Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Тукай премиясе акчасына Грециядә ял итеп кайттык”

9 Октябрь 2018 816
Сөенеч белән көенеч янәшә йөри ул. 1984 елның июлендә шатлык килде – малай туды. Әмма улымны яратып та булмады, аны өйгә алып кайту белән үзем аяксыз калып егылдым. Хастаханәдә ай буе яттым – дәвалый алмадылар. Утыз көн узгач баш табиб чакырып алды: “Әйдә, ирләрчә сөйләшик, – диде. – Синдә Бехтерев авыруы, аны җиңеп булмый, монда ятудан мәгънә юк. Тагын 40 көнләп яшисең бар. Калган гомереңне гаиләң янында уздыр, нинди эшләрең бар, эшләп бетер...”
– Авыртуны баса торган баралгин уколы ясатып, култык таякларына таянып, кайтып киттем. Дус-иш, туган-тумача бәхилләшергә килә башлады. Әни елый, туганнар борчыла... Шуннан соң ни рәвешле үләчәкмен икән дип уйлана башладым. Европа галимнәренең ревматизм чирләре буенча эшләре тупланган кызыл тышлы китап кулыма керде. Шуннан Бехтерев авыруын эзләп таптым...

– Нинди чир соң ул?

– Мин аны Островскийның “Корыч ничек чыныкты” китабы буенча укып белә идем. Бехтерев чире белән авыручының сөяге көлгә әйләнә бара икән. Һәм бу процесс шактый тиз – нибары дүрт атна дәвам итә, диелгән китапта. Шуннан башыма врач куйган диагнозга карата шикле уй керде: мин бит инде икенче ай яшим! Тырыша торгач, китаптан үз чиремне эзләп таптым – үземә үзем “люмбаго” дигән диагноз куйдым.

Язманы тулысынча 40 нчы саннан укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: Алмаз ГЫЙМАДИЕВ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1661
10 Декабрь 2018 20:09 1392
16 Ноябрь 2018 19:18 1373
ӨСКӘ