Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Туганым фатирдагы минем өлешне бирми”

7 Март 2018 860
Редакциягә укучыбыздан хат килде. Аңа юрист киңәш бирә.
“Әнинең бертуган апасы Рәкыянең үлүенә 2 ел узып китте. Аның бер бүлмәле фатиры калды. Рәкыя апаның ире дә, малае да үлделәр, аның бертуган сеңлесе – минем әни һәм бертуган абыйсы да үлеп киттеләр, хәзерге көндә мин һәм абыйсының кызы гына калдык. Апаны картлар йортына бирәсебез килмәде, абыйсының кызы аны фатирында карады. Барлык пенсиясен, җыйган акчаларын ул алды. Апа “завещание” калдырмады. Рәкыя апа үлгәч, фатирын сатып, акчасын икебезгә бүләрбез дип сөйләштек. Ул мине ел ярым буе “әле фатирны сатмадым”, дип алдап йөртте. Ә хәзер “бернәрсә бирмим, судка биреп йөрмә, барыбер син өлешеңне ала алмыйсың”, ди. Миңа нишләргә?"

Альберт Зөбәеров, Пермь, Барда, Амировка.

Киңәшне юрист Алинә Соколова бирә:

  – РФ Гражданнар кодексының 1142 маддәсендә әйтелгәнчә, әгәр дә васыятьнамә калдырылмаган икән, кеше вафатыннан соң аның беренче чират варислары булып тормыш иптәше, балалары һәм ата-анасы таныла. Әгәр дә мондый варислар юк икән, икенче чират варислар булып мәрхүмнең абый-апалары, эне-сеңелләре, әби-бабалары таныла. Алар инде вафат икән, балалары алар урынына варис булып санала (по праву представления).

Хатыгыздан аңлашылганча, сез һәм икетуган сеңлегез (апагыз) тигез хокуклы варислар. Мондый очракта сез апагызның вафатыннан соң 6 ай эчендә нотариуска мөрәҗәгать итеп, мираска хокук турында таныклык алырга тиеш идегез. Шуннан соң гына фатирны сатарга мөмкин.
Хәзер сез бары тик суд аркылы үзегезнең варис булуыгызны исбат итеп, мирас кабул итү өчен бирелгән вакытны озынайтуны сорый аласыз. Соңгы карарны, эшнең барлык нечкәлекләрен дә исәпкә алып, суд чыгарачак.
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Июнь 2018 12:02 2139
21 Июнь 2018 16:14 1574
ӨСКӘ