Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тугыз сыер асраучы Фәрхушиннар: “Айга 80 меңлек сөт саттык”

9 Ноябрь 2017 415
Әгерҗе районының Гали авылы – 15-20 йортлы, кечкенә генә җирлек. Авыл бетүгә таба барса да, тырыш кешеләр бихисап икән үзендә. Биредә яшәүче Фәрхушиннар гаиләсе тугыз баш сыер асрый. Берәүләр малын киметкәндә, Флүр абый белән Гөлчирә апа, киресенчә, сыерның файдасын күрә.
Яңа танышларым икесе дә күп еллар агрофирмада терлекчелектә эшләгән. Ул вакытларда да абзарлары мал-туардан бушап тормаган.

– Ике улыбызны да шулар укытты инде, – ди Гөлчирә апа. – 2012 елда 10 баш сыер алган идек. Сөтне урнаштыру читен булгач, аларны бетерергә туры килде. Аннан үгезләргә күчтек. Ит сатуы да җиңел эш түгел, конкуренция көчле, бәясе дә һаман бер тирәдә тора. Бер ел элек янәдән сыерларга әйләнеп кайтырга уйладык. Исәнбәйдә шәхси хуҗалыклардан сөт җыючы кешене белештек тә, сөтне шуңа тапшыра башладык. Җәй көне сөт күп булгач, айга 80 меңгә кадәр акча кертә идек.

Сыерларны төрле хуҗалыклардан, районнардан җыйган Фәрхушиннар. Удмуртия якын булгач, күбесен шуннан алып кайтканнар. Маллар өчен зур ферма ясап куйганнар. Дөресрәге, авылдагы фермаларны сүтә башлагач, Фәрхушиннар җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, аны үзләренә бирүләрен сораган.

– Ул ферманың стеналары гына бар иде. Күп көч түгәргә туры килде. Ут керттек, идәннәр җәйдек, бүлмәләр бүлдек, малларга ашарга пешерергә дип мич тә чыгардык. Түбәсен дә яхшы калай белән яптырдык. Кеше чакыртып эшләтмәдек, үзебезнең туганнар белән ике айда ерып чыктык, – ди Гөлчирә апа. – Тегермәнне дә шушында гына тарттырабыз. Ферманың бер башына кое казыттык. Суны шуннан ташыйбыз.
Әлеге гаилә дәүләттән бернинди ярдәм көтеп ятмый, күргәне дә юк. Сыер саву аппаратын да үзләре сатып алган. Чәчүлек белән генә проблемалар бар: пай җирләрен үзләштерә алмыйлар. Җирлек башлыгының тырышлыгы да әлегә нәтиҗәсез икән.

– Ферманың үзенең дүрт гектар җире бар иде. Быел беренче тапкыр шунда арпа чәчтек. Уңыш бик әйбәт булды, – дип сөенә хуҗабикә. – Печәнгә дә кытлык юк. Бер фермердан басуы белән сатып алабыз, үзебез дә болыннан чабабыз. Ул яктан проблема күрмибез. Җир эшләре өчен бөтен техникабыз бар. Авылда көтү чыкмагач, җәй буе сыерларны үзебезгә көтәргә туры килә. Болыннар җитәрлек.

Фәрхушиннарның иң зур ярдәмчеләре: уллары Флүс белән Илсур. Икесе дә уку йортларын тәмамлаган. Җәйләрен каладагы эшләрен калдырып, әти-әниләренә кайтып булышалар. Быел әле комбайнга утырып, “Агрофирма-Әгерҗе” ширкәте басуларында ашлык та суктырганнар. Кечкенәдән эш тәмен белеп үскән егетләрне авыл хезмәте һич тә куркытмый.

Флүр абый белән Гөлчирә апа киләчәктә тугыз сыер белән генә тукталып калырга җыенмый. Бозауларны үстереп, мал башын арттыру хыялы белән яналар. Тырыш кеше булдыра инде!
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ