Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тукай көне, Туган тел көне!

26 Апрель 2018 393
26 апрель бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 132 ел. Бү көн Туган тел көне буларак та бәйрәм ителә. Шул уңайдан Казанның Тукай скверында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.
Чарада шулай ук Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфаров, депутатлар, шагыйрьләр, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре һ.б. катнашты.

Р.Н.Миңнехановның Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгатен тәкъдим итәбез.

"Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Туган тел көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Бу бәйрәмне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үткәрүебез символик мәгънәгә ия.

Тукай үз иҗатында татар халкының мәдәни мирасы байлыгын бөтен нечкәлекләре белән, төгәл тапшыруга иреште. Мәдәният һәм әдәбият, тәрбия һәм дин, сәясәт һәм икътисад өлкәләренә, рухи-әхлакый мәсьәләләргә кагылышлы фикерләрендә шагыйрьнең гуманистик карашлары ачык чагылыш таба, алар бүген дә актуальлеген югалтмый. Әдипнең яңа максатларга ирешү өчен туктаусыз камилләшергә, тырышып эшләргә, үз телеңне һәм халкыңны сөяргә өндәве, халыклар арасындагы дуслык һәм туганлыкның зур әһәмияткә ия булуы турындагы уй-карашлары безгә якын һәм аңлаешлы.

«И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!» – Тукайның әлеге мәшһүр сүзләре буыннар арасындагы бәйләнешләрдә туган телнең игелекле ролен төгәл билгели."

Һәр халыкның теле – дөньяда тиңдәше булмаган олы байлык һәм аңа карата бигрәк тә сакчыл һәм нәзакәтле мөнәсәбәттә булу таләп ителә. Кеше туган телнең җанга якын аһәңен бишектән үк ишетеп, яратып, аның аша халыкның рухын, гореф-гадәтләрен, йолаларын үзләштереп, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек йогынтысын тоеп, шәхес булып җитешә. Шигырьләрдә, җырларда, әкият-дастаннарда, риваятьләрдә, мәкальләрдә халыкның асылы, әхлакый нигезләре, үзенчәлеге гәүдәләнә. Болар исә Россиягә төрле телләрдә сөйләшүче, дус һәм тату халыклар яшәүче дәүләт буларак үсәргә мөмкинлек бирә.

Бүгенге тотрыксыз дөньяда бу хәзинәне саклап калу һәм үстерү аеруча зарур. Һәркемнең халык тарихына үзенең дә катнашы булуын, туган тел киләчәге өчен шәхсән җаваплылыгын аңлавы аеруча мөһим.

Туган телне саклап калу – киләчәк буыннар алдындагы изге бурычыбыз.

Бердәм омтылышлы, бердәй уй-ниятле булыйк!

Кадерле дуслар! Туган тел көне тынычлык, дуслык һәм татулык тантанасына әйләнсен! Сезгә ихлас йөрәктән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!"
Президент халкыбызны Тукайның туган көне һәм Туган тел көне белән котлап, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен дә тапшырды.

Тукай премиясе язучы Камил Кәримовка - "Карурманда кара песи", "Игезәкләр йолдызлыгы" китаплары өчен;

рәссам Михаил Кузнецов - "Белые холсты. Народы Поволжья" эшләре сериясе өчен,

«Таттелеком» акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме: Лотфулла Шәфыйгуллин һәм Рөстәм Зәкуанов - Татарстанда яшәүче халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга керткән өлешләре өчен тапшырылды.

Дәүләт премиясенең яңа лауреаты Камил Кәримов Тукайның "Сабыйлар" шигыреннән юллар китереп, бары тик эш агачының гына җимеш китерүен искәртте. Михаил Кузнецов туган Татарстанына рәхмәт әйтте. Ə Лотфулла Шәфыйгуллин шушы мизгелләрдә Балтач районының Сасна авылында Тукай әнисенең каберен чистартылуын хәбәр итте.

"Таттелеком» Гаммәви акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме кичә башланыр алдыннан журналистларга премия акчасының яртысын Тукайның Казандагы әдәби музеена, яртысын балалар йортына тапшырачакларын әйтте.
Язмалар һәм фотолар "Татар-информ" сайтыннан алынды.
Рубрика: ҖӘМГЫЯТЬ, СӘЯСӘТ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2784
30 Август 2018 09:19 1566
25 Август 2018 21:59 1472
1 Сентябрь 2018 08:49 1239
ӨСКӘ