айдарга төбәде. Шулвакыт матур тунның бер җиңе шартлап өзелде. Айдар башын иеп, читкә атлады. Ринат та, матур гөлләмәсен Гөлфиянең аяк астына ташлап, китеп барды. Хатын, кар өстенә утырып, өзелгән җиңен кочаклады да елап җибәрде.

Аңа үз тормышы да бу вакытта җиңсез калган шул тун хәлендә кебек иде...

Ләйсән ЯКУПОВА, “Кызыл таң”
Рубрика: ПРОЗА Автор: Ләйсән Якупова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1423
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1300
ӨСКӘ