Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“ТУГАН АВЫЛЫМ” МӘЧЕТЕ ИМАМ-ХАТЫЙБЫ ИЛНАР ХӘЗРӘТ ЗИННӘТУЛЛИН БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ

26 Ноябрь 2018 732
КАЙСЫ АЙЛАРДА НИКАХ УКЫТЫРГА ЯРАМЫЙ? "Ашыгыч ярдәм" газетасыннан
– ИЛНАР ХӘЗРӘТ, КАЙСЫ АЙЛАРДА НИКАХ УКЫТЫРГА ЯРАМЫЙ?

– БӨТЕН АЙЛАРДА, БӨТЕН КӨННӘРДӘ, КӨННЕҢ ТЕЛӘСӘ КАЙСЫ ВАКЫТЫНДА НИКАХ УКЫТЫРГА ЯРЫЙ! СӘФӘР, РАМАЗАН АЕНДА, ИКЕ ГАЕТ АРАСЫНДА ЯРАМЫЙ, ДИЛӘР. БУ СҮЗЛӘР – ХОРАФАТ, АЛАРНЫҢ ДИНЕБЕЗГӘ КАТНАШЫ ЮК. РАМАЗАН АЕНДА ДА НИКАХ УКЫТЫРГА БУЛА, УРАЗАДА ФӘКАТЬ АШАРГА-ЭЧӘРГӘ, ЯКЫНЛЫК КЫЛЫРГА ЯРАМЫЙ. ЗӨФАФ КИЧЕН КОЯШ БАТКАНЧЫ КИЧЕКТЕРЕРГӘ ТУРЫ КИЛӘ. НИКАХ УКЫЛА, ӘММА ТАБЫН ЯСАП АШАП-ЭЧЕП БУЛМЫЙ. ШУШЫНДЫЙ КЫЕНЛЫК­ЛАРЫ БУЛГАНГА КҮРӘ РАМАЗАН АЕНДА НИКАХ УКЫМЫЙЛАР. НИКАХНЫ ТӨНЛӘ ДӘ УКЫРГА МӨМКИН. ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗ (С.Г.В.): “НИКАХ ӨЧЕН ИҢ ЯХШЫ КӨН – ҖОМГА”, – ДИ.

– АЙГА КАРАП ТЕЛӘК ТЕЛӘРГӘ ЯРЫЙМЫ?

– ЮК. БУ – МӘҖҮСИ ГАМӘЛ. АЛЛАҺЫДАН БАШКА КЕМНӘНДЕР СОРАУ, ҮТИ АЛУЫНА ЫШАНУ – ШИРЕК. АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘДӘН БАШКА БИРҮЧЕ ЗАТ ЮК.

– ШӘҺӘРДӘ МӨСЕЛМАН ЗИРАТЫ БУЛМАСА МӨСЕЛМАННЫ РУС КАБЕРЛЕГЕНӘ КҮМӘРГӘ ЯРЫЙМЫ?

– ЯРЫЙ, ӘММА МӘРХҮМНЕ БҮТӘН КАБЕРЛӘРДӘН ЧИТТӘРӘК КҮМӘЛӘР, ӨСТЕНӘ ТӘРЕ КУЙМЫЙЛАР. ЙӨЗЕ БЕЛӘН КЫЙБЛАГА КАРАТАЛАР, КАБЕРЕ ДӘ ШУЛАЙ КАЗЫЛА. ШУЛАЙ ДА КҮРШЕ ШӘҺӘРГӘ (АВЫЛГА) МӨСЕЛМАННАР ЯНЫНА АЛЫП БАРЫП ҖИРЛӘРГӘ ТЫРЫШЫРГА КИРӘК. ШУНЫСЫ ДА БАР: МӨСЕЛМАННАР МӨСЕЛМАННАР ЯНЫНДА ЯШӘРГӘ ТЫРЫШСЫННАР ИДЕ.
  
– “ЕГЕТНЕ ЯРАТЫП, ӘНИСЕН ЯРАТМАСАҢ НИШЛӘРГӘ?” – ДИ БЕР КЫЗ.

– БЕЗ ДӨРЕС КИЯҮГӘ ЧЫКМЫЙБЫЗ, ӨЙЛӘНМИБЕЗ. ЕГЕТНЕ КҮРӘБЕЗ ДӘ, ЯРАТАМ, ДИП ЕГЫЛАБЫЗ. ТЫШКЫ ЯГЫНА ГЫНА ИГЪТИБАР ИТӘБЕЗ. ӘТИ-ӘНИСЕН КҮРМӘДЕК, КҮРГӘЧ АЛАР СИҢА ОШАМЫЙ. Ә БУ ЕГЕТ БИТ АЛАРДАН ТУГАН БАЛА, ӘТИ-ӘНИСЕ ОШАМЫЙ ИКӘН, УЛЛАРЫ ДА БЕРАЗДАН АЛАР КЕБЕК БУЛАЧАК. ШУЛ ТУРЫДА УЙЛАУ ЗАРУР. ЕГЕТНЕ, КЫЗНЫ ОШАТКАНЧЫ УК, ӘТИ-ӘНИСЕН ОШАТЫРГА КИРӘК. СИН ЯРАТКАН ЕГЕТНЕ ШУЛ ӘНИ ДӨНЬЯГА ТУДЫРГАН, ТӘРБИЯЛӘГӘН. СИН ЕГЕТНЕ ЯРАТАСЫҢ, ӘНИСЕН ЮК. ГАДЕЛ ЯРАТУ ТҮГЕЛ БУ, ЧЫНЛЫКТА СИН АНЫҢ УЛЫН ДА ЯРАТМЫЙСЫҢ. ӨЙЛӘНЕШСӘГЕЗ, ШУНДА УК ПРОБЛЕМАЛАР КАЛКЫП ЧЫГАЧАК. АКЫЛЛЫ ЕГЕТ ӨЧЕН БЕРЕНЧЕ УРЫНДА ӘНИСЕ ТОРА. БӘХЕТЛЕ БУЛАСЫҢ КИЛСӘ, ӘНИСЕН ДӘ КАБУЛ ИТӘРГӘ, АНЫ ДА ЯРАТЫРГА ТУРЫ КИЛӘ.

– ТАТАР КЫЗЫ КЕРӘШЕН ЕГЕТЕНӘ КИЯҮГӘ ЧЫГА АЛАМЫ?

– МӨСЕЛМАН БАРЫ ТИК МӨСЕЛМАН БЕЛӘН ГЕНӘ ГАИЛӘ КОРА АЛА. КЕРӘШЕН ТАТАРЫ ИСЛАМ ДИНЕНӘ КҮЧӘРГӘ РИЗА БУЛМАСА, БУ ОЧРАКТА НИКАХ УКЫТЫРГА ЯРАМЫЙ. МӨСЕЛМАН БАШКА ДИНДӘГЕ ХӘЛӘЛ ҖЕФЕТЕНӘ ХӘТТА ДОГА ДА КЫЛА АЛМЫЙ. ТЕГЕ ДӨНЬЯДА ДА ЮЛЛАР АЕРЫЛА. ИСЛАМ ДИНЕНЕҢ МАКСАТЫ – БУ ДӨНЬЯДА ГЫНА ГАИЛӘ КОРУ ТҮГЕЛ, ҮЛГӘННӘН СОҢ БЕРГӘЛӘП ҖӘННӘТКӘ КЕРҮ. ҖӘННӘТКӘ ИМАНЛЫЛАР ГЫНА КЕРӘ АЛА. КАЙБЕР РУСЛАР: “МИН НИКАХ УКЫТЫРГА РИЗА”, – ДИ. “НИКАХНЫҢ НӘРСӘ ИКӘНЕН АҢЛЫЙСЫҢМЫ? СИН ХӘЗЕР ЧИРКӘҮГӘ БАРА, ИКОНАЛАРГА ТАБЫНА, АЛАРНЫ ӨЕҢДӘ ТОТА, ТӘРЕ ТАГЫП ЙӨРИ АЛМЫЙСЫҢ. ДУҢГЫЗ ИТЕ АШАУ, АРАКЫ ЭЧҮ СИҢА ГӨНАҺ. МӨСЕЛМАН БӘЙРӘМНӘРЕН БИЛГЕЛӘП ҮТӘРГӘ ТУРЫ КИЛӘ. БАЛАЛАРЫҢА МӨСЕЛМАН ИСЕМНӘРЕ КУШАРГА КИРӘК!” – ДИП АҢЛАТА БАШЛАГАЧ, АЛАР: “АЛАЙ БУЛГАЧ, МИН РИЗА ТҮГЕЛ”, – ДИЛӘР. НИКАХ УКЫТКАН ВАКЫТТА ГЫНА ИСЛАМ ДИНЕН КАБУЛ ИТЕП, СОҢЫННАН КЕШЕ ҮЗ ДИНЕНӘ КАЙТА ИКӘН, НИКАХ ЮККА ЧЫГА. ТУГАН БАЛАЛАРЫ ДА НИКАХСЫЗ БУЛА. БУ – ҖИТДИ ЭШ, АЛЛАҺНЫ АЛДАП БУЛМЫЙ.

– МӘРХҮМ АРТИСТЛАРНЫ ТАТАР ХАЛКЫ ДА КУЛ ЧАБЫП ОЗАТА БАШЛАДЫ, ИМЕШ СОҢГЫ РОЛЕ...

– ДИНЕБЕЗДӘ ЮК ӘЙБЕР БУ. ҖЫЕЛЫШЫП ҖЕНАЗА НАМАЗЫ УКУ, ДОГА КЫЛУ ХӘЕРЛЕ БУЛЫР ИДЕ. ТУЙ, ИСЕМ КУШУ, КҮМҮЛӘРЕБЕЗ ДӘ РУСЛАШЫП БЕТТЕ. КҮМҮНЕ ОЕШТЫРУЧЫЛАР БАШТАН УК КИСӘТЕП КУЙСАЛАР, МӘЕТНЕ МӨСЕЛМАНЧА ОЗАТЫЙК ӘЛЕ, ДИСӘЛӘР, МОНДЫЙ ХӘЛЛӘР БУЛМАС ИДЕ.

– ХӘЗРӘТ, ХАТЫНЫГЫЗ БЕЛӘН НИЧЕК ТАНЫШТЫГЫЗ? ДИН БУЕНЧА ЯШӘП БУЛАМЫ?

– УРТАК ДУСЛАР АША ТАНЫШТЫК. ХАТЫНЫМ НАМАЗ УКЫМЫЙ, ЯУЛЫК БӘЙЛӘМИ ИДЕ. АҢЛАТКАЧ, БАРЫСЫН ДА КАБУЛ ИТТЕ, КАРШЫ КИЛ­МӘДЕ. НАМАЗ УКЫЙ, УРАЗА ТОТА. ХӘЛӘЛ РИЗЫК АШАРГА ТЫРЫШАБЫЗ. КЫЗЫБЫЗ МӘКТӘПКӘ ЯУЛЫК БӘЙЛӘП ЙӨРИ. ӨЙГӘ ЧИТ-ЯТ ИРЛӘР КЕРСӘ ДӘ, ЯУЛЫГЫН ЯБА. ДИНЕБЕЗ КУШКАНЧА ЯШӘРГӘ ОМТЫЛАБЫЗ. ХАТЫНЫМ ДИН БЕЛӘН ЯШӘМӘСӘ ӨЙЛӘНМӘС ЯКИ АЕРЫЛЫРГА ТУРЫ КИЛЕР ИДЕ. ЯРАТУ ГЫНА ТҮГЕЛ, ЫШАНУ, ТОРМЫШКА КАРАШ ТА УРТАК БУЛЫРГА ТИЕШ.

– ЭЛЕК ТАТАР ХАЛКЫНДА КАРТАЙГАЧ МӘККӘ­ГӘ БАРЫП ҮЛҮ ГАДӘТЕ БУЛГАН. ИЗГЕ ҖИРДӘ ҮЛӘСЕЛӘРЕ КИЛГӘН. НИ ӨЧЕН?

– МӘККӘГӘ БАРЫП ҖАН БИРҮ ТУРЫНДА УЙЛАУ УЛ ДӨРЕС ӘЙБЕР. БУ ҖИРГӘ КҮМЕЛҮ, ШУШЫ ҖИРДӘН КУБАРЫЛУ ДИГӘН СҮЗ. ГОМӘР (Р.Г.): “ЙА РАББЫМ, МӨСЕЛМАННАР АРАСЫНДА ЯШӘП, ҮЛЕП, ҖИРЛӘНЕП, МӨСЕЛМАННАР БЕЛӘН КУБАРЫЛЫП ЧЫКСАМ ИДЕ”, – ДИП ТЕЛӘГӘН. КУБАРЫЛЫП ЧЫККАН КЕШЕЛӘР БЕЛӘН ХИСАПКА КИЛҮ, ӘЛБӘТТӘ, ЯХШЫ, СЕЗГӘ КАРАТА МӨГАМӘЛӘ ИКЕНЧЕ ТӨРЛЕ БУЛА. МӨСЕЛМАН БУЛМАГАН КЕШЕЛӘР БЕЛӘН ҖИРЛӘНСӘҢ, АЛАР БЕЛӘН КУБАРЫЛЫП ЧЫГАСЫЗ. МӨСЕЛМАН КЕШЕСЕНӘ КАРАГАНДА ИМАНСЫЗ КЕШЕНЕҢ КАБЕР ГАЗАБЫ КАТЫРАК БУЛА ҺӘМ УЛ СИҢА ДА ИШЕТЕЛЕП ТОРА.
МӘККӘДӘ ҮЛГӘН КЕШЕНЕ ЯРМЫЙЛАР. СӘБӘПСЕЗ ЯРЫП КАРАУ ИСЛАМ ДИНЕНДӘ ТЫЕЛГАН ГАМӘЛ.

– “МИН НАМАЗ УКЫМЫЙМ, КҮҢЕЛЕМ ЧИСТА БУЛСЫН”, – ДИЛӘР. МОНДА ХАКЛЫК БАРМЫ?

– КҮҢЕЛЕҢ ЧИСТА БУЛСЫН ДИП БИТНЕ ЮМЫЙЧА ЙӨРМИБЕЗ БИТ. ИҢ МӨҺИМЕ – КҮҢЕЛ ЧИСТАЛЫГЫ, ДИП ЭШКӘ ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ КАРАМЫЙЧА БАРМЫЙСЫҢ. КУЛЛАР ПЫЧРАНГАЧ, ИҢ МӨҺИМЕ КҮҢЕЛ ЧИСТАЛЫГЫ, ДИП АШАРГА ДА УТЫРМЫЙБЫЗ. ДИНДӘ ДӘ ШУЛАЙ. КҮҢЕЛЕҢНЕҢ ЧИСТАЛЫГЫ ТӘНЕҢНЕҢ ҺӘМ ҖАНЫҢНЫҢ ЧИСТАЛЫГЫНА ЭТӘРЕРГӘ ТИЕШ. ҖАН ЧИСТАЛЫГЫ НАМАЗ АША ПӘЙДА БУЛА.

– БАЛТАЧ РАЙОНЫ САЛАВЫЧ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ БЕР ИР ЗАМАНЫНДА АНАСЫН КӨЧЛӘГӘН. ШУННАН СОҢ ӘНИСЕ ҮЛГӘН. БУ КЕШЕ НИК БОЛАЙ ЯВЫЗ БУЛЫП ҮСТЕ ИКӘН?

– ДАИМИ АРАКЫ ЭЧКӘН, ӘТИ-ӘНИСЕН ХӘСРӘТЛӘНДЕРГӘН КЕШЕНЕҢ ГӨНАҺЛАРЫН АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ КИЧЕРМИ. ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗ (С.Г.В.) ӘЙТКӘН: “ИҢ КАДЕРЛЕ КЕШЕ – ӘНИ, АННАРЫ – ӘНИ, АННАН СОҢ ГЫНА ӘТИ”.
БАЛАГА ДӨРЕС ТӘРБИЯ БИРҮ ДӘ КИРӘК, НИ ЧӘЧСӘҢ, ШУНЫ УРЫРСЫҢ. БАЛАНЫ ГАЕПЛӘР АЛДЫННАН БАШТА ҮЗЕБЕЗГӘ КАРАП: “МИН ДӨРЕС ТӘРБИЯ БИРДЕММЕ?” – ДИЮ ШАРТ. ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗ (С.Г.В.): “АТА-АНА БАЛАГА ӨЧ ӘЙБЕР БИРЕРГӘ ТИЕШ: КҮРКӘМ ИСЕМ, ТӘРБИЯ, ДӨРЕС ИТЕП НИКАХЛАНДЫРУ”, – ДИ. ИСЕМНӘРЕБЕЗ: РОБЕРТ, АЛЬБИНА, МАЛЬВИНА... БЕЛЕМ БИРДЕЛӘРМЕ, АЛЛАҺ­НЫҢ БАРЛЫГЫН ӨЙРӘТТЕЛӘРМЕ? ЮК. ӘТИ-ӘНИДӘН АНДЫЙ БЕЛЕМ СИРӘК ЭЛӘГӘ. ӨЙЛӘНГӘН ВАКЫТТА БЕР КЫЗ АЛЫП КАЙТАЛАР ДА: “ӘТИ-ӘНИ, ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ, БУЛАЧАК КИЛЕНЕГЕЗ – МАША. ТЕЛӘСӘГЕЗ ДӘ, ТЕЛӘМӘСӘГЕЗ ДӘ КАБУЛ ИТӘСЕЗ!” – ДИЛӘР. МОНДА АТА-АНА ГЫНА ТҮГЕЛ, ЧОР ДА ГАЕП­ЛЕ. “СОВЕТ ЧОРЫНДА КЕШЕ ТӘРБИЯЛЕРӘК ИДЕ”, – ДИЮЧЕЛӘР БАР. ӘЙЕ, СОВЕТ ЧОРЫНДА ҮС­КӘН БАЛАЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕ ИМАНЛЫ ИДЕ, Ә АННАРЫ ЯҢА, ИМАНСЫЗ СОВЕТ ЧОРЫ БУЫНЫ ТУДЫ. МЕНӘ БУ КЕШЕ АНАСЫН КӨЧЛӘГӘН. УЛ ЗИНАНЫҢ, АНАНЫ КӨЧЛӘҮНЕҢ НИНДИ ЗУР ГӨНАҺ ИКӘНЕН БЕЛӘ МИКӘН? “ҮЗ АНАСЫН КӨЧЛӘГӘН КЕШЕ АЛЛАҺНЫ БЕЛМИ ИНДЕ УЛ”, – ДИЯРСЕЗ. Ә КЕМ АҢА АЛЛАҺНЫ ӨЙРӘТЕРГӘ ТИЕШ ИДЕ? ТӘРБИЯ БИРЕЛГӘННӘН СОҢ ДА БАЛА ТӘРБИЯСЕЗ ИКӘН, БУ ОЧРАКТА БАЛА ГАЕПЛЕ. ӘЛЕГЕ ВАКЫЙГАДА АНАНЫ ДА ГАЕПЛИСЕМ КИЛМИ. ӘММА АНА БЕЛӘН БАЛА БӘЙЛЕЛЕГЕ БАР, УЛ ДӨРЕС БӘЙЛЕЛЕК БУЛЫРГА ТИЕШ. КАЙБЕР АНА БАЛАСЫН ИРЕНӘ КАРАГАНДА НЫГРАК ЯРАТА, БУ ДА ДӨРЕС ТҮГЕЛ. САБЫЙ ҮЗЕН ӨЙДӘ ХУҖА ИТЕП СИЗӘ БАШЛЫЙ.

Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1679
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ