Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Тормышны иминиятләштерү – кешене талау буенча бизнеска әйләнде”

16 Октябрь 2017 299
Галимҗан Ханов Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылында туа. Урта мәктәптән соң Казандагы полиграфия училищесын, аннары КДУның юридик факультетын тәмамлый. 2009 елдан Казанда яши, кеше хокукларын яклап көрәшә, юрист булып эшли.
– Галимҗан Газизҗанович, соңгы елларда “Акчарлак” укучылары тарафыннан теге яисә бу оешмаларда тормышны мәҗбүри иминиятләштерү буенча сораулар күп килә. Шул турыда сөйләшик әле.

– Күптән түгел почта аша бер танышыма акча күчердем. Шунда ук конвертлар сатып алырга, телефон өчен түләргә туры килде. Без бит инде кайтарып бирелгән акчаны санап торырга ияләнмәгән. Кайткач, акча күчергәнлеккә квитанцияне карагач, гаҗәпкә калдым: 45 сум тотып калып, бер айга тормышымны иминиятләштереп куйганнар. Әйтеп-нитеп тору юк. Тормышны иминиятләштерүдән бизнес ясаучы банклар гына җитмәгән, инде почта да бу эшкә керешкән. 45 сум артыннан йөрүнең, әлбәттә, мәгънәсе юк, чыгымы гына булачак. Интернет сәхифәләрен актарып алдым. Кайдадыр посылка алганда тормышны иминиятләштергәннәр, кайдадыр коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә. Бәяләре төрлечә... Әйе, тормышны иминиятләштерү кешене талау буенча бизнеска әйләнде хәзер.

– Өстәмә хезмәтләр тагу аеруча кайда еш таралган?

– Кредит алганда. Бер клиентымны банкта кредит алганда гына 12(!) мәртәбә иминиятләштергәннәр. Иминият полисларының барысы да үлем һәм имгәнү очраклары буенча инде. Барысы бергә җыелгач, иминият взнослары шактый зур суммада килеп чыккан, әлбәттә. Хәзер бу эш судта.

– Тормышны иминиятләштерү, бәлки, чынлап та кирәктер? Нинди генә хәлләр булмас! Бурычың туганнарың җилкәсенә йөкләнәчәк бит...

– Монда шуны искәртеп узасым килә: банкта тормышны иминиятләштергәндә түләгән иминият взносының шактый өлеше банкта, агент хезмәте өчен кала. Шуннан чыгып, бәхетсезлек очраклары килеп чыкканда иминият оешмасы иминият акчасын түләмәү өчен төрле хәйләләр уйлап таба. Ник дигәндә, иминият түләүләре иминият взнослары хисабыннан башкарыла бит. Ә алар банкка да түләгәч, җитеп бетми.
Мисал итеп, бер клиентым белән булган суд эшен китерәм. Кредит алганда аны үлем һәм имгәнү очрагыннан, шуңа өстәп, вакытлыча хезмәткә яраксыз булу куркынычыннан иминиятләштергәннәр. Бәхетсезлеккә, язын түбәдән кар төшергәндә егылып, кулын сындыра бу. Иминият оешмасы, кулын сындырган чорда эшләмәвен сылтау итеп, акча түләүдән баш тарта. Судта миңа эшләүче кешенең генә түгел, эшләмәүченең дә хезмәткә яраксыз булырга мөмкин икәнлеген расларга туры килде. Клиентым тиешле иминият акчасын алды.
Тормышны иминиятләштерү программалары банкларда төрлечә була, әлбәттә. Килешүләрне ашыкмыйча гына, җентекләп өйрәнергә киңәш итәм. Иминият взносы артык зур түгелме, банкка каласы комиссиянең өлеше күпме, гомумән, сезгә бу хезмәт кирәкме – барысын да уйлап хәл итегез. Тормышны иминиятләштерү ул мәҗбүри була алмый. Аны ирексезләп тагу – кулланучының хокукын бозу дип санала. Бурычым якыннарыма калмасын дип борчылсагыз, һич югы үзегез теләгән иминият оешмасына барып килешү төзи аласыз, бу банктагыга караганда арзангарак чыгачак.

– Галимҗан Газизҗанович, кредит алганда банклар тормышны иминиятләштерү белән генә чикләнәме? Тагын нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

– Бик урынлы сорау бирдегез. Банклар элек бер мәртәбә томышны иминиятләштерү белән чикләнсә, хәзер башка өстәмә хезмәтләрне дә тагу киң колач алды. Гомерне һәм бәхетсезлек очракларыннан (кирәк дип тапкан очракта) бер тапкыр иминиятләштерү дә бик җитә, әлбәттә. Тагын “Шәхси юрист”, “Шәхси табиб”, VIP-assistance, транспорт чарасы ватылулардан, яисә аның бәясе төшүдән иминиятләштерү ише өстәмә хезмәтләр тагылмыймы, шуңа игътибар итегез. Соңгыларыннан банкта ук баш тарту мөмкинлеге булмаса, кыска вакыт эчендә хезмәт күрсәтүче оешманың үзенә килешүне өзеп, акчаны кайтару турында гариза җибәрергә кирәк. Ә инде кемнәрнең чишеп булмастай юридик сораулары, проблемалары бар икән, безгә мөрәҗәгать итә алалар.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ