Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тукай районы Яңа Бүләк авылында яшәүче Газизовлар: "Кош-корт бизнесы белән 15 еллап шөгыльләнәбез"

11 Декабрь 2017 976
Авылларда каз өмәләре гөрли. Дөрес, кемнәрдер күпләп каз асраса да, өмә җыеп тормый, әлеге эшне үзләре генә башкара. Тукай районы Яңа Бүләк авылында яшәүче Газизовлар гаиләсе дә быел 120 каз үстергән. Аларны йортның хуҗабикәсе Раушания апа берүзе эшкәртә икән.
– Казларны сатарга дип үстергәч, чиста итеп эшләргә, тиреләрен дә ертмаска кирәк, – дип башлады ул сүзен тыйнак кына. – Көнгә берүземә 7-8 каз эшкәртү әллә ни авырлык тудырмый. Ике кызыбыз балалар бакчасына йөри, алар кайтканчы эшне тәмамлап куярга тырышам. Ике атна элек суя башлаган идек, тагын 70ләп калгандыр әле.

Гаилә башлыгы Илшат абый механизатор булып эшли. Буш вакыты булганда кошның баш-аякларын чистартырга ул да булыша икән. Аннан соң, Газизовлар бай гаилә: әлеге йортта биш кыз үсә! Икесе инде зурлар: 23 яшьлек Илүзә – балалар бакчасында, 20 яшьлек Гөлшат лор-табиб ярдәмчесе булып эшли. Шуңа өстәп, икесе дә югары уку йортында читтән торып укыйлар. Өченчеләре Ләйсән быел 9 сыйныфка киткән. 5 һәм 3 яшьлек Илнара белән Динара әле балалар бакчасына гына йөри.

– Иремне “ювелир әти” дим инде, – дип елмая яңа танышым. – Балалар өчен үлеп тора. Беркайчан да “малай кирәк” дигәне булмады. Үзем бу хакта авыз ачсам да, “юкка кайгырма” гына дия иде. Әтиебез – төп терәгебез. Илшатка 18 яшьтә кияүгә чыктым. 26 ел бергә яшибез, Аллага шөкер. Балалар көннәр буе өйдә компьютерга ябышып ятмасын, эш тәме дә белеп үссеннәр дип тә асрыйбыз инде ул кошларны. Җәй көне, каникул вакытларында иң зур булышчыларыбыз алар.

Кош-корт бизнесы белән 15 еллап шөгыльләнә икән Газизовлар. Каздан кала, үрдәк, тавык, индоүрдәкләр дә үстерәләр. Мал абзарында үгезләргә дә урын табылган. Ел саен яшь бозау алып үстереп сата алар. Хәтта куяннар да асрыйлар. “Барысына да клиентлар табылып тора, кытлык кичергәнебез юк”, – диләр.
– Кош-кортны Яңа елларга кадәр сатып бетерәбез, – дип дәвам итә Раушания апа. – Хәзер бит шәһәрләрдә ярминкәләр уза. Без инде, якын булгач, Чаллыга йөрибез. Башка елларны кош-кортларны күбрәк ала идек. Казны да 150шәрне үстердек. Быел шулай гына килеп чыкты. Казларны исә үскәннәрне, бер айлыкларны алып кайтабыз. Берничә ел элек инкубатор да алып куйдык, индоүрдәкләрне шунда чыгарабыз хәзер. Чебешләрне җәй көне үк сатып бетерәбез. Чаллыга да барып йөрисе юк, өйгә килеп алалар анысын.

– Каз үстерү авырмы? – дим әңгәмәдәшемә.

– Елына да карый ул. Яңгырлы, салкын җәй килсә, бик читен. Кошлар аяксызлана. Быел матур көннәр азрак булды, әлбәттә. Бер елны 60лабы үлде, ниндидер инфекция эләккән булган. Шул яклары кыен. Ашатырга ашлыкны сатып алабыз, фермерлар күп. Авыл эчендә күлебез бар. Җәй буе шунда яталар.

Раушания апа сораучылар булганда туйларга казларны пешереп тә бирә. Бер пар казның бәясе 5 мең сум тора икән. Мамык мендәргә дә сорау зур ди. Казның шунысы яхшы: бер әйбере дә әрәм булмый.

– Кош-корт арасында йөреп, арып та китәбез. “Алмыйк микән, әллә быел ял итикме” дип тә уйлап куясың. Ләкин яз кояшы карауга, күңел тагын чебиләр алырга талпына башлый, аннары каз, үрдәксез дә каласы килми. Авыл җирендә үзеңә үзең эшләмәсәң, йортыңны да карый, балаларыңны да укыта алмыйсың бит, – ди Раушания апа.


Бәяләр (бер килосы)

Куян ите – 400 сум

Тавык ите – 240 сум

Каз – 380 сум (узган ел 350 сум булган)

Казның эч-башы – 200 сум (узган ел 150 булган)

Мендәр – 1 мең (70/70), 800 сум (60/6О)
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1654
15 Октябрь 2018 17:54 1486
23 Октябрь 2018 10:14 1404
31 Октябрь 2018 11:56 1366
ӨСКӘ