Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тугыз баланы тәрбиягә алган Камаловлар: “Тагын бер-ике малай алырга исәбебез бар”

4 Январь 2018 2811
Мөслим районы Иске Карамалы авылы – Татарстан буенча тәрбиягә иң күп бала алган җирлекләрдән санала. Элек биредә балалар приюты да булган хәтта. Авылда яшәүче гаиләләр тәрбиягә күпләп бала ала башлагач, аның кирәге калмаган. Ә менә яңа танышларым – Илфира һәм Ирек Камаловлар 7 ел эчендә 9 баланы әти-әниле иткән. Әлеге гаилә белән аралашкан саен соклануым, гаҗәпләнүем арта барды.
Камаловларның үзләренең дә ике балалары бар: Нәргиз белән Илүзә инде зурлар. 28 яшьлек Нәргиз Камаловны җырчы буларак белүчеләр дә бардыр. Ә 20 яшьлек Илүзә Казанда программист һөнәрен үзләштергән. Бүгенге көндә вакытлыча әти-әнисе янында яши. Бәхетсезлегенә, кулын сындырып, операция ясаткан.

– Безнең тагын бер балабыз бар иде, – ди Ирек абый. – Илгиз улыбыз өч яшьтә вафат булды. 1995 елның январе иде. Мин ул чакта баланың йөрәгенә операция ясатырга акча эшләү максаты белән Чечняга хезмәткә киттем. “Улың үлде, кайт” дип хәбәр салдылар. Күмәргә генә кайттым... Аннан еллар узгач, кызыбыз Илүзә туды. Илфираның да, минем дә күңелдә һәрвакыт тәрбиягә бала алырга кирәк дигән теләк яшәде. Бу изге эшне 2000 елда башлаган идек, әле болар белән генә туктарга исәп юк, – дип шаккатырды гаилә башлыгы.

– Безнең җәмгыятьтә тәрбиягә бала алучыларга ике төрле караш яши. Берәүләр андыйларга сокланса, икенчеләр “акча өчендер инде” дип эчтән кара көя. Үзегезгә шулай дип әйтүчеләр юкмы? – дим гаилә башлыгына.

– Нишләп булмасын! Без менә бер балага 8941 сум алабыз. Әниләренә бала караган өчен – 3 мең сум хезмәт хакы. Бер баланы мәктәпкә әзерли башласаң да, күпме акча оча бит хәзер! Велосипедларын да, киемнәрен дә алып торабыз, жәлләгән юк. Ул акча белән ерак китеп булмый. Минем пенсиям дә, хезмәт хакым да, кыскасы, теләсә нинди керем өйгә, балаларга китеп бара.

Сүз уңаеннан, Ирек абый күп еллар Эчке эшләр идарәсендә хезмәт куйган. Участковый булып та эшләгән, биш тапкыр Чечняда да булып кайтырга өлгергән. 21 медале генә бар аның!

– Эшең шундый булгач, бернишләп булмый. Министрлыктан синең фамилия белән хат килеп төшә дә Чечняга җибәрәләр. Кайнар нокталарда хезмәт итәргә туры килде. Сугышын да күрдек. Бүген лаеклы ялда булсам да, тик ятмыйм, авылда “Водоканал”да эшлим. Үзем эретеп-ябыштырам, үзем су кудырам. Хатыным балалар белән утыра.
– Бала алганда куркытмыймы? Нәселен белмисез, сәламәтлекләре дә кайтыш булырга мөмкин бит, – дип сорау бирүемне дәвам итәм.

– Ул мәсьәләгә без җиңел карыйбыз, – ди Ирек абый. – “Бу бала ошый, ошамый” дип сайланып торганыбыз юк. Кайбер кеше “күз төсе ошамый” дип тә бәйләнә бит. Бервакыт безгә фамилияләрен әйтеп, ике малай әзерләп куйганнар иде. Балалар йортына килеп кергәч, башка ике бала “Әти-әни!” дип аягыбызга килеп сарылды да шуларын алып кайтып киттек. Тикшереп алсак, биш балабыз акыл ягыннан зәгыйфь булмас иде. Бүген алар барысы да Мөслимдәге коррекция мәктәбендә укый. Дүшәмбе иртән илтеп куям, җомга кич барып алам. Ике кызыбыз балалар бакчасына, икесе мәктәпкә йөри.

Камаловлар балаларны Татарстанның төрле районнарыннан (Менделеевск, Чирмешән, Мөслим, Аксубай) алып кайткан. Аларның һәммәсе өчен дә менә дигән шартлар тудырылган. Балалар мәйданчыгына кадәр ясап куйганнар!

– Шәһәргә баргач, нинди матур әйбер күрәм, шуны фотога төшереп кайтам да үзебездә дә ясап куям. Өебез болын кадәр! Балалар бүлмәсенә озаграк керми торсаң, футбол уйный башлыйлар. Аш-су, кунак бүлмәләре аерым. Ике малай өчен бер бүлмә. Быел 49 квадрат метрлы бүлмәнең идәннәрен җылытыла торган итеп эшләдек. Анысы кызларыбыз өчен. Төпчегебез Аделина безнең янда, уртабызда йоклый. Апалары янына кертеп карыйбыз да, “сезнең белән йоклыйсым килә” дип, безнең бүлмәгә кереп җитә. Колакларыма кадәр тотып йоклый инде, беркая кача алмыйсың, – дип елмая әти кеше. – Калганнары да безнең арада йоклап үсте. Моннан кала, тагын берничә буш бүлмә бар әле. Бәдрәф өйдә, кечкенә генә булса да бассейн да эшләп куйдым. Мунчадан чыккач, рәхәтләнеп суга чума аласың! Районнан комиссия килеп, ихаталарыбызны тикшереп кенә тора. Йорт каршында гына арендага җир алып, зур бакча ясап куйдык. Анда җиләк, алмагач, чияләр утырттык. Умартабыз да бар.

Чыннан да, Камаловлар бала акчасына карап яши торган гаилә түгел. Ел саен мең башка якын кош-корт үстерә алар (500 каз, 300 үрдәк, индоүрдәкләр). Быел гына төзелеш эшләре белән мәш килү сәбәпле, кош-корт санын 60тан арттыра алмаганнар.

– Казларны “эсвежи” килеш тә, тозлап, каклап та Сарман, Җәлил, Мөслим якларында сата идек. Эч-башы да әйбәт үтә аның. Мамыгыннан хатыным мендәр ясый. Туйга дип сораучыларга әзерләп, чигеп үк бирә. Быел өй түбәсен эшләдек, шуңа алар белән мәш килеп булмады. Өйнең мәйданын зурайтырга исәп. Төзелеш эшләрен үз көчебез белән башлыйбыз да, осталар белән бергә төгәлләп куябыз. Кош-корттан тыш, 150 куяныбыз бар иде. Көн саен балаларга 4-5не суеп торабыз. Җәйгә 15не генә калдырабыз. Тиз үрчи бит алар, ел әйләнәсендә ике-өч тапкыр балаларга өлгерәләр. Абзарда сыер, тана, үгез дә бар әле.
Ирек абый белән Илфира апаның тагын бер яклары мактауга лаек. Кыш җитеп, карлар яву белән капка төпләренә әкият дөньясы тудыралар. Боздан төрле җәнлек, Кыш бабай белән Кар кызы сыннары ясап, балаларын сөендерәләр.

– Хатын котырта да мин чыгып ясыйм, – ди гаилә башлыгы. – Көндез эштә булгач, төнлә эшләргә туры килә. Авылдашлар иртән торгач шакката: “Кичә генә юк иде бит әле болар”, – диләр. Карын өеп куйгач, әллә ни авырлыгы юк аның. Балалар да булыша. Китаплардан рәсемнәр эзләп куялар, мин шуларга карап, җиңелрәкләрен иҗат итәм. Аннары Илфира белән бергәләп буйыйбыз. Бу шөгыль белән 1986 елдан бирле мавыгам. 4-5 ел элек өйне тулысынча гирлянда белән бизи башладык. Чечняда бергә хезмәт иткән, хәзерге вакытта Владивостокта яшәүче иптәшләр дә интернеттан күреп, сокланып хатлар яза. Авыл, район, Татартарстан күләмендә уздырылган бәйгеләрдә дә катнашып, урыннар алып торабыз.

Ирек абый белән Илфира апаның икесе арасындагы мөнәсәбәтләре чыннан да искиткеч. Бер-берсенең күзенә генә карашып яшиләр. “Мәхәббәтнең төсен еллар тузаны капламыймы?” – дигән соравыма, беравыздан: “Юк, киресенчә. Бер-беребезне үбеп кенә торабыз. Безне күргәч, балалар яныбызга килеп сарыла.

Улларыбыз-кызларыбыз бик ягымлы. Кеше арасында да күңелле. “Кем баласы?” дип сорагач, “Ирек белән Илфираныкы” дип чатырдатып җавап бирәләр. Алла боерса, тагын бер-ике малайлы булырга исәбебез бар, – дип җавап бирде Камаловлар.

Иманым камил, әлеге гаиләнең мин ачып бетермәгән әллә ни кадәр эше, хезмәте калды әле. Ләкин шушы язган кадәре белән дә сезне илһамландыра, күңелләрегездә соклану хисе уята алганмындыр дип ышанасы килә. Ирек абый белән Илфира апага исә, изге, зур эшләрендә сабырлык телим.
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2754
30 Август 2018 09:19 1543
25 Август 2018 21:59 1447
ӨСКӘ