Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Тимур Миңнеханов: “Иминият акчасын биш көн эчендә кире кайтару мөмкинлеге бар”

5 Декабрь 2017 274
3 декабрь – Юристлар көне булып узды. Шул уңайдан, “Миңнеханов & партнеры” юридик коллегиясе җитәкчесе, юрист Тимур Миңнеханов белән әңгәмә кордык.
– Тимур Рафисович, әлеге өлкәдә күптәннән эшлисезме?

– 6 ел.

– Халыкны борчыган сораулар турында да сөйләшик әле. Банклардагы мәҗбүри иминиятләштерүдән котылып буламы?

– Элек банкка 100 мең сум акча сорап мөрәҗәгать итсәң, 50 мең сумлык иминият суммасын да тагалар иде (мисал өчен генә китерелгән сумма – авт.). Бу законга каршы килә, бик тупас тәртип бозуга керә. Хәзер банклар яңа хәйлә юлы уйлап тапты: клиентка сайлау мөмкинлеге бирәләр. Ләкин аның халыкка файдасы юк. Аның каравы, банкны судка бирәсең икән, суд: “Монда мәҗбүриләү очрагы күрмибез. Сайлау мөмкинлеге бирелгән”, – дип җавап бирәчәк. Әмма иминият суммасын биш көн эчендә кире кайтару мөмкинлеге бар. Моның өчен иң элек банкка гариза язасың. Бүген кредит алдың икән, иртәгә ук бу эшне башкарырга кирәк. Алар исә, 10 көн эчендә сиңа җавап кайтарырга бурычлы. Ләкин иминият акчасын кайтарачаклар дип 100 % гарантия биреп булмый. Аның да үз нечкәлекләре бар. Әлеге гаризаны банкка гына түгел, ә иминият компаниясенә дә язарга киңәш итәм.

Әңгәмәне тулысынча 7 декабрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 48 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Ноябрь 2017 10:51 2961
ӨСКӘ