Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тукран тәүбәсе

28 Ноябрь 2018 810
Хикәя (кыскартылып бирелә)
...Әкрен генә, саф һава исни-исни генә кайта Минсаф. Ул, гомумән, ашыгу дигәнне белми – ашыгу гадәте холкына, “тизрәк” сүзе теленә ят. Ул өйләнүен дә ашыкмыйча гына, утыз яшен тутырып кына өйләнде. Дөрес, кыз алып тәмле көннәр кичергәндә эштән бик вакытлы кайтып йөргән иде. Тик бу озакка бармады, бетте. Хәзер ул яңадан шул утызга җиткәнче куган, өйрәнгән гадәтенә кайтып төшкән иде.

Өендә аны бер үк нәрсәләр каршы ала. Ишекнең сул ягында эленеп торган тәләкәдән тарту белән, “Кто там?” дип, тетя Маша килеп чыга. Ул һәр кич шушы вакытта, биш гаиләгә бер кухняда тавыш тынгач, ялгызы иркенләп, җәелеп, ашарына әзерләп йөри. Калган семьялар, эштән кайту белән, кухняга ябырылып, һәр почмагын күтәреп алып китәрдәй кыланганда, ул үз бүлмәсендә генә утыра, эш кешеләренә комачауламыйм ди. Аның ашыгыр җире юк, болай да инде, ашыга торгач, пенсия яшенә барып җиткән, – хәзер кая ашыгасың! Килгән-кайтканына ишек ачып, шулай көнен уздыра иде.

Минсаф аңа рәхмәт әйтеп, уңда ящик, сулда ящик тулган озын коридор буйлап иң азаккы ишеккә юнәлә. Зөбәрҗәт инде күптән өйдә. Ул көн саен, пешкән ашларын ашамыйча, ирен көтеп тора. Ләкин Минсафның, өйләнеп бер ел үтсә дә, ул көткән вакытта ишек ачып кайтып кергәне юк әле. Кайтып та, күңелләргә май булып сеңәрдәй җылы сүз катканы юк. Чишенмичә генә юына да ашарга утыра. Сүзсез генә, ашыкмыйча гына ашый ул – һәр капканын, медицина кушканча, тәмам чәйнәп бетерми йотмый.

Аннары: ярый, мин йөреп кайтыйм әле дип, үзләренә дүрт-биш өй аша гына торган биллиардныйга чыгып китә. Анда сәгать унберләргә чаклы биллиард суга.
Баштарак Зөбәрҗәт моңа бик нык каршы килеп карады. Ләкин берни дә чыгара алмады – тавыш кына чыга иде. Ахырда җаны бизеп кул селтәде.

Ул көндезен эштә, халык эчендә уздырса да, өйдә япа-ялгыз иде: юанырга баласы, ирле булып ире юк. Ире бала дип, ашкынып тормагач, балага йөрәге җитми иде. Кайчак ул эч пошыргыч ялгызлыкта, күз яшьләренә ирек куеп, яңагы мендәргә ябышканчы елап та ала. Ләкин иң авыры – ялгызлык түгел, ә иренең ачуланган, үпкәләгән чагы иде. Бер кыек сүз әйтү белән генә дә кыегая торган, үтә авыр холыклы кеше иде Минсаф. Ашаган чагында үпкәләтсәң, кашыкларын атып бәрер иде. Андый вакытта ул йә берәр дус-ишләренә барып куна, йә, эчеп кайтып, өзми-куймый хатынына бәйләнә башлый.

– Мин киткәнгә нишләп еламыйсың әле? Еларга кирәк иде, еларга! Еласаң күңелгә җиңел була ул, – дип Зөбәрҗәтнең болай да әрнү йөрәгенә тоз сибеп, тагын чыгып китә.

Зөбәрҗәт сабыр иде, зарлана белми иде; эчтән янса да, ямьсез, шатлыксыз яшәүләрен – кая кешегә! – ата-анасына да сиздермәде. Әмма сабырлыкның да бер чиге бар, – түзеп килде-килде дә, бер бозылып, ире ай буена дәшми, карамый йөргәннән соң, әти-әнисенә барын түгеп, хат язып җибәрде. Ләкин нинди ата-ана кызларының, япь-яшь көе ирсез калып, ялгыз яшәвен теләр икән? Җавап хатында алар Зөбәрҗәтне бер тиргәп, бер үгетләп: “Аерылуны телеңә дә алма, бездән ризалык юк, бел шуны, – диделәр. – Кияү начар кеше түгел, тормыш иткәндә ялан үбешеп кенә яшәп булмый, табак-савыт та чылтырый, түз, балагыз да булса, көенә утырыр”, диделәр.

Ләкин Зөбәрҗәтнең ата-ана киңәшен тотар хәле калмаган иде; күзгә-күз утырып сөйләшмичә, аңлый алмаслар дип, капыл үҗәтләнеп, эшеннән сорады да Эстәрлегә кайтып китте. Минсафка:

– Әни авырый икән, хәбәр алдым, – диде.

Айдан артык дәшми йөргән Минсаф әллә сизенде – авыз ачып телгә килде:

– Кая, нинди хәбәр ул? Нигә телеграмма бирмәгәннәр?

– Мин каян белим...

– Алайса әбинең авыруын каян белдең?

– Телефоннан әйттеләр. – Ул ирен беренче кабат, үч итеп алдады.

– Ярый, тикшереп белербез, – дип калды Минсаф. Менә бишенче көн инде Зөбәрҗәт өйдә юк. Бишенче көн инде Минсаф шыксыз, салкын бүлмәгә кайтып керә. Зөбәрҗәт барда, аның өйдә кыл да кыймылдатканы юк иде. Хәзер исә, эштән кайту белән, караңгыда кар ярып, утын кертергә кирәк, корымга батып мичен ягарга кирәк...

...Суык мичтә, йөрәкләрне савып, чи утын сызып ята. Эч пошыргыч тынлык, ялгызлык, – өйдән чыгып кына кач инде! Минсаф тәрәзә янына килеп басты. Тышта кичке шәһәр шаулый. Алар чатында гына өзлексез сигнал биреп, трамвае, машинасы үтеп тора. Шул тавыш эченнән дулкын-дулкын аерылып, радиола уйнаганы ишетелеп тора. “Яңа картина башлангандыр, – диде Минсаф. Яна картина башланды исә, каршыдагы үзәк кинотеатрдан һәр кич шулай радиола уйнаталар иде. – Тукта, иң соңгы кабат без кинога кайчан барган идек соң әле?..” Ул исенә төшерергә тырышып карады, ләкин төшерә алмады.

Тышта кичке шә­һәр шаулый. Тәрә­зә саен шакып үткән­дәй күңелләрне җилкен­дереп, тышка әйдәп тора, җилгә чайкалган лампочкаларына кадәр “әйдә чык!” дип баш изи сыман иде. Минсаф, тыштан күзен алып, тәрәзәгә аркасы белән борылды. Биш көн эчендә бүлмә тәмам котсызланып, миче сүтелгән өйгә охшап калган; салкын, җыештырылмаган иде.

Минсаф, үз-үзенә урын табалмыйча, диванга килеп утырды. Ирексездән кулына диван өстендә яткан бер колак мендәрен алды. Боларны Зөбәрҗәт ясаган иде. Кара, шул тикле дә матур итеп, нәкышләп чигәр икән! Нинди генә сыр да, нинди генә төс юк үзендә! Минсафның әле моңа тикле шушы сәнгатькә юри дә караганы, Зөбәрҗәтен исем өчен дә мактаганы булмады бит!..

Юк, моннан соң болай яшәү мөмкин түгел! Кайтсын гына – барысы да үзгәрәчәк...
Ул сәгатенә карады – инде тугыз тулып киткән. Унда биллиардныйга дусты киләчәк. Ул Минсафны көтеп торыр... Юкка гына көтәр... Минсаф хәзер анда эз дә басмаячак... Зөбәрҗәтен кинога, театрга йөртәчәк. Кайтсын гына!

Шул вакыт ишек ачылып, Зөбәрҗәт кайтып керде. Пальто якалары бәс­ләнгән, йөзе алсу-чибәр иде.

– Уф-ф, яндым! – дип изүләрен ачып җибәрде. – Ярый әле өйдә икәнсең...

Минсаф айнып киткәндәй булды. Ялт итеп сәгатенә карады. Атылып ишек төбенә барды. Зөбәрҗәтен кочып аламы дисәң – юк, пальтосына барып тотынган икән.

– Их, баш, баш! – диде ул. – Бүген тө­гәл унга килергә сүз куешкан идек. Менә сиңа, ә! Берәрсе белән генә уйный башламаса ярар иде....

Ул кабаланып пальтосын киде, Зө­бәр­­җәтнең: “Минсаф, китми тор әле, сөйләшәсе бар”, дип әйтүенә каршы: “Соңыннан, соңыннан!” диде дә өермәдәй кубып чыгып та китте. Әле генә уйлаган бөтен яхшы уйлары, киче­решләре хатыны күзгә күренү белән җилгә очты. Аның башында хәзер биллиардтан гайре берни дә юк иде.

Ул сәгать уникеләрдә генә кайтты. Тетя Машаның йөзе борчулы иде.

– Зоя-то ушла, – диде ул.

Минсаф аптырый калды.

– Кая китте?

– Сорамадым. Кулына ике чемодан тоткан иде. Сөйләшеп тора алмадым: поездга ашыгам, диде. Мәгез...

Һәм ул Зөбәрҗәт бөтенләй кал­дырып киткән бүлмә ачкычын Минсафка бирде.

1965
Рубрика: ПРОЗА Автор: Хәсән Сарьян

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1390
ӨСКӘ